Сәламәт арка — авыртусыз арка гына түгел, ә ирекле хәрәкәтләнергә, эшләргә һәм актив яшәргә мөмкинлек биргән арка. Шуңа күрә бил авыртуын игътибарсыз калдырырга ярамый: иң мөһиме — аның сәбәбен вакытында ачыклау.
Бил авыртуы бер сәбәпсез генә барлыкка килми. Кайвакыт аның сәбәбе бик гади булырга мөмкин: озак вакыт бер урында утыру, авыр әйбер күтәрү, физик күнегүләрне дөрес башкармау, кинәт хәрәкәт ясау яки мускулларның артык киеренкелеге. Әмма кайбер очракларда бил авыртуы умыртка баганасындагы үзгәрешләр, умырткаара дисклар белән бәйле проблемалар, буыннардагы үзгәрешләр яки нервларның кысылуы аркасында барлыкка килә. Шуңа күрә «билем авырта – димәк, миндә остеохондроз» дигән нәтиҗә ясау дөрес түгел. Бер үк билге төрле сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин.«Остеохондроз» сүзе көндәлек тормышта бик еш кулланыла. Ләкин тикшерү вакытында умырткадагы үзгәрешләр табылуы гына аларның авыртуның төп сәбәбе булуын аңлатмый. Яшь узу белән төрле үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.. Шуңа күрә дөрес диагноз кую өчен кешенең зарларын, авыртуның характерын, аның кайчан башлануын һәм башка билгеләрне бергә бәяләү мөһим.
Иң мөһиме – рентген яки башка тикшерү нәтиҗәсендәге бер генә күрсәткечкә таянып, үзеңә диагноз куймау. Бил авыртуы төрлечә булырга мөмкин: кайбер кешеләрдә ул сызлап тора, икенчеләрендә хәрәкәт вакытында көчәя, ә кайбер очракларда авырту бот яки аякка таба таралырга мөмкин. Авыртуның кайчан башлануы да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, авыр әйбер күтәргәннән соң кинәт барлыкка килгән авырту белән атнадан-атнага көчәя барган авыртуны бер үк сәбәп белән аңлатып булмый. Шуңа күрә табибка мөрәҗәгать иткәндә авыртуның кайда булуын гына түгел, аның кайчан башланганын, нәрсәдән соң көчәюен һәм башка урыннарга таралу-таралмавын да әйтү мөһим.

Хәзерге тормышта күп кеше көннең зур өлешен утырып үткәрә. Компьютер артында эшләү, руль артында озак утыру, телефонга иелеп карау – боларның барысы да хәрәкәтнең кимүенә китерә. Бер генә «идеаль» утыру позасы да кешене бил авыртуыннан тулысынча саклый алмый. Әмма бер урында озак утырмаска, вакыт-вакыт торып йөрергә, хәрәкәтләнергә һәм эш урынын мөмкин кадәр уңайлы итеп оештырырга кирәк. Кайвакыт билгә зыянны дөрес булмаган бер генә поза түгел, ә көн дәвамында бик аз хәрәкәтләнү китерә. Шуңа күрә көндәлек тормышта хәрәкәткә урын табу мөһим. Кыска гына йөреп алу, эш арасында торып хәрәкәтләнү, баскычтан күтәрелү кебек гади гадәтләр дә гомуми физик активлыкны арттырырга ярдәм итә.
Бил авырта башлагач, күп кеше хәрәкәтләнергә курка. «Күбрәк ятсам, тизрәк төзәлермен», – дип уйлый. Әмма күп очракта озак вакыт урын өстендә яту файда китерми. Авырту көчле булганда үзеңне мәҗбүр итәргә ярамый. Монда төп принцип гади: хәрәкәт кирәк, әмма организмның хәлен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып. Кеше үз хәленә карап хәрәкәт активлыгын җайга салырга тиеш. Авырту кимегән саен, хәрәкәтне дә әкренләп арттырырга мөмкин. Әгәр авырту көчәя икән, аның сәбәбен ачыклау өчен белгечкә мөрәҗәгать итү яхшырак.
Авыр әйбер күтәргәндә билгә кинәт зур көч төшәргә мөмкин. Шуңа күрә әйберне җирдән алганда аны сузылып түгел, мөмкин кадәр тәнгә якын тотып күтәрү уңайлырак. Авыр йөкне күтәргәндә кинәт борылудан да сакланырга кирәк. Әгәр әйбер бик авыр икән, аны ялгыз күтәрергә тырышу урынына ярдәм сорау күпкә дөресрәк. Гомумән, физик активлык һәм тиешле күнегүләр бил авыртуын җиңәргә, арка һәм тән мускулларын ныгытырга, шулай ук авыртуның кабатлану куркынычын киметергә ярдәм итә ала. Әмма интернеттан очраган беренче күнегүләр комплексын кабатлау дөрес түгел. Бер кешегә файдалы булган күнегү икенче кешегә туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә авырту озакка сузылса яки еш кабатланса, реабилитолог яки башка тиешле белгеч белән киңәшләшү яхшырак. Күнегүләрнең максаты – авыртуны көчләп җиңү түгел, ә организмны акрынлап ныгыту, хәрәкәт мөмкинлеген арттыру һәм кешенең көндәлек тормышына кире кайтуына ярдәм итү. Бил авыртуы берничә көн эчендә басылмаса, кабат-кабат кабатланса яки көндәлек тормышка комачаулый башласа, табибка мөрәҗәгать итү урынлы. Аеруча аякка таралучы авырту, ою, чәнчү, сизгерлекнең үзгәрүе яки көчсезлек кебек билгеләргә игътибар итәргә кирәк. Кайбер очракларда бил авыртуы умыртка белән бөтенләй бәйле булмаска да мөмкин. Шуңа күрә авыртуның чын сәбәбен ачыклау мөһим.
Кайбер симптомнарны көтеп йөрергә ярамый. Әгәр бил авыртуы белән бергә аякларда хәлсезлек барлыкка килсә, сидекне тоту белән бәйле үзгәрешләр башланса, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук көчле җәрәхәттән соң башланган бил авыртуы, югары температура белән бергә күзәтелгән авырту яки аңлашылмый торган кискен начарлану да игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел. Кайбер кешеләр еллар буе бил авыртуына түзеп йөри. Алар аны «яшем җитте инде», «остеохондрозым бар» яки «һава торышы үзгәрде» дип аңлата. Әмма авырту – организмның безгә биргән сигналы. Бу сигнал һәрвакыт куркыныч авыру турында сөйләми. Күп очракта бил авыртуын дөрес бәяләү, хәрәкәт режимын үзгәртү һәм тиешле күнегүләр ярдәмендә хәлне яхшыртырга мөмкин. Иң мөһиме – авыртуның сәбәбен аңларга тырышу һәм үз-үзеңә диагноз куймау. Бил турында кайгырту авырту башлангач кына түгел, көн саен кирәк. Күбрәк хәрәкәтләнү, озак утыруны вакыт-вакыт бүлеп тору, физик активлыкны саклау, авыр әйберләр белән сак эш итү һәм организмның сигналларына игътибар бирү – боларның барысы да мөһим. Әгәр билегез еш авырта икән, авыртуны вакытлыча басу белән генә чикләнмичә, аның сәбәбен ачыкларга тырышыгыз. Үзегезгә диагноз кую яки танышлар киңәшенә генә таяну урынына, кирәк булганда медицина белгеченә мөрәҗәгать итү дөресрәк.
Сәламәт арка – бары тик авыртусыз арка түгел. Ул кешегә ирекле хәрәкәтләнергә, эшләргә, йөрергә һәм яраткан тормышын актив алып барырга мөмкинлек биргән арка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк