Биек үкчәне ир-егетләр уйлап тапканын ишеткәненез бар идеме? Биек үкчә дигәч, иң беренче булып күз алдына нәфис хатын-кыз сыны килеп баса. Ләкин аның тарихы һич кенә дә хатын-кыз туфлиларыннан һәм мода салоннарыннан башланмый.
Биек үкчәле аяк киеме королева Маргарита де Валуа – королева Марго аркасында килеп чыккан дигән легенда яши. Имеш, аның бер аягы икенчесеннән кыскарак булган һәм, бу физик кимчелекне сиздермәс өчен, сарайдагы осталар үкчәсе күтәртелгән аяк киеме уйлап тапкан. Матур легенда булса да, тарихчылар аны мифка саный, чөнки Маргоның мемуарларында да, аның портретларында да, ул чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләрендә дә бу хакта бер сүз дә юк.
Ә чын тарихы бөтенләй көтелмәгәнчәрәк. Үкчәле аяк киемнәре беренче тапкыр X–XII гасырда пәйда була. Һәм аны... шәрык ир-атлары киеп йөри. Ул хәрби максаттан уйлап чыгарыла. Фарсы ирләре биек үкчәле аяк киемен өзәңгедән аяк таеп китмәсен өчен кия.
Европага биек үкчә XVI гасырда гына килеп җитә һәм ир-атларның хакимлеге, җәмгыятьтә югары урын биләве символына әверелә. Аристократлар, офицерлар, корольләр бик яратып кия аны. Аяк киеменең үкчәсе биегрәк булган саен, статус та югарырак санала. Людовик XIV биек үкчәне аеруча яратуы мәгълүм. Ул кызыл үкчәле аяк киемнәрен бары патша сараенда гына кияргә рөхсәт ителә дигән карар да кабул итә хәтта.
Хатын-кызлар биек үкчәле аяк киемнәрен соңрак кия башлый. Алар арасында да биек үкчә югары даирәгә кагылышлы булуны белдерә. Тора-бара ир-ат модасы гадиләшә, барлык декоратив элементлар хатын-кызлар гардеробына күчә. Ә XX гасырда, кино һәм без үкчәләр дәверендә, биек үкчә хатын-кызларның затлылык һәм нәфислек образына әверелә. Бүген хатын-кызларныкы гына саналган биек үкчәне ир-атлар уйлап тапканын һәм аның килеп чыгышы матурлык белән бәйле булмавын беләсез инде хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк