Кайчак бәхетле булу өчен тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәк кебек тоела: яңа эш табарга, башка җиргә күченергә, яңа мөнәсәбәтләр корырга яки күптәнге хыялыңны, ниһаять, тормышка ашырырга...
Әмма кайвакыт барысы да киресенчә була: тормыш, гомумән алганда, җайлы гына бара, ә үзеңне бәхетле итеп тою барыбер килеп чыкмый. Моның сәбәбе көндәлек гадәтләребездә һәм фикерләү рәвешебездә яшеренергә мөмкин. Кайбер гадәтләр тормышыбызга шулкадәр нык кереп урнаша ки, аларның кәефебезгә никадәр көчле йогынты ясавын сизми дә башлыйбыз. Әйдәгез, тормыштан күбрәк тынычлык һәм ләззәт алу өчен кайсы гадәтләрдән әкренләп арынырга кирәклеген бергәләп карап үтик.
Гел эш белән мәшгуль булу еш кына нәтиҗәлелек билгесе итеп кабул ителә. Көн дәвамында никадәр күбрәк эш башкарсак, шулкадәр яхшырак кебек тоела. Әмма эш бөтен вакытыңны диярлек биләп алса, организмның да, психиканың да ял итеп, көч тупларга вакыты калмый. Буш минут килеп чыкса да, башыбызда һаман эшләр, хатлар, үтәлергә тиешле биремнәр һәм соңгы сроклар әйләнә.
Ял итү – яхшы башкарылган эш өчен бирелә торган бүләк тә, вакытны бушка уздыру да түгел. Ул көч-куәтне саклау һәм шул ук эшләрне тиешенчә башкару өчен кирәк. Шуңа күрә кайчак белә торып туктап торырга, телефонны читкә куярга һәм берничә минут берни эшләмичә утырырга рөхсәт итәргә кирәк.
Чынаяк ватылу, уңышсыз сөйләшү, очрашуга соңга калу, интернетта язылган күңелсез комментарий... Кайчак шундый кечкенә генә хәлләр дә көне буена кәефне боза ала. Мондый очракта үзеңә берничә сорау бирү файдалы: «Бу хәл бер атнадан соң да мөһим булырмы? Ә бер айдан соң? Бер елдан соң?» Әгәр җавап «юк» икән, бәлки, бу мәсьәлә без аңа биргән кадәр борчылуга чыннан да лаек түгелдер.
Бу тискәре хисләрне тыярга кирәк дигән сүз түгел. Ачу килү, күңел төшү, елау – боларның барысы да табигый. Иң мөһиме – һәр күңелсезлекне зур фаҗига итеп кабул итмәү.
«Әгәр ул вакытта башкача эшләгән булсам, язмышым нинди булыр иде икән?»
Һәрберебезнең кайчан булса да шундый уйларга бирелгәне бардыр. Уңышсыз мөнәсәбәтләр, һөнәр сайлаудагы ялгышлыклар, якын кешең белән булган үпкәләшү яки бүген хата булып күренгән берәр карар өчен еллар буе үкенергә мөмкин. Ләкин үткәннәрне яңадан язып булмый…
Әгәр хәлне әле дә төзәтергә мөмкин икән, моны хәзер үк эшләү яхшырак. Гафу үтенергә, сөйләшергә, яңадан тырышып карарга яки кабул иткән карарыңны үзгәртергә мөмкин. Әгәр инде берни дә үзгәртеп булмый икән, иң кыйммәтлесе кала: сабак алу һәм алга таба атлау. Чиксез үкенү вакытны кире кайтармый, бары тик бүгенге көн өчен кирәкле көчне генә ала.
«Дүшәмбедән башлыйм».
«Бәйрәмнәрдән соң шушы эшне җайга салырмын».
«Менә бушрак вакыт табылгач, үзем белән шөгыльләнә башлармын».
Таныш хәлме?
Проблема шунда: буш вакыт та, барысы өчен дә уңайлы идеаль мизгел дә бөтенләй килеп чыкмаска мөмкин. Бер кичектерелгән эш икенчесен ияртә, үзеңне гаепләү хисе барлыкка килә, эшләр исемлеге озая, аның белән бергә борчылу да арта.
Бөтен тормышны берьюлы үзгәртергә кирәкми. Кайчак бер генә кечкенә эшне сайлап, аны бүген башкару да җитә.
Якын кешенең киңәше бик файдалы булырга мөмкин. Әмма һәр карарны тирә-юньдәгеләрнең фикеренә генә карап кабул итә башласаң, вакыт узу белән үзеңнең нәрсә теләгәнеңне аңлау да кыенлаша.
Нинди һөнәр сайларга? Кем белән мөнәсәбәтләр корырга? Кая күченергә? Ничек киенергә? Нәрсә белән шөгыльләнергә?
Әгәр гел башкалардан дөрес җавап эзләсәң, беркөнне үз фикереңнең бөтенләй ишетелми башлавын сизәргә мөмкинсең. Бу – синең тормышың. Хәтта кабул иткән карарың ялгыш булып чыкса да, ул – синең тәҗрибәң. Аннан да нәтиҗә ясарга мөмкин.
Иң күп көч ала торган гадәтләрнең берсе, мөгаен, башкаларга һәрчак уңайлы кеше булырга һәм аларның хуплавын яуларга тырышудыр. Беркемнең дә күңеле калмасын, барысы да канәгать булсын, беркем дә гаепләмәсен һәм синең турында барысы да яхшы фикердә булсын дип телибез. Ләкин бөтен кешегә дә берьюлы ошап булмый. Һәр кешенең үз карашы, холкы һәм синең нинди булырга «тиеш» икәне турында үз күзаллавы бар. Шуңа күрә барысына да берьюлы ярарга тырышу, һичшиксез, арыганлыкка һәм үз-үзеңне югалтуга китерә.
Иң мөһиме – үзең булып калу һәм янында гел берәр роль уйнарга кирәк булмаган кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору.
Әлбәттә, бу башкалар белән бөтенләй исәпләшмәскә мөмкин дигән сүз түгел. Әйтик, эштә һөнәри әхлак кагыйдәләре бар, ә теләсә нинди мөнәсәбәттә ихтирам һәм гади әдәплелек мөһим. Ләкин башкаларны хөрмәт итү белән аларның хуплавын даими яулап алырга тырышу арасында зур аерма бар.
Ә сезгә кайсы гадәттән арыну иң кыены? Кайчак бәхет чыннан да тормышка яңа нәрсә өстәүдән түгел, ә көн саен көчебезне алган гамәлләрне туктатудан башлана. Туктаусыз эшләүне киметергә. Вак-төякне зур фаҗигагә әйләндермәскә. Үткәннәр белән яшәмәскә. Барысын да иртәгәгә калдырмаска. Үз карарларыңа ышанырга. Һәм, ниһаять, бөтен кешегә дә ошарга тырышудан туктарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк