Логотип
Белмәсәң бел

Бер генә аш-су китабында да булмаган киңәшләр

Иң файдалы аш-су киңәшләрен беркайчан да китапларга язып куймыйлар. Аларны әниләр – кызларына, ә кызлары үз чиратында үзләренең кызларына тапшыра. Эш арасында – аш-су әзерләгәндә, кунак көткәндә, чәй өстәле артында...


Бу киңәшләр – еллар дәвамында тупланган киңәшләр. Алар сезнең вакытны, көчне һәм нервларны шактый янга калдырырга булышыр.

Пычак астында такта шуып китмәсен өчен

Суган турыйсың, ә такта өстәл буйлап әле бер якка, әле икенче якка шуып йөри, пычак та шуып китә. Аз гына киселеп яки тырналып китү белән тәмамланса ярый ла...
Ә чишелеше бик гади: такта астына юеш сөлге җәеп куегыз. Сөлге өстәл өслегенә тыгыз итеп ятачак һәм такта урыныннан кузгалмаячак. Нәрсәдер тиз генә турарга кирәк булса, бу ысулны һәрвакыт кулланырга була.

Кулдагы сарымсак һәм суган исен ничек бетерергә?

Кулыңны сабын белән күпме генә юсаң да, сарымсак исе берничә сәгать буе китмичә торырга мөмкин. Әмма моның да гади генә сере бар: салкын су агымы астында уч төбегезне тутыкмый торган корычтан ясалган теләсә нинди әйбергә ышкыгыз.
Моның өчен кашык, пычакның металл өлеше яки хәтта металл раковина да ярый. Ис бик тиз сизелерлек дәрәҗәдә кимәячәк. Бу – гадәти химик реакция. 

Сөт ташып чыкмасын өчен

Моның өчен кәстрүл өстенә аркылы итеп гади агач кашык куегыз – сөт күбеге тиз генә күтәрелеп ташып чыкмас. Кашык сөт өстендәге күперчекләрне күбек күтәрелә башлаган мизгелдә үк тарата.

Ипи тиз кипмәсен өчен аның янына савытка алма кисәге салырга кирәк

Икмәк тиз генә кибеп китмәсен өчен

Яңа пешкән икмәк еш кына бер-ике көн эчендә үк кибеп, катып китә, һәм бу, әлбәттә, күңелне төшерә. Икмәк савытына кечкенә генә алма кисәге салып куегыз – шулай иткәндә икмәк озаграк йомшак булып калыр.
Алма әкренләп дым бүлеп чыгара, шуңа күрә икмәк бик тиз кипми. Әмма алма кисәген вакытында алыштырырга онытмагыз: ул үзе кибә башласа, нәтиҗә киресенчә булырга мөмкин.

Угыч чиста булсын өчен

Нәрсәдер уарга криәк булса, эш башлар алдыннан угычның өслеген бераз үсемлек мае белән майлап куярга кирәк. Шул вакытта продукт кисәкләре аңа азрак ябыша, ә эш беткәннән соң угычны юу күпкә җиңелрәк була.

Яшел тәмләткечләр озаграк яңа килеш торсын өчен

Укроп яки петрушка, бигрәк тә зур бәйләм итеп сатып алынган булса, икенче көнгә үк шиңәргә мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен, яшел тәмләткечләрне юеш сөлгегә төреп, пакет яки контейнерга салыгыз һәм суыткычка куегыз. Шул рәвешле алар бер атна чамасы, хәтта аннан да озаграк яңа килеш сакланырга мөмкин. 
Пакетка берничә кечкенә тишек ясагыз – бу һаваның йөреп торуына ярдәм итә: яшел тәмләткечләр череми, бозылмый. 

Бәрәңге артык изелеп пешмәсен өчен

Кайбер вакытта, мәсәлән, салат өчен яки матур итеп табынга бирү өчен, бәрәңгенең пешкәннән соң да формасын саклап калуы мөһим. Моның өчен суга бераз аш серкәсе өстәгез. Бәрәңге йомшарса да, тыгызрак булып кала һәм тиз генә изелеп таралмый. Зур кәстрүлгә бер аш кашыгы җитә, артыгын салырга кирәкми, югыйсә серкә тәме бик нык сизеләчәк.

Бал озаграк шикәрләнмәсен өчен

Бал салынган банканы караңгы урында саклагыз һәм аннан бал алганда һәрвакыт коры агач яки пластик кашык кулланырга тырышыгыз.

Бананнар тиз каралмасын өчен

Банан бәйләменең сабаклы өлешен азык-төлек пленкасы белән төреп куегыз. Бу өлгерү процессын бераз акрынайтырга мөмкин, һәм бананнар озаграк матур булып сакланачак.

Янган табаны җиңелрәк юар өчен

Табаның төбенә бераз тоз сибегез, өстенә кайнар су салыгыз һәм якынча бер сәгатькә калдырыгыз. Көйгән катлам, гадәттә, шуннан соң күпкә җиңелрәк чистартыла.

Пирогтагы алмалар каралмасын өчен

Киселгән алма кисәкләренә бераз лимон согы сибегез. Шулай иткәндә алар озаграк аксыл төсен саклап калачак һәм тагын да аппетитлырак күренәчәк.

Авокадоның яртысын саклап калу өчен

Авокадоның төшен алып атмагыз һәм киселгән урынына бераз лимон согы сөртегез. Шулай эшләгәндә аның йомшагы акрынрак каралачак.

Лимон – кухнядагы иң төп ярдәмчеләрнең берсе

Лимон согы тапларны бетерергә, турый торган такталарын яңартырга һәм металл өслекләрне ялтыратырга ярдәм итә. Каралып киткән раковинаны яки чәйникнең юшкын җыелган эчке өлешен лимонның яртысы белән ышкып карагыз – нәтиҗәсе тиз күренәчәк.
Моннан тыш лимон балык чистартканнан соң кулларда калган исне бетерергә дә ярдәм итә.

Әйткәнебезчә, болар беркайда да язылмаган кечкенә генә хәйләләр, әмма нәкъ менә шундый гади киңәшләр кухнядагы тормышны уңайлырак, җиңелрәк һәм җылырак итә. Иң мөһиме – алар сыналган. Кулланып карагыз, бәлки, сез дә аларны үз кызыгызга яки оныгыгызга сөйләрсез. Гаилә җылысы нәкъ шулай саклана бит: бер-берең белән уртаклашкан кечкенә серләр, гади киңәшләр һәм буыннан-буынга күчеп килгән җылы сүзләр...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар