Логотип
Белмәсәң бел

Бәхетле кешеләрнең өй интерьерына кагылышлы 8 гадәте

Без бәхетне еш кына тышкы шартларга бәйле, күзгә күренми торган ниндидер абстракт төшенчә итеп кабул итәргә күнеккән. Әмма күңел тынычлыгы һәм тормыштан канәгатьлек хисенең сере көндәлек гадәтләребездә яшеренгән.

 Ә бу гадәтләр формалаша торган иң мөһим урыннарның берсе – үз өебез.

Өй – ул дүрт стена һәм җиһазлар гына түгел. Ул – үзебезнең дәвамыбыз, көч җыя, ял итә һәм яңа энергия белән тулылана торган шәхси киңлегебез. Бәхетле кешеләр, моны аңлап яки сиземләп, өйләрен шатлык, тынычлык һәм илһам чыганагына әйләндерә торган үзенчәлекле интерьер гадәтләрен булдыралар. Бу гадәтләрнең һәркайсы бер мөһим сорауга җавап бирә: «Өемдәге нинди үзенчәлекләр миңа биредә рәхәт, күңелем тыныч булуын тоярга ярдәм итә?»

1 нче гадәт: Төсләрне аңлы рәвештә сайлау

Бәхетле кешеләрнең гадәте – мода артыннан сукырларча иярү түгел, ә үзләренең эчке халәтенә туры килә торган төсләрне сайлау. Кемдер табигый, тыныч төсләр арасында үзен имин хис итә: аксыл көрән, терракота, зәйтүн төсе. Ә кемдер, киресенчә, ачык төсләрдән энергия ала. Иң мөһиме – бүген нинди төснең модада булуы түгел, ә шул төсләр белән алган киңлектә үзегезне ничек хис итүегез. Үзегезгә сорау бирегез: бу төс мине тынычландырамы, әллә киеренкелек тудырамы? Әгәр күңелегезгә ятмаса, аны алыштырыгыз. Хәтта ул барлык мода белгечләре тарафыннан ел төсе дип танылган булса да.

2 нче гадәт: Яктырту ярдәмендә кәеф булдыру

Бәхетле кешеләр көннең һәр вакытына туры килә торган яктырту системасын булдыралар. Иртән – якты, кәефне күтәрә һәм уянырга ярдәм итә торган яктылык. Кичен – җылы, йомшак һәм тынычландыра торган яктылык.

Моның өчен алар бер генә түшәм люстрасы белән чикләнми. Өстәл лампалары, идәнгә куела торган торшерлар, стенага беркетелә торган яктырткычлар һәм яктылык көчен көйли торган җайланмалар кулланалар. Һәм яктылыкны һәр үзгәрткән саен: «Бу киңлек минем теләгемә буйсына», – дигән рәхәтлек хисе кичерәләр.

3 нче гадәт: Үзеңне гөлләр белән әйләндереп алу

Үсемлекләр булган өйдә сулыш алу да җиңелрәк – туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә. Бүлмә гөлләре һаваны чистарта, стрессны киметергә ярдәм итә һәм безгә табигатьнең бер өлеше булуыбызны искәртә. 

Бүлмәнең бер почмагындагы зур гына гөл яки тәрәзә төбендәге берничә кечкенә үсемлек тә аңа бөтенләй башка төсмер бирә. Бүлмә җансыз, салкын киңлек булудан туктый. Ә вазадагы яңа чәчәкләр, хәтта иң гади һәм тыйнаклары да, көнне бераз бәйрәмлерәк итә. Моның өчен бернинди сәбәп тә кирәкми. 

4 нче гадәт: Үзең өчен шәхси тынычлык почмагы булдыру

Бәхетле кешеләрнең өендә, бераз ял итеп, ашыкмыйча, үзләре белән генә калырга мөмкинлек бирә торган урын була. Бу тәрәзә янындагы уңайлы кресло, йокы бүлмәсенең бер почмагындагы пуфик яки йомшак мендәрләр белән җиһазландырылган киң тәрәзә төбе булырга мөмкин.

Иң мөһиме – бу урын нәкъ сезнеке булсын. Анда сездән сорамыйча беркем дә утырмасын, эш кәгазьләре һәм көндәлек мәшәкатьләрне искә төшерә торган әйберләр булмасын. Үзегезгә шундый урын булдырганда, күңелегезгә мөһим бер хәбәр җиткерәсез: «Минем ихтыяҗларым да мөһим. Минем туктап, ял итәргә хакым бар».

5 нче гадәт: Йокы бүлмәсен артык мәгълүмати һәм визуаль шау-шудан азат итү

Бәхетле кешеләр йокы бүлмәсен әйберләр саклау урынына, эш кабинетына яки спорт залына әйләндермиләр. Аларның ачык кагыйдәсе бар: карават – йокы һәм ял өчен, калган эшләрнең барысы да бүлмә ишеге артында калырга тиеш.

Йокы бүлмәсендәге тәртип, әйберләрнең үз урыннарында булуы, өслекләрдә кирәксез предметларның аз булуы баш миенә тизрәк тынычланырга ярдәм итә.

Уңайлы һәм матур урын-җир, йомшак яктылык, тумбочка өстендә эш кәгазьләренең булмавы – боларның барысы да йокы сыйфатына, ә йокы сыйфаты аша тормыштан канәгатьлек хисенә турыдан-туры йогынты ясый.

6 нчы гадәт: Кирәксез әйберләрдән арына белү

Бәхетле кешеләр кирәкмәгән әйберләр белән җидел хушлашалар.

Бәхетле кешеләр үзләренә шатлык китерми торган һәм кулланылмый торган әйберләр белән җиңел хушлаша беләләр. Бу минимализмга омтылу яки өйдә буш стеналар гына калдыру дигән сүз түгел. Бу – күзне арыта торган артык күп әйберләрдән азат булу. Мәсәлән, киштәдәге бер матур ваза күзне сөендерә. Ә тузан җыеп яткан ун төрле сынчык бүлмәдә артык визуаль шау-шу тудыра. Вакыт узу белән без аларны күрми дә башлыйбыз, әмма аларның күңел халәтебезгә тәэсире барыбер саклана.

Бәхетле кешеләр белә: өйдәге тәртип баштагы тәртиптән башлана. Һәм киресенчә дә шулай. Кирәксез әйберләрдән арынганда, сез яңа нәрсәләр өчен урын гына түгел, энергия дә бушатасыз.

7 нче гадәт: Ремонт көтмичә интерьерны үзгәртеп тору

Бәхетле кешеләрнең өйләре еллар буе бер үк кыяфәттә катып калмый. Алар интерьерның да тере булуын, сулыш алуын һәм хуҗалары белән бергә үзгәрә алуын аңлыйлар. Шуңа күрә алар урынын алыштырырга, үзгәртергә һәм яңа элементлар белән тулыландырырга мөмкин булган модульле җиһазларны өстен күрәләр. Мәсәлән, бүген китаплар саклау киштәсе булып торган стеллажны иртәгә бүлмә зоналарын аеручы бүлем итеп кулланырга мөмкин. Диванны стена янына куярга да, кунак бүлмәсен ике аерым зонага бүлү өчен уртага урнаштырырга да була.

Мондый гадәт ирек хисе бирә. Сез кыйммәтле ремонт көтеп тормыйча, яңа тормыш шартларына һәм ихтыяҗларыгызга туры китереп өй киңлеген үзгәртә аласыз. Һәм җиһазларның урынын алыштырган саен бер рәхәт хис туа: өй сезгә җайлаша, ә сез өйгә түгел.

8 нче гадәт: Өйгә кайтуны күңелле бер гадәткә әйләндерү

Бәхетле кешеләр өйгә кайту мизгелен мөмкин кадәр уңайлы һәм мәшәкатьсез итәләр.

Ачкычлар һәрвакыт бер үк урынга куела, шуңа күрә аларны эзләп йөрергә кирәкми. Өске киемне салу өчен керү юлында ук уңайлы элгеч бар. Кичен ут кирәкле урында кабына – боларның барысы да алдан уйланылган.

Сумканы идәнгә куймыйча урнаштырыр өчен махсус урын бар. Арып кайткач утырып ял итәргә уңайлы кресло тора. Кибеттән алынган әйберләр салынган пакетларны да бернинди мәшәкатьсез куеп торырга мөмкин булган өслек бар.

Беренче карашка, болар барысы да вак-төяк кенә кебек. Әмма нәкъ менә шундый кечкенә уңайлыклар күңелдәге иң җылы хисне тудыра: «Мин өйдә!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар