Логотип
Белмәсәң бел

Бакча җиләген ничек дөрес юарга?

Түтәлдән өздең, суда чайкап алдың һәм каптың. Күбебез җиләкне әнә шулай гына ашый. Хәер, түтәлдән өзеп кабу да гайре табигый хәл кебек түгел. Әмма бүген ул бик четерекле эш кебек. Хатын-кыз чатларында утырсаң, бакча җиләгендә микроскопик суалчаннар да, пестицидлар да, хәтта бөҗәк тизәкләре дә барлыгы ачыклана! Аларны ничек дөрес итеп юып төшерергә соң?

Бакча җиләге – күзәнәкле структуралы җиләк. Аның өслегендә бик күп чокырчыклар бар, анда кечкенә паразит-бөҗәкләр дә яшеренә икән. Берәүләр химияне юу өчен сода кулланырга кирәк дисә, икенчеләре тоз «чакырылмаган кунакларны» чыгара дип ышана. Өченчеләр исә бөтенләй юмаска куша. Кем хаклы соң?


Пестицидлар – җиләк сезонының төп химик куркынычы
Бакча җиләге максималь пестицидлы культураларның ТОП-исемлегендә. Чөнки  аның кабыгы юк, әрчеп булмый;  күзәнәкле өслеге химияне бик яхшы саклый; җиләк җиргә якын үсә һәм аны еш кына уңыш җыяр алдыннан да эшкәртәләр.
Пестицидларда каптан һәм боскалид нигезендәге фунгицидлар, пиретроидлар төркеме инсектицидлары, фосфорорганик кушылмалар бар. Алар организмга даими эләккәндә бавырга зур йөкләнеш ясый, эндокрин системасы эшен боза һәм май тукымасында җыелырга мөмкин.


Җиләктән пестицидларны нәрсә юып төшерә?
Гадәти су җиләктән  пестицидларның  30–50% ын гына юа ала. Чәй содасы эремәсе (бер литр суга якынча 1 аш кашыгы сода салып, 10–15 минутка калдырырга) күпкә яхшырак эшли: селтеле мохит пестицид молекулаларының бер өлешен тарката һәм су юа алмаган нәрсәне бетерә. Бу – интернеттагы чираттагы киңәш кенә түгел, ә реаль тикшеренүләргә нигезләнгән бердәнбер ысул.


Инде бала чактагы кебек җиләкне түтәлдән өзеп кабуга килгәндә: әгәр бу бер тапкыр гына һәм хикик эшкәртүләр булмаган чиста түтәлдән булса, сәламәт өлкән кешегә зыян  итмәскә мөмкин. Ләкин «чиста түтәл» – биредә төп күрсәткеч. Сатуга чыгарыла торган җиләкләрнең күбесе уңыш җыелганчыга кадәр эшкәртелә. Базардан сатып алынган җиләккә сак карарга кирәк. Иммунитет какшаган булса, химикатлар белән бергә туфрак һәм су аша эчәк инфекциясе йоктыру куркынычы бар.

Шуңа төп киңәш: һәрвакыт чәй содасы белән юарга һәм аны теләсә кемнән сатып алмаска. 


Бакча җиләгендәге паразитлар: реаль куркынычмы әллә гади суалчанмы?
Җиләктә аскарида һәм острица кебек гельминтларның (суалчаннарның) йомыркалары булырга мөмкин. Аларның микроскопик ябышкак йомыркалары җиләк тышчасына җиңел утыра һәм кечкенә чокырчыкларда саклана. Кеше организмына эләккәч, алар паразитар инвазия китереп чыгара: личинкалар органнар буйлап миграция башлый, бу хроник интоксикациягә, авитаминозга, анемиягә һәм ашказаны-эчәк тракты эшендә олы проблемаларга китерә.
Шулай ук эчәк чебеннәре һәм башка бөҗәкләрнең личинкалары да очрый. Мондый «кунак» белән очрашу бик авыр тәмамланырга мөмкин. Чебеннәрнең личинкалары ашказанының кислоталы мохитендә исән калырга һәм эчәк стенкаларына үтеп керергә сәләтле. Бу хәл ашыгыч медицина ярдәме таләп итә.


Моннан тыш, җиләк кабыгында кискен эчәк инфекциясе кузгатучылар (эчәк таякчыгы яки сальмонелла) үзләрен бик яхшы хис итә. Алар косу, диарея һәм организмның сусызлануына китерүче кискен гастроэнтеритка сәбәпче булырга мөмкин.
Мөһим: бакча җиләген кран астында гади чайкау гына җитми, чөнки су агымы паразит йомыркаларын орлыклар тирәсендәге чокырчыклардан физик рәвештә юып чыгара алмый.


Гаиләгезне саклау өчен берничә кагыйдә:
1. Бөтен җиләкне берьюлы юмагыз. Юылган җиләкләр табигый саклагыч катламын югалта һәм берничә сәгать эчендә бозыла, бактерияләр өчен уңайлы мохиткә әйләнә. Күпме ашарга телисез, шуның кадәр генә алып юыгыз. 
2. Яшел сабакларын (яфракларын) юганнан соң гына өзегез. Югыйсә бөтен пычрак  киселгән урын аша җиләк эченә керәчәк.
3. Җиләкләрне чистартуның  иң ышанычлы ысулы – аны 5–10 минутка уксус (бер өлеш  уксуска өч өлеш су) яки чәй содасы (бер литр суга бер чәй кашыгы сода) эремәсендә тотып тору. Кислота яки селте балавыз катламын таркатырга һәм пычракны бетерергә ярдәм итә, аннан соң җиләкне агымсу астында яхшылап чайкарга кирәк.

Әмма онытмагыз: бары тик термик эшкәртү генә максималь куркынычсызлык гарантиясе бирә. Варенье, компотлар һәм камыр ризыклары теләсә нинди биологик куркынычны юк итә.


Бакча җиләгенең файдасы
Ул, һичшиксез, бик файдалы. Анда С витамины, фолий кислотасы, калий, марганец, клетчатка һәм антиоксидантлар бар. Җиләкне чама белән куллану кан тамырлары һәм йөрәк сәламәтлеген саклый, ялкынсынуларны контрольдә тота һәм организмны эчәклекнең нормаль эше өчен кирәкле азык җепселләре белән тәэмин итә. 


Җиләкне ничек сакларга?
Төп кагыйдә – җиләкне алдан юмагыз. Дым күгәрү процессын тизләтә һәм саклау срогын кыскарта. Җиләкне суыткычта коры килеш саклау һәм ашар алдыннан гына юу яхшырак. Саклау өчен төбенә суны сеңдерә торган кәгазь салфетка җәелгән пластик контейнер кулланыгыз.

Көненә ничә грамм җиләк ашарга ярый?
Сәламәт кешеләр өчен оптималь порция – көненә 300 граммга кадәр. Шикәр диабеты булганда, бер ашаганда 150 грамм белән чикләнү яхшырак. Түбән калорияле булуына карамастан (100 граммга 30–35 ккал), бакча җиләгендә табигый шикәр бар, шуңа күрә чаманы белү мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар