Кемгәдер ошыйсыңмы-юкмы икәнен аңлау һәрвакытта да җиңел түгел. Ә беләсе килә! Турыдан-туры сорап та булмый бит...
Симпатия исә еш кына сүзләрдә түгел, ә вак-төякләрдә: карашта, интонациядә, гәүдә торышында һәм аралашу рәвешендә чагыла. Әлбәттә, бер генә ишарә дә кешенең гашыйк булуын төгәл күрсәтми. Әмма шундый берничә билге берьюлы күренә икән, аларга игътибар итәргә мөмкин.
Кеше кем беләндер кызыксынганда, аңа шул кешенең тавышын гына тыңлау да рәхәт булырга мөмкин. Син нидер сөйләгәндә ул ешрак елмая, игътибар белән тыңлый, интонациягә җавап бирә һәм әңгәмәнең тизрәк тәмамлануын теләмәгәндәй тоела.
Кызык, әмма сине ошаткна кеше һәрвакыт үзенең кызыксынуын ачык күрсәтмәскә дә мөмкин. Кайчак ул белә торып бераз читтәрәк торырга, хәбәргә шунда ук җавап бирмәскә яки үзен бөтенләй тыныч итеп күрсәтергә мөмкин. Ләкин мондый җиңел «уен» белән чын кызыксынмауны аера белү мөһим. Әгәр ул сине гел игътибарсыз калдыра һәм үзе бернинди инициатива күрсәтми икән, аның гамәлләреннән яшерен мәгънә эзләү кирәкмидер.
Кешенең гәүдәсе аның кәефе турында күп нәрсә сөйли ала. Ачык поза, иркен куллар, сезгә таба борылган гәүдә, күзгә карап сөйләшү һәм араны ерагайтырга тырышмау – болар аның синең янда үзен уңайлы хис итүен һәм кызыксынуын күрсәтергә мөмкин. Ләкин монда да бер генә ишарәгә таянып нәтиҗә ясап булмый. Ул синең янда үзен иркен тотарга мөмкин, чөнки, гади генә итеп әйткәндә, синең белән үзен уңайлы хис итә.
Әгәр ул вакыт-вакыт үзе генә яшәве яки хәзерге вакытта беркем белән дә очрашмавы турында сөйләсә, бу аның үзенең «ирекле» булуын белдерү ысулы булырга мөмкин.

Әгәр ул синең белән кызыксына икән, үзе дә моны сизмәстән араны кыскартырга мөмкин: сөйләшкәндә сиңа таба иелә, якынрак утыра яки бөтен гәүдәсе белән сиңа таба борыла.
Әгәр ул шул ук вакытта игътибар белән тыңлый, елмая һәм күзгә карап сөйләшә икән, мондый билгеләр бергә шактый ачык күренергә мөмкин.
Якынаюның сизелерлек билгеләренең берсе – кеше үзе турында гадәттәгедән күбрәк сөйләргә әзер булуы. Ул кичерешләре, истәлекләре, планнары, куркулары яки һәркемгә сөйләргә гадәтләнмәгән вакыйгалары белән уртаклашырга мөмкин. Әмма шәхси мәгълүмат белән уртаклашу үзе генә романтик симпатияне аңлатмый. Әмма бу билгеле бер дәрәҗәдәге ышанычны күрсәтә. Ә ышаныч еш кына эмоциональ якынаюның мөһим өлеше була.
Җиңел, дустанә төрттерү еш кына флиртның бер өлешенә әверелә. Ул синең гадәтләреңнең берәрсен шаяртып телгә алырга, кызыклы кушамат уйлап табарга яки махсус рәвештә сине елмаерга этәрергә мөмкин. Флирт белән күңелгә тия торган мөнәсәбәтнең төп аермасы – шаяруның нинди булуында. Ул яхшы ниятле булырга, кимсетүгә яки мыскыллауга әверелмәскә тиеш.
Күзгә карау кешеләр арасында якынлык хисен көчәйтергә мөмкин. Әгәр ул синең күзләргә еш карый, карашын озак тоткарлый яки бүлмәнең икенче башыннан синең карашыңны эзләп таба икән, бу чыннан да кызыксыну билгеләренең берсе булырга мөмкин. Әмма симпатияне бары тик күз карашына гына карап билгеләргә тырышмагыз.
Кайчак кешенең борчылуы, дулкынлануы аның сүзләренә караганда күбрәк нәрсә сөйли. Ул чәчен төзәтергә, кулындагы телефонны яки башка әйберне әйләндерергә, гәүдә торышын еш үзгәртергә һәм гадәттәгедән бераз борчулырак күренергә мөмкин. Мондый халәт симпатия вакытында да барлыкка килергә мөмкин. Әмма ул стресс вакытындагы гадәти реакция дә була ала.
Психологиядә кызыклы бер күренеш бар – «көзге эффекты». Кешеләр рәхәт аралашу вакытында үзләре дә сизмәстән бер-берсенең позаларын, ишарәләрен һәм хәрәкәт темпын кабатлый башларга мөмкин. Мәсәлән, сез башыгызны янтайттыгыз – берничә секундтан әңгәмәдәшегез дә шулай эшләде. Сез стаканга үрелдегез – ул да шул ук вакытта диярлек шундый хәрәкәт ясады. Мондый охшашлык аралашуга ныклап җәлеп ителүне күрсәтергә мөмкин. Әмма ул да романтик симпатиянең мөстәкыйль дәлиле түгел. Гомумән, бер генә билгегә түгел, гомуми күренешкә игътибар итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк