Логотип
Белмәсәң бел

Аның сезне яратамы, әллә файдаланамы гына икәнен ничек белергә?

Үзеңне кемдер башка яратмавын аңлаудан да авыр әйбер юктыр. Дөресрәге, беркайчан да яратмавын аңлаудан да авыры юктыр... Аның биргән вәгъдәләре, әйткән сүзләре барысы да буш сүз булган икән. Һәммәсе дә ялган! Бу кадәр беркатлы булганыгыз өчен, әлбәттә, үзегезне битәрлисез, үкенәсез. Һәм беркадәр вакыт узгач... тагын шулай ук ялгышасыз... Мондый хыянәтләр арыттымы?

Алга таба мондый хәлгә тарымас өчен менә нәрсәләргә, нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәк. 
 
1. «Юк» дигән сүзне сез бик сирәк әйтәсез
Бу – манипуляция, ул күбрәк эмоциональ шантаж буларак билгеле. Сез ул кешенең бер генә үтенечен дә кире кагарга уңайсызланасыз, чөнки аны авыр хәлдә калдырудан куркасыз. Гадәттә, үзара мөнәсәбәтләрнең чиге була һәм бер-берсен яраткан кешеләр ул чикне хөрмәт итә. Ә инде партнерыгыз әлеге чикне бертуктаусыз боза икән, бу аның тарафыннан сезне хөрмәт итмәү билгесе булып тора. Әгәр ул хисләрегез белән даими рәвештә уйный һәм сездән теләсә кайсы карарны үз файдасына кабул иттерә икән, бу очракта ул сезгә «юк» дигән сүзне әйтү мөмкинлеген дә калдырмый. 
 
2. Сезнең мөнәсәбәтләр ышанычлыга охшамаган
Үзара мөнәсәбәтләрегездә бар да яхшы кебек, әмма ул сезнең белән киләчәген  бәйләргә телиме соң, әллә юкмы? Әгәр ул «аннары күз күрер, әлегә яшәп карыйк әле» яки «рәсми документлар барысын да катлауландыра гына» дип әйтеп, үзенең кайбер бурычларын үтәүдән турыдан-туры кача икән, димәк, ул сезне җитди рәвештә кабул итми дип уйларга нигез бар.  
 Кемдер өчен вакытлы вариант булганга караганда, берәү өчен бердәнбер булу – беренче урында тору күпкә отышлырак бит. Ә сез моңа бик лаек! 

3. Аңардагы капма-каршылык алдында сез һәрвакыт югалып каласыз
Ул сезгә бертуктаусыз ниндидер вәгъдәләр бирә. Чөнки бик яхшы белә: ни генә булса да, сез барыбер аңа кире әйләнеп кайтасыз. Үзенчә сезне сынавы да бу аның  – минем кыланмышларыма күпмегә кадәр түзәр, ди. Сезнең, сабыр касәгез мөлдерәмә тулып, ниһаять, аңардан китәргә уйлагач, ул кинәт гафу үтенә башлый, үзгәрергә вәгъдә бирә. Һәм... сез аңа кабат ышанасыз! 

4. «Сәхнә артында» ул бөтенләй башка 
Әгәр үзегез өчен дөньяның иң якын берәве дип санаган ул кеше, сезне файдалана гына икән, ул бары үзен, үзенең ихтыяҗларын гына кайгыртачак. Башкалар янында булганда сезнең өчен җылы сүзләрен жәлләмәсә дә, икәү генә булганда ул таш кыяга – сезгә битараф бер җанга әйләнергә мөмкин. Яки киресенчә, үзегез генә булганда матур сүзләр тезсә дә, кешеләр янында аларны беркайчан әйтмәячәк –  арагыздагы мөнәсәбәтләрне җитди дип уйлауларыннан качачак. 

5. Ул җитди темаларга сөйләшүдән кача
Мәхәббәт бездән ихласлык таләп итә, бер-береңә карата йомшак булуны сорый. Әгәр яратып йөргән кешегез сезне үзенә якын җибәрми, күңеленә үткәрми, уй-фикерләре, хыяллары белән уртаклашмый икән, димәк, ул сезне үзеннән билгеле бер ераклыкта тота дигән сүз. Сез аның киләчәккә планнарын гына түгел, бүген яки иртәгә кайда булачагын, нәрсә белән шөгыльләнәчәген дә белмисез. Алай гына да түгел, аның кайбер планнарын сез кайчак башкалар аша гына ишетәсез. Димәк, ул боларны сезнең белән уртаклашмый. Уртаклашырга кирәк санамый... Әгәр сез үзара мөнәсәбәтләргә бар күңел җылыгызны салып та, ул ачыктан-ачык, ихлас сөйләшүләрдән кача икән, бу, әлбәттә, араларыгызны торган саен ерагайтачак.

6. Үзара мөнәсәбәтләр бары сезнең тырышлыкка нигезләнгән
Мөнәсәбәтләр дәвамлы булсын өчен, моңа ике якның да тырышлыгы кирәк. Бу баланс сакланмаса, икегезнең берегезгә бик авыр булачак. Бу очракта – сезгә... Исегезгә төшерегез әле: гадәттә, ешрак сез аңа язасызмы, әллә ул сезгәме, кем башлап шалтырата – сезме, улмы, очрашуларга кем чакыра, аларны кем  оештыра... барлык сорауларга да «мин» дип җавап бирдегезме? Әгәр мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык шулай гел сезнең иңнәргә генә ята икән, бу озак дәвам итә алмаячак. Гомерлеккә сайладым дигән кешегез беркайчан да компромисска бармаса яки барган гына булып кыланса, йөрәгегез бу хәлләргә озак түзмәячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар