Логотип
Белмәсәң бел

Ананың кызына 50 киңәше

Һәрнәрсәдән матурлык эзлә!

Иң беренче чиратта үз-үзеңне ярат.
Мәктәп – чын тормыш түгел әле. Шуңа әзер бул.
Юлыңда тәртипсез, начар кызлар да очрар. Дәрәҗәңне төшермә, тыныч кына үтеп кит.
Әгәр дә син чын дус тапкансың икән – аны сакла, хәтта арагыз ерак булса да.

Матди әйберләр бәхет китерми.
Башкаларны хөкем итмә, ләкин сине хөкем итүчеләр булыр – моңа әзер бул. Башыңны горур тот.
Әбиеңне хөрмәт ит, аның сөйләгәннәре – алтын.
Һәр авырлык – дөнья бетте дигән сүз түгел.
Тормышта һәр нәрсә өчен көрәшеп тору кирәк түгел.

Үзеңне башкалар белән чагыштырма – син уникаль!
Кемне генә яратсаң да, үзеңне югалтма.
Үз фикереңне әйтергә өйрән!
«Юк» дип әйтергә өйрән һәм моңа уңайсызланма.
Үз тормыш хикәяңне үзең язасың. Аны шатлыклы битләр белән тутыр.
Ир-егет артыннан чапма. Кем сине ярата – үзе табачак.
Мактауларны кабул итәргә өйрән.
Һәрвакыт гадел бул.
Үз урыныңда бәхетле булырга өйрән. Ялгыз калудан курыкма.
Эчеңдә булган хисләрне әйтергә оялма.
Бәхәсләшергә ярый, ләкин кайвакыт, бәхәсләшмәү яхшырак.
Кулыңа эләккән һәр китапны укы. Белем – көч.
Егет өенә кергәч, китап күрмәсәң – чыгып кит.
Син – беркемнеке түгел. Син – ирекле шәхес!
Үзеңне якларга өйрән.
Уңышсызлыклардан курыкма. Алар аша гына үсеп була.
Электрон рәвештә җибәргән һәр сүзең газетаның беренче битендә бастырырлык булсын.
Башкаларга ярдәм ит – бу бәхет китерә.
Рәхмәт әйтә белү – күңел байлыгын күрсәтә.
Интуицияңә ышан. Һәрвакыт!
Әдәпле бул.
Эшләрең сүзләреңнән яхшырак сөйләсен.
Хисләреңне яшермә. Аларны дөрес итеп белдер.
Һәрнәрсәдән матурлык эзлә.
Кояштан саклаучы крем куллан!
Сине яраткан кешеләр белән элемтәне югалтма.
Башыңны күтәреп йөр – бу синең үз-үзеңә ышанычыңны күрсәтә.
Еларга да мөмкин. Күз яшьләреңнән соң яңа көч табарсың.
Көлү – күңел даруы.
Музыка тавышы көчлеме? Тагын да көчәйт – биергә вакыт!
Сүзләр күперләр салырга да, яндырырга да мөмкин. Аларны акыл белән сайла.
Йорт ул – ярату булган урын.
Беренче булып гафу үтенү – зәгыйфьлек түгел, ә көч.
Эшлә, тырышып эшлә. Үзеңне тәэмин итә алырлык бул.
Мин сине кайчак ачуланырмын, ләкин һәрвакыт яратырмын.
Син – үзеңә җиткән!
Миңа һәрвакыт ачыла аласың, мин синең яныңда булырмын.
Тагын бер тапкыр: мин сине һәрвакыт яратырмын.
Син уйлаганыңнан да көчлерәк.
Син чибәр, моны беркем кире какмасын.
Тормыш – бүгенге көн. Яшә! Кичә дә, иртәгә дә синең кулда түгел. Бүген бәхетле булырга өйрән!

Фәгыйлә Шакирова әзерләде.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар