Нык алҗу хисе тоясыз, әмма сәбәбен аңламыйсыз. Алда язылган сорауларга җавап биреп карагыз әле. Бәлки ул хәлсезлек мәсьәләсен тизрәк хәл итәргә ярдәм итәр.
1. Соңгы тапкыр суны кайчан эчтегез?
Бер сәгать элек икән, бер стакан су эчегез һәм бераз иркен сулыш алып утырырга үзегезгә рөхсәт итегез.
2. Соңгы тапкыр кайчан ашадыгыз?
Әгәр ике-өч сәгатьтән артык вакыт узган булса, ашагыз, ләкин зинһар өчен, кайнатма ягылган бутерброд түгел, ә аксымлы ризык сайлагыз. Җиләк-җимеш вакыты булмаса, чикләвекләр яхшы булыр, ә башка очракта эремчек яки кузаклы ризыкларга өстенлек бирегез (нут һәм фасольле салат – бик яхшы вариант).
3. Соңгы тапкыр кайчан хәрәкәтләндегез?
Физик активлык депрессия һәм хәлсезлекне кууда тылсымлы әфсенгә тиң. Уйлап карасаң, тыныч кына утырсаң энергия тупланыр кебек. Юк шул. Эволюция безне хәрәкәт итәргә җайлаган, тәндә энергия юктан гына бар була алмый.
4. Соңгы тапкыр кайчан эшегез төгәлләнгәннән рәхәтлек кичердегез?
Кайвакыт гамәлләребезнең нәтиҗәсен күрмәгәндә үзебезне көчсез хис итәбез. Монда бер хәйлә кулланырга була: тизрәк башкарып чыга торган эшкә тотына аласыз. Мәсәлән, идән себереп алыгыз йә табак-савыт юып алып, аш өстәлен тәртипкә китереп куегыз. Гомумән, контрольне һәм «мин яхшы, мин моны эшләдем» дигән хисне кайтара торган нәрсә эшләгез.
5. Соңгы тапкыр кайчан җиләк-җимеш ашадыгыз?
Алма йә груша ашап кую да кәефне күтәреп җибәрергә мөмкин.
6. Соңгы тапкыр кайчан үзегезне мактадыгыз?
Балачакта әти-әнидән көткән кебек, гадәттә, башкалардан мактау һәм хуплау сүзләре көтәбез. Әмма без инде үскәнбез һәм үзебез әти-әни булырга тиеш. Социаль хуплау теләсәк, үз-үзебезне мактарга онытмаска кирәк.
7. Соңгы тапкыр кайчан яхшылап йоклагыз? (Һәм күпме?)
Әгәр бу өч көн элек һәм соңгы көннәрдә алты сәгатьтән артык йокламыйсыз икән, сигез сәгать йокламыйча торып, тормышыгызда бернинди карар кабул итмәгез. Иң элек йокыгызны туйдырыгыз.
8. Соңгы тапкыр кайчан ягымлы сүз әйттегез?
Ышанмассыз, әмма бу хәйлә дә алҗу хисеннән котылырга ярдәм итәргә мөмкин. Янәшәгездә яки социаль челтәрләрдә берәүне табыгыз. Аңа игътибар белән карагыз, күзәтегез, аның эшләрен, гамәлләрен искә төшерегез. Аны чын күңелдән мактарга сәбәп табыгыз һәм мактагыз. Аннан соң чәй эчеп алыгыз да эшләрегезне башкарыгыз.
9. Соңгы ике көндә кемне булса да кочакладыгызмы?
Кочаклау – тормышта иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Аз кочаклаган балалар борчылучан һәм ачулырак булып үсә, ди психологлар. Кочакламаган олылар ешрак авырый һәм тизрәк арый. Әгәр күптән берәрсе белән кочаклашмаган булсагыз, кочаклашырга сәбәп табыгыз. Биш минут кочаклашып тору кәефегезне коткарырга мөмкин. Көч тә өстәячәксез.
10. Соңгы вакытта үзегезне физик яки психологик яктан хәлсезләндермәдегезме?
Эштә артык күп эш, якыннар белән еш бәхәсләшү – болар мөһим булып күренмәскә мөмкин, ләкин болар барысы да көчне суыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк