Логотип
Белмәсәң бел

Алма серкәсе генә димәгез...

Алма серкәсе начар исләрне бетерә, тәнне чистарта, күп авырулардан йолып кала. Кайберләрен генә санап үтик. 

 

Аякларыгызны алма серкәсенә тыгып утырсагыз – сызлаулар кимиячәк. Аны табу кыен түгел, теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатыла. Фильтрланмаган, пастеризацияләнмәгән табигый алма серкәсе күп авыруларга дәва. Беренче чиратта, аны антибактериаль үзлекләре, гөмбәчекләргә каршы тора алу сәләте өчен кулланалар. Алма серкәсе начар исләрне бетерә, тәнне чистарта, күп авырулардан йолып кала. Кайберләрен генә санап үтик. 

1. Ялкынсынган тамакны тынычландыра, алма серкәсе бактерияләр һәм микробларга каршы тору сәләтенә ия. Тамак кыра башласа, 1 стакан җылы суга 4 аш кашыгы серкә кушасың. Сәгать саен шушы эремә белән тамакны чайкап торсаң, бактерияләр юкка чыгачак. 

2. Борын тыгылганда булыша. Назаль инфекцияләрдән дәвалый. Аңарда В һәм Е витаминнары, шулай ук кальций, калий, магний бар. Бу микроэлементлар борын куышлыгын чистартырга, аллергияне җиңәргә булыша. Борыныгыз тыгылса, 1 чәй калагы серкәне 1 стакан суда эретегез һәм эчегез. Аны борынга тамызырга да була. 

3. Баштагы кавыкларны бетерә. Югары кислоталылык дәрәҗәсе баш тиресенең рН балансын нормальләштерә. Серкәне су белән яртылаш кушып, сиптерә торган шешәләргә салырга кирәк. Чәчләр сизелерлек юешләнгәч, башны сөлгегә урап, 15 минут утырасы. Чәчләр кабарып та китәчәк. 

4. Төнлә көзән җыерулар вакытында да алма серкәсен кулланырга кушалар. Калий җитмәгәндә күзәтелә ул көзән җыеру. 2 аш кашыгы алма серкәсен 1 чәй калагы бал белән болгатып, 1 стакан җылымса суга салырга һәм шул катнашманы көн саен иртән эчәргә кирәк. 

5. Кычыта торган тирене тынычландыра. Алма серкәсе – яхшы антисептик, гөмбә авыруына каршы кулланыла. Кычыткан тәнгә бальзам кебек ул. Кычыткан урыннарга шуны сөртергә кирәк. 

6. Аяктагы тир исләрен бетерә. Йоклар алдыннан аякларны алма серкәсендә чылатылган салфетка белән сөртергә кирәк. 

7. Эчтә газлар җыелса да, алма серкәсен кулланалар. Ашар алдыннан 1 стакан суга 1 чәй калагы алма серкәсе салып эчегез. 

8. Өйдәге начар исләрне куа. Алма серкәсе белән суны 1:1 пропорциясендә сиптерергә генә кирәк. 

9. Сода кебек үк, алма серкәсе дә май тапларын, пычракны бик тиз юып төшерә. 

10. Су торбаларын да химикатлардан башка чистартып була. Ярты чынаяк чәй содасын 1 чынаяк алма серкәсе белән болгатып, су агып төшә торган торбага агызырга һәм ярты сәгать тотарга кирәк. 

11. Тоз белән серкә катнашмасы җиһазларда тапларны бетерә.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар