Белмәсәң бел
«Әллә тагын гариза язып, ялны озайтыргамы икән?»
Коллегаларның беренче соравы да гадәттә бер үк: «Яллар ничек узды?» Ә синең: «Тагын бер атнага калсам, тагын да яхшырак узар иде»., – дип җавап бирәсе килә Беренче эш көнендә вакыт та үзгәчә ага кебек.
Отпускыдан соң беренче эш көне: организм каршы, акыл риза
«Иртәгә эшкә!» – бу ике сүз кайчак мәктәптәге контроль эш турындагы хәбәрдән дә куркынычрак яңгырый. Әле кичә генә диңгез дулкыннарын санап, ком өстендә кызынып, йә булмаса авылда кошлар тавышына уянып йөргән кеше, бүген инде будильник белән «сөйләшергә» мәҗбүр. Өстәвенә, будильник та нигәдер отпуск вакытында түгел, ә нәкъ менә эшкә чыгар көнне аеруча көчле һәм әрсез тавыш белән шалтырый сыман.Кичә генә иртәнге ашны сәгать унбердә ашаган кеше бүген инде сәгать алтыда күзләрен чак ачып, үз-үзенә: «Тагын биш кенә минут...» – дип сүз бирә. Әмма ул биш минутның бик тиз ярты сәгатькә әйләнү гадәте бар. Нәтиҗәдә иртәнге каһвә тәме дә әллә ни сизелми…
«Отпуск чынлап та булдымы соң, әллә төш кенә күрдемме?»
Диңгездә ял вакытында бүген пляжга барыргамы, әллә экскурсиягәме дип баш ватсаң, отпускыдан соң беренче эш көнендә башны бөтенләй башка уйлар били. Ноутбукның сер сүзен искә төшерәсе, электрон почтадагы йөзләгән хатны ачып карыйсы, эш өстәлендә сине «сагынып» яткан кәгазьләр белән исәнләшәсе бар. Ә компьютер кабынып беткәнче күпләр күңелдән генә: «Бәлки, бүген интернет эшләми торыр?» – дип өметләнеп тә аладыр әле...
Эшкә килеп керүгә маҗаралар башлана. Компьютер серсез генә карый, пароль искә төшми. Электрон почта исә әйтерсең лә ял иткән көннәр өчен үч ала: укылмаган хатлар саны отпуск көннәреннән дә күбрәк булып чыга. Коллегаларның беренче соравы да гадәттә бер үк: «Яллар ничек узды?» Ә синең: «Тагын бер атнага калсам, тагын да яхшырак узар иде»., – дип җавап бирәсе килә
Беренче эш көнендә вакыт та үзгәчә ага кебек.
Отпускыдан соң беренче эш көне күпләр өчен җитди сынауга әверелә. Организм әле һаман ял режимыннан чыгарга ашыкмый, күңелдә һаман диңгез шавы, урман саф һавасы яки авыл тынычлыгы саклана, ә календарь инде күптән эш көннәрен саный башлаган.
Күпләр килешер: бу көнне сәгать телләре бик акрын йөри төсле, ә кайчак киресенчә – күз ачып йомганчы төш җитә. Коллегалар белән хәл-әхвәл алышу, ял тәэсирләре белән уртаклашу, эш яңалыкларын белешү дә кәефне күтәрә. Ләкин берничә сәгатьтән инде һәркем үз гадәти эш ритмына кереп китә башлый. Бер-ике көннән будильник тавышы яңадан гадәтигә әйләнә, компьютер да «ят әйбер» булып күренми башлый. Ә иң мөһиме – отпускыдан алып кайткан матур хатирәләр озак вакыт күңелне җылытып тора.
Киләсе ялга кадәр нәкъ менә шул истәлекләр көч һәм күтәренке кәеф бирә дә инде.
Эшкә ияләшү өчен организмга берничә көн кирәк.
Психологлар әйтүенчә, отпускыдан соң эшкә ияләшү өчен организмга берничә көн кирәк икән. Бу – табигый хәл. Шуңа күрә яллардан соң беренче эш көнендә үзеңнән зур хезмәт батырлыклары көтәргә кирәкми. Иң мөһиме – тыныч кына эш ритмына кайту, үзеңне артык ашыктырмау һәм күтәренке кәефне саклап калу. Чөнки ялның төп максаты – көч туплау. Ә ул көчне хәзер яңадан эштә куллану вакыты җиткән.
Бөтен эшне бер көндә башкарып чыгарга тырышу – отпусктан соң марафонга йөгереп керү белән бер. Башта эшләрне тәртипкә салырга, иң мөһимнәрен билгеләргә һәм тыныч кына көндәлек режимга кайтырга кирәк.
«Әллә тагын гариза язып, ялны озайтыргамы икән?»
Шунысы кызык: отпускыдан соң халык ике төркемгә бүленә. Беренчеләре ялдан канатланып кайта һәм эшкә дәртләнеп тотына. Икенчеләре исә әле берничә көн буе тәрәзәдән карап: «Әллә тагын гариза язып, ялны озайтырга инде?» – дип уйлап йөри. Әмма ике төркем дә атна ахырына кадәр гадәти эш режимына кайтып җитә.
Кәефне күтәрүнең тагын бер юлы бар: киләсе ял турында уйлый башлау. Психологлар расламаса да, хезмәткәрләр арасында бу ысул бик популяр. Кайберәүләр хәтта беренче эш көнендә үк календарьга күз ташлап, киләсе озын ялларны эзләргә керешә.
Отпуск бетте дип борчылма!
Иң мөһиме – отпуск бетте дип борчылмагыз. Ял хатирәләре фотоларда сакланыр, ә эш көннәре яңа очрашулар, кызыклы вакыйгалар һәм хезмәт хакы белән сөендерер. Өстәвенә, киләсе отпускыга да ерак түгел бит. Календарьга карасаң гына ул бераз ераграк күренә…
Шуңа күрә отпускыдан соңгы беренче көнне елмаеп каршы алыйк. Әгәр эшкә кереп китү авыр булса, үзегезне юатыгыз. Сез генә түгел, бүген бөтен ил буенча меңләгән кеше каһвә касәсенә карап: «Ял чынлап та беттеме?» – дигән сорауга җавап эзли.
Организмны эш режимына ничек уятырга?
Отпускыдан соң беренче эш көнендә организмга аеруча игътибар кирәк. Берничә минутлык иртәнге күнегүләр дә йокыны ачарга, кан әйләнешен яхшыртырга һәм эшкә дәрт өстәргә ярдәм итә.
Иртәңне урыннан кинәт сикереп торудан түгел, ә җиңелчә сузылудан башлау яхшы. Кулларны өскә күтәреп, бөтен тәнне сузып алыгыз, аннары иңбашларны әйләндерегез. Бу мускулларны «уятырга» ярдәм итә.
Аннан соң башны уңга һәм сулга, алга һәм артка әкрен генә иеп алырга мөмкин. Кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк – күнегүләр рәхәтлек китерергә тиеш.
Берничә мәртәбә куллар белән әйләнмә хәрәкәтләр ясагыз, аннары билне уңга һәм сулга борыгыз. Бу умырткалыкны хәрәкәткә китерә, организмны озак утырып эшләүгә әзерли.
Аякларга да игътибар кирәк. Урында 20–30 секунд атлап алырга, тезләрне чиратлап күтәрергә, берничә тапкыр чүгәләргә була. Мондый күнегүләр йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан йөрешен тизләтә һәм йокымсырауны киметә.
Күнегүләрне тирән сулыш алу белән тәмамлау файдалы. Борын аша тирән итеп сулыш алыгыз, берничә секунд тотып торыгыз һәм авыз аша акрын гына чыгарыгыз. Бу организмны кислород белән баета, баш миенең эшчәнлеген яхшырта һәм күңелне тынычландыра.
Әгәр мөмкинлек булса, күнегүләрдән соң 10–15 минут саф һавада йөреп керү дә файдалы. Ә бер чынаяк су эчү һәм җиңел иртәнге аш организмга тулысынча эш режимына күчәргә ярдәм итә.
Табиблар фикеренчә, иртәнге 5–10 минутлык физик активлык кәефне күтәрә, игътибарны арттыра һәм эш көнен күпкә җиңелрәк башларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә отпускыдан соң беренче көнне үзегезне көчләп түгел, ә әкренләп, әмма хәрәкәт белән «уятыгыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк