Без еш кына үзара мөнәсәбәтләрдә ниндидер үзенә бер игътибар көтәбез – матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр... Ә чын кыйммәткә ия әйберләр күләгәдә кала. Нәкъ менә шул сизелми калган гамәлләр күпләр хыялланган ышанычны тудыра. Нинди сыйфатларга ия икән ул чын ир-атлар?
1.Үзегез юкта сезнең турыда начар сөйләүләргә юл куймый, сезнең репутацияне саклый.
Әйтик, дуслары, туганнары арасында кайсыдыр сезне каралтып күрсәтә, төртмә сүзләр әйтә, ди. Күпләр андый очракта, сүзгә килүдән куркып, дәшми кала. Ә ул – юк! Ул тавыш чыгармый. Тыныч кына, шул ук вакытта бу темага кире әйләнеп кайтмаслык итеп сөйләшүне өзә. «Мин мондый тонда аны тикшерергә теләмим» яки «Сез аны начар беләсез» ди. Сезнең репутация – аның да репутациясе. Сезгә булган хөрмәте башкаларга да күчә.
2.Сезгә генә кагылышлы бөтен вак-төякне хәтерли.
Юк, ул сез танышкан көн түгел. Аны күпләр яхшы хәтерли. Сезнең асылыгызны ача торган вак-төяк тә бар бит әле. Мисаллармы? Ул сезнең суган салаты яратмаганыгызны белә. Башыгыз авыртса, нинди чәй пешергәнегезне дә... Кәефегез төшсә, сез яраткан җырны куеп, күңелегезне дә күтәрә ала. Ул аралашуга вакытын гына түгел, җанын да сала торган кеше.
3.Чын күңелдән уңышларыгызга сөенә.
Күп ир-атлар хатын-кыз амбицияләрен сүздә хуплый, әлбәттә. Әмма хатын-кызның уңышка ирешүе аларны куркыта да. Чын партнер гына сез ирешкәннәрдә уртак җиңүне күрә белә. Сезне үстерсәләр, сез үз эшегезне ачсагыз, өй мәшәкатьләренә, гаиләгә вакыты калмый дип авыр суламый. Киресенчә: «Нәрсә белән булыша алам?» – дип сорый. Өйдәге эшләрне үз өстенә алып, сезгә үсәргә юл куя.
Ул сезнең белән горурлана.
4. Үз хаталарын таный һәм гафу үтенә белә.
Бер-берегезгә юл куймау аркасында бәхәсләр тупикка барып керә. Үз хатаңны танып, беренче булып гафу үтенү йомшаклык билгесе түгел, эчтән көчле өлгергән кеше эше. Гаеп үзендә икәнен белеп тә, ул атналар буе сез беренче булып сүз катканны көтеп йөрми. «Гафу ит, мин хаклы булмаганмын», – ди. Һәм бу – гаепне сезгә аудару түгел, ә бәлки ихлас гафу сорау була. Димәк, ул сезне көндәш итеп түгел, партнер итеп күрә.
5. Нинди хәлдә булсагыз да, ул сезне ярата.
Бу иң мөһимедер, мөгаен. Син шат, чибәр, яшь чакта ярату җиңел. Әгәр дә инде син температура белән авырып ятсаң, артык тазарып китсәң, эшеңдә проблемалар килеп чыкса, мөнәсәбәт үзгәрергә дә мөмкин. Ә инде янәшәңдә сиңа таяныч булып тору – бу чын ир-атларча. Аның сезгә мәхәббәте нинди генә очракта да үзгәрми. Ул сезне үз идеалы итеп ясарга тырышмый. Сез түзәлмәслек булганда да ташлап китми, гел янәшә була. Сезне башкалар белән чагыштырмый, кимчелекләр эзләми. Сезне ничек бар шулай кабул итә. Сәерлекләрегез, кимчелекләрегез белән. Мондый мәхәббәт туктаусыз исбатлау сорамый – ул бар! Әгәр янәшәгездә шундый ир икән, ныклап тотыныгыз аңа. Андыйлар сирәк.
Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк