Логотип
Белмәсәң бел

Әгәр дусларыгыз йөргән егетегезне ошатмаса, нишләргә?

Ул – сезнең өчен дөньяның үзәге! Бөтен нәрсә аның тирәсендә әйләнә! Аннан да чибәр, аннан да әйбәт, аннан да акыллы... берәү дә юк шикелле!

Сез яраткач, аны бөтен кеше дә шулай ук ошатырга, яратырга тиеш шикелле тоела. Ә чынбарлыкта кайчан моның нәкъ киресе килеп чыга... 

Сөйгән кешегезне дусларыгыз белән таныштыру һәрвакыт сез теләгәнчә булмый. Кайвакыт танышканнан соң дусларыгыз ризасызлык белдерә һәм бу кешедән ераграк торырга киңәш итә. Ни сәбәпле мондый хәл килеп чыга һәм сезгә бу очракта нишләргә?

1. Ни өчен дусларыгызга сез яраткан кеше ошамаска мөмкин?

Сез әле очрашып таралыштыгыз гына, әле өйгә дә кайтып җитмәгәнсез, ә телефоныгыз исә туктаусыз шалтырый – сезнең өчен борчылган дус кызларыгызның хәбәрләреннән тынып тормый. Очрашу-танышуның әллә ни шома узмаганын аңлыйсыз, әмма үз-үзегезне: «Бу бит беренче күрешү генә, берәү дә яңа танышлар белән шунда ук җиңел генә аралашып китә алмый», – дип тынычландырырга тырышасыз. Ләкин алай түгел икәнен үзегез дә беләсез. Чөнки сез дус кызларыгыз сезгә яхшы таныш һәм киләчәктә алар белән җиңел аралашу булмаячагын ачык күрәсез. 

Әгәр дус кызларыгыз егетегез сезнең максатларны хупламый һәм шәхси үсешегезгә ярдәм итми дип саный икән, бу аңа карата читләшүгә китерергә мөмкин

Алар борчылырлык билгеләрне күргән

Хисләрегез һәм кичерешләр, гашыйклык акылны томалый: шуңа күрә объектив чынбарлык еш кына тылсымчы көзгесендәге кебек бозылып күренә. Сездән аермалы буларак, дусларыгыз егетегезне нинди бар – шулай күрә. Әгәр сайлаган кешегез сезне хөрмәт итми, сезне манипуляцияли, контрольдә тотарга яки басым ясарга тырыша икән, алар борчу тудырган бу билгеләрне шунда ук сизә. 

Бөтен вакытыгызны яраткан кешегезгә генә багышлыйсыз 

Сезнең вакытыгызны менә кем кем шулай күп ала икән! Аның аркасында сез юкка чыктыгыз, кайда булуыгызны беркем белми, сәүдә үзәгендә яки өй янында күргәннәр дигән имеш-мимеш кенә йөри.

Егетегез игътибарыгызны артык күп таләп итә, ә сез, дусларыгызны бөтенләй онытып, тулысынча аңа бирелеп киткәнсез. Дус кызларыгызның шуңа күрә аңа ошатмыйча каравы аңлашыла инде. Әйе, гашыйк булгач, сез хәзер җомга көннәрендә дус кызлар белән гадәти очрашуларда да, көтмәгәндә оештырылган кофе эчүләрдә дә, концертларда да күренмисез. Мондый хәл килеп чыкса, гаепне егеткә генә сылтау җиңел: янәсе, ул артык күп игътибар таләп итә. Ә чынлыкта сез аның белән мөнәсәбәтләрендә ачык чикләр куя алмыйсыз. 

Ул сезгә үсеш өчен мөмкинлек бирми

Әгәр дус кызларыгыз егетегез сезнең максатларны хупламый һәм шәхси үсешегезгә ярдәм итми дип саный икән, бу аңа карата читләшүгә китерергә мөмкин. Әйтик, сез һәрвакыт юрист булырга хыялландыгыз, ә ул сезгә тагын бер дипломның кирәк булмавын хәл итте дә куйды... Сез спорт ярата идегез һәм аннан башка яши алмый идегез, ә хәзер исә өйдә утырып сериаллар карыйсыз - кроссовкаларыгызның инде кайда икәнен дә хәтерләмисез.

Әгәр дусларыгыз бу егет аркасында үсешегезнең акрынаюын күрсә, алар моны сезгә, һичшиксез, әйтәчәк. Шәхесегезне чикли торган яки алга барырга мөмкинлек бирми торган мондый мөнәсәбәтләр сезгә кирәкме? Үзегезгә барысы да яхшы кебек, кайбер нәрсәләргә карата карашларыгыз үзгәргән дип тоелырга мөмкин. Тик үз-үзегезне алдаламагыз. 

Әгәр дусларыгыз аны бөтенләй ошатмаса, димәк, сез кичекмәстән акыллы һәм дөрес карар таләп итә торган катлаулы хәлдә калгансыз.

Дусларыгыз сезне бер-берегезгә туры килми дип саный

Дус кызларыгыз сайлаган кешегез белән никадәр нык аерылып торуыгызны күреп гаҗәпләнгән. Сезнең кызыксынуларыгыз, яшәү рәвешегез, мөнәсәбәтләр, аралашу, ял итү турындагы карашларыгыз, хәтта юмор хисегез дә төрле. Табигый сорау туа: ә сез үз сайлавыгызга ышанасызмы? Ул кеше янында сезгә чынлап та уңайлымы?

Сез үзгәрдегез – үзегез булудан туктадыгыз

Кайчандыр янып торган, энергиясе һәм дәрте ташып торган кыз кинәт үз эченә бикләнгән, бар нәрсәгә дә битараф кешегә әйләнгән. Аралашучан һәм тормыш сөючән кыз бала оялчан, күзгә артык ташланмый торган кешегә әверелеп калган... Сез тышкы яктан гына түгел, эчтән дә бик нык үзгәргәнсез, өстенлекләрегез һәм тормышка карашларыгыз да хәзер башкача. Элегрәк дусларыгыз сезнең белән нәрсә булганын аңлый алмаса, яныгыздагы ир-атны, ниһаять, күргәч, барсына да төшенгәннәр. 

Дусларыгыз белән егетегезне дуслаштырырга, берләштерергә тырышу мәҗбүри түгел.

2. Дусларыгыз сөйгән кешегезгә каршы булса, нишләргә?

Әгәр дусларыгыз аны бөтенләй ошатмаса, димәк, сез кичекмәстән акыллы һәм дөрес карар таләп итә торган катлаулы хәлдә калгансыз.

Шундук үз-үзегезне якларга ашыкмагыз!

Дус кызлар сөйгән кешегез турында күңелгә тиярлек сүзләр әйткәндә, шундук аны якларга керешү теләге дөрес, әлбәттә. Әмма бу очракта иң яхшысы – туктап тору, тынычлану һәм аны игътибар белән тыңлау. Иң мөһиме – дус кызларыгызны нәрсә борчыганын аңлау. Әгәр: «Ул безгә ошамый», – дип кенә әйтәләр икән, бу дәлил түгел, һәм аларның фикерен мәҗбүри рәвештә исәпкә алырга кирәкми.

Чын борчуларга ачык күз белән карагыз

Егетегезнең шаяртуларына дус кызларыгыз көлми икән, бу әле борчылырга сәбәп түгел. Әмма алар аның сезне контрольдә тотарга тырышуын, кимсетүен, пассив агрессия күрсәтүен сизсә, сүзләренә игътибар белән колак салырга кирәк. Сезнең турында чын күңелдән борчылган кешеләр сезгә начарлык теләмәячәк һәм зыян китерергә тырышмаячак. Шуңа күрә якын дусларыгыз иминлегегез һәм тормышыгыз өчен борчылуларын белдерсә, аларның сүзләренә игътибар итү һәм фикерләрен тыңлау мөһим.

Барлык кешеләрне дуслаштырырга тырышмагыз

Әгәр кешеләр уртак тел таба алмаса, монда гаҗәп нәрсә юк. Дусларыгыз белән егетегезне дуслаштырырга, берләштерергә тырышу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – алар арасында үзара хөрмәт атмосферасын булдыру һәм ачык чикләр билгеләү. Әгәр холык-фигыльләр туры килми икән, бу да проблема түгел. Алар бары тик параллель рәвештә аралаша ала: талашлардан, җәнҗаллардан, дошманлыктан һәм яшерен конфликтлардан читләшергә кирәк.

Бу мөнәсәбәтләрдә чыннан да үзегезне уңайлы хис итәсезме – шуны уйлап карагыз

Хисләрне читкә куеп, хәлгә объектив карарга тырышыгыз. Бу кеше янында сезгә тынычмы, күңеллеме, үзегезне ышанычлы һәм имин хис итәсезме? Әллә инде сез аның гамәлләрен үзегез алдында да, тирә-юньдәгеләр алдында да акларга күнегеп беттегезме? Кайвакыт дусларыгыз нәрсәдер дөрес булмаганын сездән дә иртәрәк сизә. Бу аңлашыла да, чөнки кеше үзен һәм үз мөнәсәбәтләрен һәрвакыт объектив бәяли алмый.

Мөнәсәбәтләрдән дә, дуслардан да баш тартмагыз

3. Мөнәсәбәтләрдән дә, дуслардан да баш тартмагыз

Конфликт вакытында кискен карарлар кабул итү бик җиңел: йә дуслар белән бөтенләй араны өзәсең, йә башкаларның йогынтысына бирелеп, мөнәсәбәтләрне өзәсең. Хисләргә бирелмәскә, шырпы кебек кабынып китмәскә, бераз пауза ясап, тынычланырга һәм хәлне анализларга көч табарга кирәк. Шуннан соң гына төпле һәм уйланылган карар кабул итәргә мөмкин.

Аларга икенче мөмкинлек бирегез

Бәлки, беренче очрашу бик кыска булгандыр һәм беренче тәэсир ялгыш булып чыккандыр. Сайлаган кешегезне яхшырак белсеннәр өчен аны дусларыгыз белән тагын очраштырырга һәм аларның фикерләре тулысынча дөрес булмавына инанырга мөмкинлек бирергә кирәк.

Очрашуны нейтраль урында оештырыгыз – шулай алар озаграк аралаша алыр. Бәлки, шуннан соң аларның мөнәсәбәте дә үзгәрер.

Чын дуслар беркайчан да сезнең бәхетегезне җимерергә тырышмаячак. Әгәр алар сөйгән кешегездә ниндидер борчулы билгеләр күргән икән, аларны тыңлап, барлык борчулары турында сөйләшергә кирәк. Әгәр аңлашылмаучанлык килеп чыккан булса, вакытны дөрес бүлү һәм шәхси тормышны дуслык мөнәсәбәтләре белән бутамау яхшырак. Барысы да гади: хәлне катлауландырмагыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар