Логотип
Белмәсәң бел

Аерылышуны кичерергә ярдәм итәчәк 5 адым

«Мин китәм». «Аерылышыйк». «Мин сине бүтән яратмыйм...» Яраткан кешеңнән ишетелгән бу сүзләр аяк астындагы җир убылуга тиң. Бер мизгелдә гадәти тормышның төсе үзгәрә: күңелне бушлык били, киләчәк турында уйлау да авырлаша. Башта – шок, аннары сагыну, ә бераздан үз-үзеңнән мең кат сорау алу башлана: мин кайда ялгыштым?


Бу сорауларга җавап эзләп, кеше кайчак үткәндә яши башлый. Әмма үткәнне уйлап яшәү яраткан кешене кире кайтармый. Киресенчә, ул үз-үзеңә булган ышанычны киметә, күңелдәге яраны тирәнәйтә. Психологлар аерылышуны җиңелрәк кичерергә һәм бу авыр чордан үзеңне югалтмыйча чыгарга ярдәм итә торган биш адым тәкъдим итә.

Беренче адым: аерылышуны тормыш тәҗрибәсе буларак кабул итәргә

«Әгәр тормышымда барысы да гел яхшы гына булса, мин нинди булыр идем?» – дип, үз-үзегездән сорап карагыз. Бу сорау хәтта урынсыз булып тоелырга мөмкин, чөнки сезгә бүген бик авыр, һәм бу хиснең беркайчан да бетмәячәгенә ышанасыз. Ләкин вакыт үтә. Яра да әкренләп төзәлә. Ә бер көнне сез артка борылып карап, үзегезнең бу югалтуны кичереп чыга алуыгызны аңларсыз. Бәлки, элеккегә караганда көчлерәк, сабыррак һәм үз-үзегезгә ышанычлырак булырсыз. Аерылышу – тормышның ахыры түгел, ә сезнең тормыш тәҗрибәгезнең бер өлеше. Киләчәктә башка сынаулар белән очраша калсагыз, аларны кичерергә психологик яктан әзеррәк булырсыз.

Икенче адым: мөнәсәбәтләрнең тәмамлануын җиңелү дип кабул итмәскә

Мәхәббәттәге уңышны яки уңышсызлыкны үзеңә бәя итеп кабул иткән кеше аерылышуны аеруча авыр кичерә. Чөнки мөнәсәбәтләрнең өзелүе аның өчен гади генә югалту түгел, ә «димәк, мин җитәрлек яхшы түгел» дигән нәтиҗәгә әйләнә. Әмма бу дөрес түгел. Сез – кемнеңдер ярату-яратмавыннан, сезнең белән мөнәсәбәтләрне дәвам итү-итмәвеннән бәйсез шәхес. Сезнең кыйммәтегезне башка кешенең карары билгеләми. Аерылышуга хөкем итеп түгел, ә тормышның бер этабы итеп карагыз. Бу чор сезгә үзегез турында, мөнәсәбәтләр турында, сезнең өчен чыннан да мөһим булган нәрсәләр турында күп нәрсә аңларга ярдәм итә ала. Нинди мөнәсәбәтләрне теләвегезне, ә нәрсәгә инде беркайчан да риза булмавыгызны аңларсыз.

Өченче адым: эчке үзгәрешләргә игътибар итәргә

Аерылышудан соң үзеңне яңарту теләге табигый. Яңа прическа, гардеробны алыштыру, матурлану – болар кәефне күтәрә ала. Ләкин иң мөһим үзгәрешләр көзгедә күренми. Хәзер үзегез белән яңадан танышу өчен яхшы вакыт. Күптән хыялланган шөгыльгә кире кайтырга, яңа кешеләр белән танышырга, аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинсез. Аерылышудан соң иң мөһим сорау «ул мине нигә ташлады?» түгел, бәлки «мин нәрсә телим?» булырга мөмкин. Үзең белән эчкерсез сөйләшергә өйрәнү киләчәктәге мөнәсәбәтләр өчен дә мөһим. 

Дүртенче адым: яңадан бәяләү

Аерылышу – үткәннәргә яңача карау өчен дә мөмкинлек. Уйлап карагыз: сез мөнәсәбәтләрдә үзегезне бик еш корбан итмәдегезме? Партнерыгызга ошар өчен аңа артык күп юл куймадыгызмы? Бу сорауларга җавап эзләү җиңел түгел. Әмма нәкъ менә хәзер үзегез өчен мөһим булган чикләрне билгеләргә, нәрсәгә риза булуыгызны, ә нәрсәне инде кабул итмәвегезне аңларга вакыт. Яңадан бәяләү шәхси мөнәсәбәтләргә генә кагылмый. Дуслыкка, туганнар белән аралашуга, хәтта тормыш рәвешегезгә карашыгыз да үзгәрергә мөмкин. Кайчак югалту безгә иң мөһим нәрсәне – үзебезне яңадан табарга ярдәм итә.

Бишенче адым: кызыксынуларыгызны кире кайтару

Мөнәсәбәтләрнең соңгы чорында үзегез турында онытып җибәргән булырга мөмкинсез. Якыннарыгыз белән сирәгрәк аралашкансыздыр, яраткан шөгыльләрегезгә вакыт калмагандыр. Бөтен игътибар мөнәсәбәтләрне саклап калуга, проблемаларны хәл итүгә, икенче кешенең кәефен аңларга тырышуга киткәндер. Хәзер игътибарны яңадан үзегезгә юнәлтергә вакыт. Китап укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәяхәткә чыгыгыз, элек яраткан шөгылегезгә кире кайтыгыз. Дусларыгыз белән очрашыгыз. Күптән күрешмәгән кешеләргә шалтыратыгыз. Сезне тормыш белән бәйләп торган кечкенә генә нәрсәләрне дә яңадан барлап чыгыгыз. Аерылышудан соң тормышны яңадан кору зур үзгәрешләрдән башланмый. Ул үзеңә яңадан әйләнеп кайтудан башлана.

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар