Логотип
Белмәсәң бел

Ә сез хатын-кызларның нидән курыкканын беләсезме?

Хатын-кызлар үз-үзләренә ышанган, куркусыз, дисезме? Юк шул! Алардагы куркаклык шаккатмалы!

Бу хакта беркемгә дә сөйләмиләр генә! Кичерешләрен бик оста яшерә беләләр! Күрсәтергә яраганнарын гына тышка чыгаралар. Чын куркулар эчтә бик тирәндә саклана.
Әйдәгез, нинди куркулары барыннан сез дә бераз хәбәрдар булыгыз.

1 нче курку: Мин элеккечә матур түгел!
Ирләр пләшләнүдән курыккан кебек, хатын-кызлар матурлыклары кимүдән котлары оча. Һәр җыерчык – трагедия, һәр артык килограмм – катастрофа, беренче күренгән чал чәч – депрессия өчен сәбәп. Алар косметика, кремнар, процедуралар өчен акча жәлләми, сәгатьләр буе көзге каршында бөтерелә, кимчелекләрен эзлиләр.

2 нче курку: Ирем миннән яхшыракны тапмагае!
Шуңа ире белән эшләгән хатын-кызларны тикшерәләр, иренең реакциясен анализлыйлар, салкынаю чаткыларын эзлиләр. Ирнең телефонын да тикшерергә онытмыйлар, соцчелтәрләрен өйрәнәләр, теләсә кайсы сөйкемле коллегасында потенциаль көндәш күрәләр. Бу курку хатын-кызны һәрвакыт үзен карап йөрергә, ирләр игътибарын яуларга этәрә.

3 нче курку: Начар әни була күрмим!
Балам чирләшкә, булдыксыз булып үсмәсен дип борчылалар. Туктаусыз балалар турында китаплар җыялар, башка әниләрнең балалары белән ничек тотканын күзәтәләр, һәр хата өчен үзләрен ашыйлар. «Бәлки, күп ашатамдыр?», «Бәлки, еш әрлимдер баламны?», «Ул нормаль булып үсә микән?» Иртә-кич һаман шул уйлар. Баласы авырып китсә, үзен гаепләп елый: җылы киендермәгәнмен, рәтләп ашатмаганмын, дип өзгәләнә. Бу курку стресска китерә. Хатын-кыз һәр адымыннан куркып тора.

4 нче курку: Картайгач япа-ялгыз калсам нишләрмен?! 
Үзен буш фатирда япа-ялгыз итеп күз алдына китерә дә, тәмам чиргә сабыша. «Балаларым әллә кая еракка китсә?», «Ирем алданрак үлсә?», «Янымда беркем калмаса?» ише шөбһәле уйлар хафага сала.

5 нче курку: Бала табарга соңга калам!
Хатын-кызларның биологик сәгате яшь барган саен үзен ныграк сиздерә. 30 яшьтән соң килгән һәр ел шомландыра. «Өлгермәсәм?», «Инде соңга калган булсам?», «Таба алмасам?» кебек уйлар котын алып тора. Паника башлана.

6 нчы курку: Контрольне югалту
Хатын-кыз бөтенесен үз күчәрендә әйләндермәкче, барысын күз уңында тотмакчы – гаиләне, эшне, балаларны, ирне. Алда ни буласын белмәсә, дөнья ул теләгәнчә бармаса, йокысы кача, ашаудан кала. «Ирен эштән җибәрсәләр...», «Ә миндә яман чир булса...», «Балалар юньсез юлга кереп китсә...» Мондый уйлардан бөтен нәрсәгә тоталь контроль башлана. Өйдәгеләрнең һәр адымын энә күзеннән үткәрә. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса истерика башлана. 

7 нче курку: Башкалардан начаррак күренү
Хатын-кызлар ярышка чыккан кебек: туктаусыз үзләрен бүтәннәр белән чагыштыра. Һәм бу чагыштыруда җиңелүдән куркалар. Башкаларның ирләре яхшырак, акчалырак, тормышлары шәбрәк тоела. «Аның ире хатынына чәчәкләр бүләк итә, минеке – юк!», «Кеше баласы «биш»кә укый, минекеләр көчкә «өч»кә өлгерә», «Күрше хатыны карьера ясый, мин өйдә утырам», – дип, үзен дус хатыннары белән чагыштырып, тәмам чыгырдан чыга. Барысы да рәхәт яши, аларга гел җае чыгып тора дип уйлый. Башкаларның социаль челтәрләрдәге фотоларын күреп, мин бәхетсез дип төшенкелеккә бирелә. Аларның иң шәп мизгелләрне генә куйганын исәпкә дә алмый. 

Ни өчен хатын-кызлар куркуларын яшерә?
 Чөнки көчсез булып күренәселәре килми! Бу куркулар «Булган хатын-кыз» битлеге астында хафалы кеше яшеренүен күрсәтә.
Хатын-кызлар карап торышка гына үз-үзләренә ышанган булып күренә. «Уңышлы хатын-кыз» битлеге астында әллә никадәр шик, шөбһә, икеләнү, куркулар. Алар картаюдан, ялгыз калудан, уңышсызлыкка очраудан, өметләре акланмаудан курка. Тыштан бик көчле күренеп тә, эчендә әллә никадәр курку яшеренгән булырга мөмкин. Хатын-кыздан «железная леди» булуын таләп итмәгез! Кайчак йомшак, көчсез дә күренсен. Ул аны кешелеклерәк итеп ача.

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар