Логотип
Белмәсәң бел

Ә сез чыршы бизәдегезме әле?

Шәһәр урамнарына, кибетләргә таралган бәйрәм рухы безгә дә акрынлап иярә. Кемдер чыршы бизәргәме-юкмы дип уйлап өлгергәнче, икенче берәүләр күптән инде матур тартмалардагы шар-уенчыкларны, гирляндаларны, төрле ялтыравыкларны чыгарды. Ә чыршы бизәү – ул бәйрәмгә әзерләнү генә түгел бит, хәтта бизәгән кешенең психологик портретын билгеләүче тест та булырга мөмкин.

Мисал өчен, перфекционистлар бәйрәм чыршысын линейка белән үлчәп диярлек киендерәләр, агач идеаль булырга тиеш, һәм һәр детальнең үз урыны. Бу сыйфатлар бик җаваплы, төгәл кешеләргә хас. 

– Ә үзенә игътибар җәлеп итәргә яраткан, башкалардан аерылып торырга ияләнгән кешенең чыршысы да күбрәк ялтырап, балкып торган хаоска күмелә. 

– Тарих белән кызыксынучан, традицияләрне яраткан кеше күп еллар сакланган, балачакны хәтерләткән уенчыклар, ретро стиль куллана. Андый кеше чыршыны бары 30 яки 31 декабрьдә генә бизәргә дә мөмкин.

– Кышны яратучылар, табигый һәм классик стильне үз итүчеләр, гадәттә, алтын, яки көмеш төсенә өстенлек бирәләр. 

– Прагматиклар, гомумән, зур чыршы куймыйлар, аның урынына чыршы формасын хәтерләткән берәр заманча сувенир гына да кулланырга мөмкиннәр. 

– Бу алым иҗат кешеләренә дә хас, алар чыршыны йә үзләре ясаган уенчыклар белән бизиләр, йә чыршы куеп та тормыйлар. Мисал өчен, аның урынына китаплар киштәсен, һич югы залда утырган фикусларын бизәп куярга мөмкиннәр. 

– Минимализм, чисталык һәм тәртип яратучылар да чыршыга артык әйбер элмәсләр яки бөтенләй бизәмичә калдырырлар. 

– Зәвыклы яңалык кертүдән ләззәт алучы, кызыксынучан, эзләнүчән кешеләрне «гедонист» дип тә атыйлар. Алар чыршы урынына гадәти булмаган, абстракт формада ясалган агач та кулланырга мөмкин, бонсай агачын асылташлар белән дә бизи алалар. Иң мөһиме – сөенергә, сокланырга сәбәп булсын, канәгатьлек хисе уятсын. 

Ә сез чыршы бизәдегезме әле? Нинди стильдә? Үзегезгә туры килгән психологик портретны таптыгызмы? Юк икән, язып җибәрегез, сез нинди кеше һәм бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?

Яңа елга чыршы бизәүнең алты ысулына да игътибар итегез. Сезгә кайсы стиль якынрак?

1. Традицион стильдә кызыл, алтын, ак төсләрдәге шарлар, төрле сыннар, йолдызчыклар, тасмалар кулланыла. Җылы ак яки сары утлы лампочкалар бәйрәмчә җылы атмосфера тудыра.

2. Кышкы әкият стилен сайласагыз,беренче планга ачык һәм куе зәңгәр, көмеш, ак төсләргә урын бирегез. Үтә күренмәле шарлар, боз сөңгеләрен хәтерләткән бизәкләр, кар бөртекләре, йолдызчыклар кулланыгыз. Зәңгәрсу яки салкын ак утлы лампочкалар, көмеш төсендәге ялтыравык гирляндалар чыршыга зәвыклы һәм әкияти төсмер бирә. 

3. Эко-стиль – ул табигый һәм авылча күренеш, яшеллек, коңгырт төсләр, нарат күркәләре, агачтан ясалган уенчыклар, балан, миләш җимешләрен хәтерләткән муенсалар, җимеш тәлгәшләре, әфлисун кебек натураль бизәкләр ярдәмендә туа. Чыршыга ак мамык яки ясалма кар кушып, җылы ак утлы лампочкалар элсәгез, бик табигый булачак.

4. Модерн стиле, башкача әйткәндә минимализм һәм заманча стиль сайлаганда бер яки ике генә төскә өстенлек бирелә. Шарлар, бизәкләр аз һәм сыйфатлы булырга тиеш.

5. Чыршыгыз гламур булсын дисәгез, алтын, көмеш, бакыр яки куе кызыл, зәңгәр кебек кучкыл матур төсләрдән торган зур шарлар, каурыйлар, бизәкле тасмалар, ялтыравыклы муенсалар  һәм төрле текстура сайлагыз. Алар кәефне дә күтәрә, бәйрәмчә төсмер дә бирә. Яктыртуга аерым игътибар бирегез, күбрәк ак утлы лампочкалар кулланыгыз.

6. Балачак бәйрәмен салават күперенең барлык төсләре, балалар үзләре ясаган уенчыклар, кул эшләре, яраткан мультфильм персонажларының сыннары, конфетлар, печенье, төрле шарлар һәм төсле гирлянда әкияти эффект тудырачак. Иң мөһиме чыршыны балалар белән бергә бизәргә, фантазиягә ирек бирергә кирәк.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар