Кайчак бер ялгыш сүз дә җитә: якын кешең әйтүгә ул турыдан-туры күңелгә тия, һәм син инде үзеңне тыя алмыйсың. Йөрәк ешрак тибә, битләр кызара, куллар йодрыкка йомарлана... Шул мизгелдә каршы әйтелгән сүзләрнең кайберләренә соңрак бик үкенергә туры килә.
Ә менә шундый чакта үзеңә нибары 90 секунд вакыт биреп карасаң?
«90 секунд кагыйдәсе» дип аталган бу алымны нейробиолог Джилл Болти Тейлор популярлаштырган. Аның аңлатуынча, безне көчле эмоциягә китергән хәл организмда тиз арада физиологик реакция уята. Бу реакциянең иң көчле дулкыны басылганчы, үз-үзеңә туктап алырга мөмкинлек бирү мөһим. Ә аннан соң инде без нәрсә эшләргә: ачуга бирелергәме, әллә тыныч кына җавап бирергәме – үзебез сайлый алабыз.
Күз алдына китерик: ирең, балаң яки якын дустың синең өчен мөһим булган берәр нәрсәне ваткан. Яки син көне буе көткән ярдәмне күрсәтмәгән. Беренче реакция шунда ук туа:
«Син моны ничек эшли алдың?!»
«Сиңа бернәрсә дә тапшырып булмый!»
«Син минем хакта бөтенләй уйламыйсың!»
Әйтәсе килгән бу сүзләрнең барысы да башта дөрес кебек тоела. Әмма аларның күбесе проблеманы хәл итми – киресенчә, яңа конфликт тудыра. Шуңа күрә үзеңнең ачуың күтәрелә башлаганын сизү белән эчтән генә: «Тукта. Миңа 90 секунд кирәк», – дип әйтеп кара. Һәм шул вакыт эчендә җавап бирмә. Бу җиңел түгел. Ләкин нәкъ менә шушы кыска пауза бик күп нәрсәне үзгәртергә мөмкин.

90 секунд эчендә ачуыңны «басарга» тырышу да кирәкми. Аны юкка чыгарырга да омтылма. Киресенчә, үзеңдәге физик үзгәрешләргә игътибар ит:
«Йөзем кызарды».
«Йөрәгем нык тибә».
«Йодрыгым йомарланды».
«Тамагым кибеп китте».
«Эчемдә ниндидер киеренкелек бар».
Шушы рәвешле үзеңнең хисеңне күзәтү сине конфликт эчендә «кайнап утырудан» бераз читкә чыгара. Син инде ачулы кеше генә түгел, ә үз ачуын күзәтүче кешегә әйләнәсең.
Джилл Болти Тейлор да көчле эмоция вакытында игътибарны тәндәге үзгәрешләргә, дөресрәге, аларны ничек сизүеңә юнәлтергә тәкъдим итә. Ул физиологик реакциянең үзеннән-үзе басылуын көтәргә һәм шул арада аны яңадан-яңадан уйлар белән «кабызмаска» кирәклеген ассызыклый.
Моны «90 секундтан соң ачуың бөтенләй юкка чыга» дип аңларга кирәкми. Әгәр бик нык рәнҗеткәннәр икән, син һаман да үпкәләвеңне дәвам итәргә мөмкинсең. Әмма шушы вакыт эчендә иң көчле физик киеренкелек, гадәттә, кими башлый.
Ә иң мөһиме – син инде автоматик рәвештә җавап бирмисең. Мәсәлән, башта: «Син һәрвакыт шулай эшлисең!» – дип кычкырасы килгән булса, берничә мизгелдән соң: «Бу сүзләрең миңа бик авыр тоелды. Ачуым бик чыкты... Әйдә, тынычлангач сөйләшик», – дип әйтә аласың.
Аермасы зур.
Беренче очракта син кешенең үзенә һөҗүм итәсең. Икенчесендә исә үз хисең турында сөйлисең.
Гаиләдәге бәхәсләрнең иң авыр ягы – без бер-беребезнең «авырткан урыннарын» беләбез. Без әнинең нәрсәгә үпкәлисен беләбез. Иребезнең кайсы сүзне авыр кабул итәсен беләбез. Баланың нәрсәдән оялганын беләбез. Шуңа күрә ачу килгәндә иң каты сүзне сайлау бик җиңел.
Әмма 90 секундлык пауза безгә кешене аның хатасыннан аерырга ярдәм итә.
Әйтик, улың яраткан чынаягыңны ватты. Беренче реакция: «Син бернәрсәне дә саклап тота белмисең!» Ә бераз тынып торгач: «Чынаякны бик кызганам, ул миңа кадерле иде. Шуңа ачуым чыкты. Әйдә, пыяла кисәкләрен җыештырыйк, беркем дә җәрәхәтләнмәсен», – дип әйтә аласың.
Син ачуыңны яшермәдең. Рәнҗүеңне дә әйттең. Әмма якын кешеңне дә кимсетмәдең. Иң мөһиме – соңыннан үкенергә мөмкин булган сүзләрне әйтмәдең.

Бик нык кызып киткән вакытта хәтта берничә секунд та мәңгелек кебек тоела. Шуңа күрә бу алымны башта тыныч чакта кулланып карарга мөмкин. Мәсәлән, кибеттә чират озак тора. Синнән алдагы машина бик әкрен бара. Күршең гадәттәгедән катырак музыка тыңлый.
Ачу килгәнен сиздеңме? Тукта. 90 секунд сабыр ит.
Шул вакытта тирәнрәк сулыш ал. Аяк бармакларыңны бер кыс, бер җибәр. Тәнең нәрсә сизә – игътибарыңны шуңа юнәлт. Иң мөһиме – күңелеңдәге бәхәсне дәвам итмә:
«Ничек инде ул шулай эшли ала?!»
«Мин аңа хәзер барысын да әйтәм!»
«Күрмәгәнен күрсәтәм хәзер!»
Мондый уйлар эмоцияне яңадан «кабызырга» мөмкин. Тейлор идеясенең асылы да шунда: беренчел эмоциональ реакция басылганнан соң, аны кабат-кабат шул ук уйлар белән көчәйтмәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк