Бала көлүе – дөньяның иң саф авазларының берседер ул. Әле генә йөреп киткән сабыйларның аяк тавышлары, йокы аралаш пышылдап әйтелгән серләр, әни кулын эзләгән нәни учлар – тормышның үзе кебек кадерле мизгелләр... Балаларны яклау көне – сабыйларны гына түгел, күңелебездәге мәрхәмәтлелекне, мәхәббәтне, могҗизага ышану көчен саклау көне дә. Һәр бала назга төренеп, курыкмыйча хыялланып, үз өендә пар канатлы, бәхетле булып үссен иде.
Балаларыбызның күзләрендәге очкын сүрелмәсен, күңелләре яраланмасын. Аларга матур балачак, тыныч күк йөзе, җылы кочаклар насыйп булсын. Бала бәхете – ананың догасында, әтинең терәгендә, гаиләнең җылысында. Шул җылылыкны югалтмыйк.
Россиядә Халыкара балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә. 2026 елда бу дата дүшәмбегә туры килде.
Бәйрәмнең рәсми исеме – Халыкара балаларны яклау көне булса да, аны бер үк көнне дөньяның барлык илләрендә дә бәйрәм итмиләр. 1 июнь Балаларны яклау көне буларак нигездә элекке яки хәзерге коммунистик илләрдә – Вьетнамда, Эстониядә, Болгариядә, Латвиядә, Әрмәнстанда, Кытайда билгеләп үтелә.
Балаларны яклау көненә охшаш бәйрәм өчен тагын бер киң таралган дата – 20 ноябрь. Бу көнне Франциядә, Германиядә, Италиядә, Һиндстанда һәм башка илләрдә БМО инициативасы белән Бөтендөнья бала көне (World Children’s Day) үткәрелә.
1 июнь һәм 20 ноябрьдән тыш та кайбер илләрдә балаларга багышланган милли бәйрәмнәр бар. Әйтик, Мексикада Бала көне (Dia del Niño) 30 апрельдә үткәрелә. Япониядә 3 мартта Хинамацури – кызлар бәйрәме, ә 5 майда Кодомоно хи – малайларның традицион бәйрәме билгеләп үтелә.
Хәзерге Халыкара балаларны яклау көнен хәтерләткән балаларга багышланган беренче бәйрәмне 1857 елда Челси шәһәрендә Америка пасторы Чарльз Леонард уйлап тапкан. Июньнең икенче якшәмбесендә ул балаларга багышланган махсус гыйбадәт үткәргән. Бу көнне Леонард башта «Роза көне» дип атаган, соңрак ул «Чәчәкле якшәмбе»гә, ә аннары «Балаларны яклау көне»нә әверелгән.
Балаларны яклау проблемасына игътибарны Беренче бөтендөнья сугышы да көчәйтеп җибәрә. Сугыш тәмамланганнан соң, 1918 елда дистәләрчә мең бала хәерчелек чигендә кала. 1919 елда ачлык һәм ярлылык белән көрәштә ярдәм иткән британлы Эглантайн Джебб сеңлесе Дороти Бакстон белән бергә Лондонда махсус фонд оештыра. Нәкъ менә Джеббка балалар хокукларын яклау буенча дөньядагы беренче декларацияне булдыру идеясе килгән дип исәпләнә.
Бу идеяне тормышка ашыру өчен берничә ел кирәк була. 1924 елда Милләтләр Лигасы Бала хокуклары турында Женева декларациясен кабул итә. Анда биш төп пункт урын ала:
1. Балага нормаль үсеш өчен матди һәм рухи шартлар тудырылырга тиеш.
2. Ач бала тукландырылырга тиеш; үсештән артта калган балага ярдәм күрсәтелергә тиеш; ятим һәм караучысыз калган балалар яклау һәм ярдәм алырга хокуклы.
3. Авыр вакытларда ярдәм иң беренче чиратта балага күрсәтелергә тиеш.
4. Баланың тормышта үз көнен үзе күрә алырлык шартлар тудырылырга тиеш һәм моның өчен аны төрле эксплуатациядән яклау мөһим.
5. Баланы җәмгыятькә файда китерерлек шәхес итеп тәрбияләргә кирәк.
1925 елда Женевада балалар иминлеге буенча Бөтендөнья конференциясе үткәрелә. Аннан соң кайбер илләр Балаларны яклау көнен гамәлгә кертә. Әмма конференциядә төгәл дата тәкъдим ителмәгәнлектән, һәр дәүләт бәйрәм көнен үзе сайлый. Россиядә киң таралган 1 июнь датасы прокоммунистик оешма – Халыкара демократик хатын-кызлар федерациясе (МДФЖ) инициативасы белән барлыкка килә. 1950 елдан башлап, аның тәкъдиме буенча 1 июнь Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә башлый. Бу традиция бүгенгә кадәр күп кенә коммунистик һәм посткоммунистик илләрдә сакланып калган.
Балаларны яклау көненең икенче киң таралган датасы 1959 елда пәйда була. Шул елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Бала хокуклары турында үз декларациясен кабул итә. Ул Милләтләр лигасы тарафыннан кабул ителгән Женева декларациясе нигезендә төзелә. Яңа документка өстәмә пунктлар кертелә һәм аларның саны унга җитә. Мәсәлән, анда балаларның хокуклары барлык балаларга да – тире төсе, җенесе, теле яки диненә карамастан бертигез кагылырга тиешлеге әйтелә. Шулай ук балаларның тулы һәм гармонияле үсеше өчен мәхәббәт һәм аңлау кирәклеге, һәр баланың бушлай һәм мәҗбүри башлангыч белем алырга хокуклы булуы да ассызыклана.
Милләтләр лигасы тарафыннан кабул ителгән Бала хокуклары турында Женева декларациясе һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары декларациясе 1989 елда кабул ителгән Бала хокуклары турында конвенция өчен нигез булып хезмәт итә. Бу документ кеше хокуклары буенча тарихтагы иң тиз һәм иң киң ратификацияләнгән халыкара килешү санала. Конвенция дә 20 ноябрь көнне кабул ителә.
Балаларны яклау көне 1 июньдә бәйрәм ителәме яки 20 ноябрьдәме – ул бары тик күңел ачу көне генә булып калмый, ә үсеп килүче буынга карата көч куллану, эксплуатация һәм дискриминация проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү көне дә булып тора.
Бүген шулай ук Бөтендөнья ата-аналар көне дә – ата-аналарның бала тәрбияләүдәге зур ролен һәм хезмәтен хөрмәтләүгә багышланган Халыкара бәйрәм монысы. 2012 елдан башлап ул ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.
Дөньяның барлык почмакларындагы ата-аналар, расасына, диненә, мәдәниятенә һәм милләтенә карамастан, үз балаларының төп тәрбиячеләре һәм остазлары булып тора. Алар балаларын бәхетле, тулы канлы һәм нәтиҗәле тормышка әзерли. Ата-аналар – гаиләнең үзәге, җәмгыятьнең һәм милләтнең нигезе. Балаларның сәламәтлеге, укудагы, спорттагы һәм тормыштагы уңышлары нәкъ менә ата-аналарга бәйле.
Шул уңайдан барлык гаиләләргә, киләчәгебезнең якты өмете булып үсеп килгән балаларга да, аларны тәрбияләүгә бөтен көчен, гомерен сарыф иткән әти-әниләренә дә саулык, иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк