Хатын-кызның кайсы ягы ир-атны биздерә?
Хатын-кыз теләсә кайсы ир-атны үзенә карата ала, диләр. Янына килеп бер сүз катуы җитә – көчле затта шундук кызыксыну туа. Ә менә акыллы чын ир-атка кармак салу алай ук җиңел түгел! Аларның үз карашы, үз талымы. Хатын-кыз үзен күз төшәрлек дип санаса да, ир-егет ни өчен аны урап уза?
1. Тышкы кыяфәттәге үзгәрешләр. Иреннәр зурайтып кабартылган, ясалма керфекләр беркетелгән, биткә тонна косметика сыланган... Акыллы ир-ат җүләр түгел, барысын да аңлый, күрә. Чын йөзе түгел бит! Бите генә түгел, үзе дә маскада дип уйлап куя. Ә бу хатын-кыз аралаша башлауга ук алдаша – тышкы кыяфәте белән алдый.
2. Ачык кием. Монда да шул ук хәл. Әйе, гадәттә ул ир-атны җәлеп итә. Бу хатын-кыз тарафыннан танышырга, аралашып китәргә чакыру булып аңлашыла. Сизмиме инде шуны акыллы ир-ат?! Шуңа андый кызларны читләтеп уза. Әдәп-әхлак кысалары тәртипле ир-атта башкача күзаллана.
3. Киемдәге эшлекле стиль. Акыллы ир-ат ачык киемле кызларны яратмый, дип, хатын-кыз эшлекле стильгә туктала. Әмма, кызганыч, болай да ярап булмый икән! Гадәти, үзен ничек бар шулай тота торган кызлар ошый аңа. Эшлекле стильдә киенеп йөргән хатын-кыз иң элек карьерага омтыла. Андыйлар үзара мөнәсәбәтләрдә бәхетле була ала микән – анысы инде икеле. Акыллы ир-ат анысын да мыегына чорнап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк