Иң элек орлык суганын бер атна буена җылы җиргә таратып салып (20-25 градус), яхшылап киптерергә кирәк.
Ә сез беләсезме:
Суган чебене кишер исен өнәми икән. Әгәр дә кишер белән суганны бер тутәлгә утыртсаң, ике куянны бергә тотарга була. Кишер исенә суган чебене килми, суган исенә – кишер чебене.
Суган чебененнән котылуның тагын бер ысулы – аш серкәсе салынган шешәләр. Кечкенә шешәләргә 3-4 аш кашыгы су салып шуңа 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе өстибез. Инде бу шешәләрне суган түтәлләренә тезеп чыгарга кирәк. Аш серкәсенең исен әвернә канатлы борчалар да яратмый икән.
Тагын бер ысул – суган түтәленә керосинлы су бөркү. 8 литрлы бер чиләк суга 1 аш кашыгы керосин кушалар. Шушы суны туфракка сеңәрлек итеп сибәләр. Моны май ахырларында ук башкарырга кирәк.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк