Логотип
Бакча

Портулак утыртыгыз

Безнең якта бу үләнне бакчаларында чәчеп үстерүчеләр сирәк. Югыйсә матур да, тәмле дә, файдалы да үсемлек үзе. Аның сусыл яшел яфракларын салатларга кушалар, яшел аш пешерәләр, аштәмләткеч сыйфатында кулланалар. Портулакның дәва үзлекләре дә бик күп. Бакчагызның кечкенә генә бер почмагын кызганмагыз әле быел шуңа.

Безнең якта бу үләнне бакчаларында чәчеп үстерүчеләр сирәк. Югыйсә матур да, тәмле дә, файдалы да үсемлек үзе. Аның сусыл яшел яфракларын салатларга кушалар, яшел аш пешерәләр, аштәмләткеч сыйфатында кулланалар. Портулакның дәва үзлекләре дә бик күп. Бакчагызның кечкенә генә бер почмагын кызганмагыз әле быел шуңа.

Ничек үстерергә

Портулак – җылы як үсемлеге, кырауларга чыдамсыз, шуңа да безнең җирлектә аны җәй башында туфрак катламы 10-12 градуска җылынгач кына чәчәләр. Тизрәк авыз итим дисәң, уҗымын иртә язда (март ахыры, апрель башы) өйдә чәчеп үстерә торырга мөмкин.

Түтәлгә чәчкәндә рәт араларын 40-50 см итеп калдыралар, рәттәге үсемлек аралары 10-15 см булсын. Кояшлы урында, комсыл, көпшәк туфракны ярата. Узган ел кыяр, помидор, бәрәңге үскән урыннарда уңышны мул бирә. Орлыклар бер атна дигәндә тишелеп чыга.

Тәрбия

Вакытында чүбен утап, су сибеп, сирәкләп тору кирәк. Ачык туфракка күчереп утырткан үсемлекләр дә тиз арада тамыр бикләп, тернәкләнеп китүчән. Түтәлгә утыртканда уҗымнарның биеклеге 5 см яки ун яфраклы булырга тиеш. Утыртканнан соң бер атна чамасы туфракның кибүенә юл куймаска кирәк, соңыннан корылыкны ул кадәр авыр кичермәячәк, үзенә кирәк дымны үзе дә саклый ала. Портулак җиргә ятып үсә, түтәлдәге буш урыннарны хәзер келәм кебек каплап ала. Чәчәк аткан чорында да бик матур була.

Уңышны кайчан җыярга

Сортына карап, бер утыртканнан өч тапкыр уңыш җыеп алырга мөмкин. Кайбер сортлар инде тишелеп чыкканнан соң 15-20 көннән үк өзәргә әзер. Портулакны сабагыннан кисеп кенә җыялар, сабак төбеннән ул кабат яшь үсентеләр чыгара.

Портулак салаты

Үсемлекне сабагы-яфрагы белән бергә тоз салынган кайнар суда тиз генә пешереп алалар да, тишекле чүмечкә салып суын саркыталар. Аннары ваклап турыйсы. Суганны – ярымбоҗралап турарга, сарымсакны вакларга. Барысын бергә зуррак савытка салып, тәменчә тоз, куе катык яисә майонез (балсыз йогурт та ярый) салып болгатасы. 250 г портулакка 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 4 аш кашыгы катык кирәк.

Портулак ашы

Портулак яфрагын, кузаклы фасольне, башлы суганны ваклап турарга һәм алдан ук кайнатып куйган ит шулпасына салырга. Тәменчә тоз, чак кына шикәр комы салырга. Аш пешеп чыккач кына вак итеп туралган укроп салырга. Ашка катык катып ашасаң бик тәмле була.

Портулаклы тәбә

Үсемлекне яфрагы-сабагы белән 5 минут чамасы кайнар суда пешереп алырга. Аннары суын сөзеп, вак итеп турарга, үсемлек мае салынган табага бушатып, өстеннән йомырка сытарга, тәменчә тоз сибәргә. 150 г портулакка 2 йомырка кирәк.

 

 

Портулакның шифасы

Ачылыгы югары булган гастрит

1 аш кашыгы кипкән портулакка 1 стакан су салып, 15 минут сүрән утта төнәтәсе. Аннары сөзеп, көнгә өч тапкыр ач карынга 3 аш кашыгы эчәсе.

Бавыр һәм бөер чиреннән

1 аш кашыгы кипкән үлән, чирек чәй кашыгы портулак орлыгына 1 стакан су коеп, 15 минут сүрән ут өстендә төнәтәбез. Аннары утны сүндереп, 1 сәгать томалап торабыз. Көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәсе.

Шикәр диабеты

2 аш кашыгы кипкән үләнгә стакан ярым кайнар су коеп, 1-1,5 сәгать томалап тотабыз. Аннары сөзеп, диабетның җиңел формасы булганда 1-2 аш кашыгы, авыррак формасы булганда 3-4 аш кашыгы көнгә 2-3 тапкыр кабып куярга.

Тимрәү (лишай)

1 аш кашыгы коры үләнне 1 стакан кйанар суда 1 сәгать төнәтеп, тимрәүле урыннарга ябарга.

Хатын-кыз чирләреннән

Яшел яфрак һәм сабакларны ботка хәленә килгәнче изәргә. 4 аш кашыгы боткага 1 тавык йомыркасының агын салып тугларга. 2 атна дәвамында көненә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга.

Геморрой

2 аш кашыгы яңа сыгылган портулак сутына 2 аш кашыгы кайнаган җылымса су кушып, көнгә ике тапкыр клизма куярга. Дәва курсы ике атналык.

Баштагы кавык

Бер уч яңа өзгән үләнгә яки 2-3 аш кашыгы кипкәненә 1 литр кайнар су коеп, сәгать ярым төнәтергә. Чәчне юганнан соң шушы төнәтмәне баш тиресенә һәм чәчнең бөтен буена сыларга. Кабат чиста су белән чайкарга кирәкми.

фото: http://xcook.info/product/portylak.html

 

Теги: Бакча Портулак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар