«Мыек» төртәбез

Бакча җиләге утыртырга вакыт дип әйтмәкче идем, аптырамагыз. Бу эшне сентябрь урталарына кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Август аенда ук утыртып калдырсаң, җиләк үсентеләре кышка кадәр тамыр бикләп, чәчәк бөресе формалаштырып калдыра. Димәк, киләсе язда ук җиләк белән сыйлана аласыз.
Бакча җиләгенә дигән түтәлләрне алдан-алы казып куялар. Аны бик җентекләп чүп үләне тамырларыннан арындырырга кирәк. Черемәсен дә мулдан кертәләр. Ник дисәгез, җиләккә бу түтәлдә әле тагын дүрт ел «яшисе».
Аны утырту ысуллары күп. Шулай да урыныгыз җитәрлек булса, бер рәтле ысул куллану җайлырак. Рәттәге үсемлекләр арасын 20-30 см чамасы калдыралар. Тагын да ераграк утыртсагыз була. Ә рәтләр арасы киң булсын – 70-80 см чамасы. Ник болай киң кирәк дип аптырамагыз. Шушы түтәл җиләк өчен дүрт ел буе туклану урыны да, яңа үсентеләр үстерү урыны да. Бер рәтле итеп утыртканда, җиләкне утавы да, төбен йомшартуы да, тукландыруы да җайлырак.
Үсемлекләрне утыртканда игътибарлы булыгыз: уртадагы үсү бөресе туфрак белән күмелеп калмасын. Мин үзем болай итм: бәләкәй көрәк (савок) белән чокырлар казыйм. Аңа бик мул итеп су сибәм, беп уч көл салам. Үсентене шушы чокырга җайлап утраштырып, як-ягян туфрак белән күмәм дә, үсентене бераз гына тартып, өскәрәк күтәрәм. Аннары түтәлне чабылшаг печән белән күмеп куям. Пычкы чүбе, салам белән күмсәң дә була. Болай мүлчәләү туфракның дымын саклый, үсентеләргә тамыр бикләве кулай була, кояш та пешерми.
Кара көзгә кергәч, үсентеләрне мул итеп пычкы чүбенә күмеп калдырырга кирәк. Кайсыбер елны кар тиз генә ятмый, җиләкләребез өшемәсен, дим.
Утырту өчен нинди «мыек» сайларга:
* ул «әнисенә» иң якын урнашканы булсын;
* үсентенең өч зур яфрагы булсын;
* уртадагы үсү бөресе нык булсын;
* тамыры 6 см чамасы булсын.
Бакча җиләген «мыектан» гына түгел, орлыктан да үстереп була. Дөрес, орлык әзерләү өчен инде быел соң, киләсе елны көтсәк кенә. Түтәлегездә иң беренче булып өлгергән җиләкләр арасыннан иң эресен, матурын сайлап, тәрәзә төбенә кертеп куегыз. Җиләк тәмам йомшаргач, орлыкларны чүпләп алып, яхшылап киптерәләр һәм кәгазьгә төреп саклыйлар. Җиләк орлыгы озак тишелә, шуңа күрә февральдә үк чәчәргә кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.