Лаванда дигән сүзне ишетүгә күз алдына Франциянең офыкларга кадәр сузылган шәмәхә басулары килеп баса. Борынга лаванданың хуш исе килеп бәрелгәндәй була. Әгәр сез дә үз бакчагызда кечкенә генә бер Прованс почмагы булдырырга телисез икән, бу язма сезнең өчен.
Лаванданың туган җире дип Урта диңгез буен саныйлар. Лаванданы иң күп үстерүче ил Франция дип уйлаучылар ялгыша. Аны иң күп үстерүче ил – Болгария. Италия һәм Австралиядә дә шәмәхә басуларны күп очратырга мөмкин. Кыргый шартларда ул Канар утрауларында, Африка һәм Һиндстанда да үсә.
Лаванданы кешелек инде 2 500 елдан артыграк куллана. Парфюмерия сәнәгатен, гомумән, аннан башка гына күз алдына китереп булмый. Медицина, косметология һәм кулинария өлкәсендә дә киң кулланылышта ул.
Лавандадагы эфир майлары кешене тынычландыра. Лаванданың бу үзлеге борын-борыннан билгеле. Әле хәзер дә йокыны яхшыртыр өчен ятар алдыннан лаванда мае тамызылган ваннада юынып чыгарга киңәш итәләр. Мондый ванналар кечкенә балаларга да уңай тәэсир итә.
Лаванданың антибактериаль үзлеге дә билгеле. Ул бактерияләрне һәм тәндәге гөмбәчекләрне юкка чыгара.
Лаванда чәчәге төнәтмәсе ашкайнатуны яхшырта. Аны күңел болганганнан, эчкә газлар җыелганнан эчәләр.
Җәен тәнне бөҗәкләр тешләп кызартса, шул урынга лаванда мае тидерергә кирәк. Ул тынычландыра, тән тиресенең ялкынсынуын баса.
Лаванда маен элеккеге кешеләр педикулезны дәвалаганда кулланган. Лаванда мае чәчтә яши торган бетләрне үтерә.
Агулы еланнар тешләсә дә, лаванда маеның шифасын күргәннәр.
Кипкән лаванда чәчәкләрен бер кечкенә янчыкка тутырып шкафка элсәң, киемнәргә көя күбәләге килми. Чиста керләр арасына лаванда чәчәге салсаң, алардан хуш ис килеп тора.
Шушы шифалы лаванданы хәзер үзебездә дә үстерүчеләр күп. Әлбәттә, җылы як үсемлеге булгач, ул шактый нәзберек үсемлек. Үстерергә теләсәң, кайбер серләрен белергә кирәк.
Лаванданың төрләре күп. Шуларның барысын шартлы рәвештә ике төркемгә: тар яфраклысына һәм киң яфраклысына аералар. Аларны әле икенче төрле француз лавандасы һәм инглиз лавандасы да диләр.
Киң яфраклысы – французныкы. Ул бик тә нәзберек. Аның исе бераз нәфисрәк, җиңелрәк. Ул биек булып үсә, буе бер метрга җитәргә мөмкин. Лаванданың бу төре бездә үсми, кышын өшеп чыга.
Тар яфраклы лаванда күпкә талымсызрак. Бездә аның менә шушы төрен генә үстерәләр. Ул тәбәнәк кенә булып үсә, артык җәелми. Исе шулай ук тәмле һәм күпкә куәтлерәк.
«Горная лаванда» дип җырланса да, лаванда өчен тауларда түгел, иркен далада үсү табигыйрәк. Ул – дала үсемлеге.
Табигатьтә ул комсыл коры туфракта һәм кояшлы урында үсә. Корылыкка чыдаса да, артык дымны кичерми, тамырлары чери башлый. Кышны өшеми чыккан лаванда куагы язгы дымнан үләргә мөмкин. Шуңа күрә урын сайлаганда моңа игътибарлы булыгыз.
Лаванда үстерергә теләсәгез, аның өчен бакчагыздагы иң кояшлы урынны сайлагыз. Ул язын-көзен су тонып ята торган дымлы урын булмасын. Грунт сулары якын булса, лаванда утырта торган түтәлне бераз күтәренке итеп ясарга кирәк.
Лаванданы орлыктан үстерергә ниятләсәгез, сабырлы булыгыз. Эфир майларына бай орлыклар тиз генә тишелми һәм алар стратификация узарга тиеш.
Стратификация – орлыкларның дымлы салкын җирдә озак ятып бүртүе. Өй шартларында стратификацияләү өчен суыткычны файдаланалар.
Орлыкларны юеш мамык дискка төреп, коры пакетка тыгалар һәм бер айга суыткычка урнаштыралар. Мамык кипмәсен дип, гел карап торалар.
Стратификацияне тиз генә, бер төн эчендә дә уздырырга була. Моның өчен орлык төрелгән дымлы мамыкны бер төнгә туңдыргычка куялар.
Стратификация орлыкларның тишелешен яхшырта.
Орлыкларны уятуның һәм йогышсызландыруның тагын бер яхшы ысулы – аларны 3 процентлы водород перекисенә салып тору. Водород перекисе орлыкның тышчасын йомшарта. Озак тотарга кирәкми, 30 минут җитә. Перекисьтән алган орлыкларны чәчәр алдыннан бераз кипшертергә кирәк булачак.
Лаванда орлыклары бик вак, туфракка тигез төшү-төшмәве күренми. Шуның өчен аларны кар өстенә чәчүе җайлырак. Орлык чәчәсе савытка (ул бик сай булмасын!) башта тиешенчә туфрак салып тигезлиләр. Аның өстенә тигез итеп кар салалар. Менә шушы кар өстенә орлыкларны чәчәргә була. Ак кар өстендә кайсы урынга күпме орлык төшкәне яхшы күренә. Куерак төшеп китсә, чыра очы белән икенче урынга күчереп куясың. Орлыклар өстенә тагын бер кат кар түшәргә мөмкин. Бу туфракны дым белән сугарачак.
Орлыклар тишелеп чыкканчы, туфрак гел дымлы булырга тиеш. Дым очып бетмәсен өчен савыт өстен полиэтилен элпә белән каплап торырга кирәк.
Лаванданың орлыклары бары яктыда гына тишелеп чыга. Шунлыктан, орлыклар чәчелгән савытны якты һәм җылы урында тотыгыз.
Беренче шытымнар күренү белән төпләренә чиста ком сибеп чыгыгыз. Лаванда туфракның тыгызлануын күтәрә алмый, ул көпшәк булып калырга тиеш.
Лаванда үсентеләренә температура 18 градус җылы булса әйбәт.
Помидор үсентеләре кебек үк, лаванданы да «черная ножка» чиреннән сакларга туры килә. Гөмбәчек авыруларын кисәтү өчен аларны әледән-әле «Фитоспорин» эремәсе белән эшкәртегез.
Тишелеп чыгып берәр ай үскәннән соң, лаванданы тирәнрәк савытка күчереп утыртырга кирәк булачак. Ә бакчага аны кыраулар беткәч, июнь урталарында гына утыртабыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк