Күпчелек бакчачылар чөгендерне казып алырга ашыкмый. Бераз үссен әле, иртәрәктер, диләр. Икенче яктан, чөгендерне казып алуны соңга калдыруның начар ягы да бар. Көз яңгырлы килсә, чөгендернең сабак төбеннән черек авыруы керә, андый тамыразык кыш сакланмый. Чөгендерне инде алырга кирәген кайдан белергәме? Ул моны үзе әйтә, дүрт билгесенә генә игътибар итегез.
Күпчелек бакчачылар чөгендерне казып алырга ашыкмый. Бераз үссен әле, иртәрәктер, диләр. Икенче яктан, чөгендерне казып алуны соңга калдыруның начар ягы да бар. Көз яңгырлы килсә, чөгендернең сабак төбеннән черек авыруы керә, андый тамыразык кыш сакланмый.
Чөгендерне инде алырга кирәген кайдан белергәме? Ул моны үзе әйтә, дүрт билгесенә генә игътибар итегез.
Беренче ориентир – сортның өлгерү срогы турындагы мәгълүмат. Ул орлык кабында язылган була. Мәсәлән, уртача өлгерешле сортлар чәчкәннән соң 85-90 көндә өлгерә. Утырткан көнегезне якынча гына булса да хәтерләсәгез, шуннан да санап чыгара аласыз.
Кайсы сортны утыртканыгызны хәтерләмәсәгез, тышкы билгеләренә карагыз. Аскы яфраклары саргаеп, җиргә ятса, вегетация чоры инде тәмамланган, ә менә тамыразыклар зурая башлаган чор. Тагын 2-3 атнадан чөгендерне алырга кирәк.
Бер-ике чөгендерне казып карагыз. Өске якта соры-коңгырт төстәге урыннар булса, ул инде өлгереп җиткән дигән сүз.
Чөгендернең зурлыгына карап та казып алырга вакыт икәнен чамалап була. Әгәр дә ул үз сортына хас зурлыкка җиткән икән, башка үсми инде. Ә менә артык дымнан ярыла башларга бик мөмкин.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк