Бакчалар кардан арынды, инде эшкә тотынырга вакыт. «Бакча җиләген яз көне ничек карарга?» – дип сорыйлар. Бүгенге сәхифәбез шул хакта булыр.
Бакчалар кардан арынды, инде эшкә тотынырга вакыт. «Бакча җиләген яз көне ничек карарга?» – дип сорыйлар. Бүгенге сәхифәбез шул хакта булыр.
Бер үк вакытта авырулардан профилактика да, тукландыру да булган бер рецепт тәкъдим итәбез.
10 литр суга 3 г марганцовка, 0,5 чәй кашыгы бор кислотасы, 1 аш кашыгы мовевина, 0,5 стакан утын көле кушып, барысын бергә яхшылап болгатабыз һәм һәр төпкә берәр литр күләмендә сибеп чыгабыз.
Ә аңынчы, җиләкнең барлык иске яфракларын кайчы белән кисеп, тырмалап алабыз. Рәт араларын җиңелчә генә йомшартабыз.
Ә җиләкне кайчан утыртырга?
Җиләкне күбесенчә яз көне утырталар. Аның билгеле бер көне юк, туфракның 10 градуска кадәр җылынганын көтәргә кирәк. Җылынганмы, юкмы икәнен белер өчен, 10-15 см чокыр казып, туфракка кул аркасын куеп торабыз. Җир салкынча, ләкин кул туңарлык булырга тиеш түгел. Кул туңса, җир әле җылынып җитмәгән була.
Җиләкне утыртканда 10-15 см чокыр казып, бер уч черемә һәм утын көле салабыз һәм шуны туфрак белән бутыйбыз. Җиләк түтәленә чи тирес кертергә ярамый.
Җиләкнең уртасында үзәк бөресе бар, утырткан вакытта ул туфрак белән күмелеп калырга тиеш түгел.
Алга таба тәрбияләгәндә дә бу бөре гел ачык булырга тиеш, җиләк төбенә өйгәнне яратмый. Ашламаларны да тирәли генә сибеп чыгалар.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк