Кеше китә, җыры кала. Ни үкенеч, иртәрәк китеп барды ул. Шагыйрә, әдибә, егермеләп китап тәрҗемә иткән тәрҗемәче, китап нәшрияты мөхәррире Фирая – дустыбыз, кадерле, җанга якын, якты шәхес – гаҗәеп якты, ихлас, саф-садә күңелле кеше иде. «Без бит җиргә якты, җылы, ямь өстәргә яратылган» аның тормыш девизы иде.