Логотип
Күңелеңә җыйма

Сара ханым 

Туган-тумача, тирә-күрше генәме, бөтен авыл үз итеп, яратып Сара ханым дия иде аны. Ханым диярдәй хөрмәтле хатыннар җитәрлек – авыл советы рәисе Мәгърифә апа, укытучылар бар. Әмма аны – гади авыл апасын гына «ханым» дип зурлыйлар! Гаҗәп кебек. Сер ачкычы әллә ни ерак та яшерелмәгән.

Туган-тумача, тирә-күрше генәме, бөтен авыл үз итеп, яратып Сара ханым дия иде аны. Ханым диярдәй хөрмәтле хатыннар җитәрлек – авыл советы рәисе Мәгърифә апа, укытучылар бар. Әмма аны – гади авыл апасын гына «ханым» дип зурлыйлар! Гаҗәп кебек. Сер ачкычы әллә ни ерак та яшерелмәгән.

Җыр-моңга мөкиббән идек без. Казан радиосыннан һәр якшәмбене яңгырый торган ял концертларын көтеп алабыз, гаилә белән җыелып җыр тыңларга үлеп яратабыз. Җәен булсын, көзен – ял көне дию юк, иртә таңнан торабыз да, Рәзилә сеңел белән икәүләп, ике тазда кер уарга тотынабыз. Аннан идән-сәкене ышкып юып чыгарабыз. Ике көянтә керне тау астындагы Газзә чишмәсенә алып төшеп, улак тулып аккан салкын суда кат-кат чайкыйбыз. Керләрне бауга элеп керүгә... Өй май булган, шундый рәхәт, җылы, кояш нуры тулган. Мичтә бәлеш, йә бәрәңге тәкәсе яки шәңгә пешә. Баш әйләнерлек тәмле ис таралган – әнкәй табаларны мичтән чыгара. Табынга могҗизаи ямь өстәп радиодан җыр агыла. Сара апа Садыйкова белән әңгәмә дә яңгыраса... Алып баручы сүз саен: «Сара ханым» дип композиторга мөрәҗәгать итә. Безгә шул җитә кала: әнкәйнең дә исеме Сара бит, димәк... Бала-чаганың җиңел кулыннан «Сара ханым» исеме гомерлеккә ябышып калдымы аңа бу исем, бүтәннәр әйттеме, белмим, әмма беркем гаҗәпләнмәде. Нәсел тамырлары ханнарга барып тоташса да гаҗәп түгел. Ипле, итагатьле, зирәк, акыллы, кешеләргә фәкать яхшылык тели торган изге күңелле Ана иде ул. Тумыштан ук затлы-нәзакәтле, зәвыклы булып яратылган сөйкемле зат, тавышы йомшак-ягымлы, җыр кебек – үзе моңлы, назлы, сөйләгән һәр сүзе мәгънәле. «Һаваларда очкан кошлар кебек» – иң яраткан җыры иде. «Ярсый-ярсый канат кагынып, туган җирем, кайттым мин талпынып, якыннарым, сезне сагынып». Йосыф-Зөләйха кыйссасын, Сак-Сок бәетен, мөнәҗәтләр укуын тын да алмый тыңлыйбыз. Мин Тукай, Такташ, Әнгам Атнабаев шигырьләрен яттан укыйм. Дөрес, андый ямьле, рәхәт кичләр сирәк бәхет, әнкәй гомере буе саулыкка туймады. Рәхимсез сугыш изгән-имгәткән ачы язмышлы миллионнарның берсе иде бит ул да.

Ул михнәтле елларны искә алу да авыр. Ир-егетләр фронтта кан койды, бала-чага, картлар, хатын-кызлар тылда көнне-төнгә ялгап авыр хезмәттә изелде. Җиткән кызларны окоп казырга, торф чыгарырга, шахталарда күмер ватарга кудылар. Габдулла кызы Сараны да Канаш якларына окоп казырга «вербовать» итәләр. Зәмһәрир суыкта юка өс-баштан, туң җирне ломнар белән вата-вата, ачлы-туклы эшли татар кызлары. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен! Адым саен ачы сынау сагалый, итеген урлата, чабата-оек теткәләнеп, бияләйләр тишелеп-ертылып бетә. Тиф якадан алгач, тәвәккәлләп юлга кузгала. Качып кайтканмы, моңардан барыбер рәт чыкмас, дип китәргә рөхсәт биргәнме берәрсе, әнкәй күңелсез тәэссоратлар белән бүлешүне сөйми иде. Туган апа сөйләгәннәрдән генә күзаллый алам. Чит җирдә ятып калу куркыткандыр, ни булса шул дип, бер тиен акчасыз, ризыксыз, чирле килеш юлга кузгала. Идел бозын ничек  кичкән дә, янә өч йөз чакрым юл узарлык көч каян иңгән – коры сөяк – шәүлә булып кайтып егыла. Язмыш йөртәдер адәм баласын. Раббыбыз рөхсәтеннән башка агачтан яфрак та өзелеп төшмәс, дип гоманлавыбыз хактыр.
 
Ревматизм буыннарны ялый, йөрәкне ашый, диләр. Ревматизм идеме бу, артритмы, без белә-белгәннән бирле чир белән көрәште. Кул-аяк бармаклары кәкрәеп каткан иде. Берничә ел рәттән Барҗы-Ятчә шифаханәсендә ләм белән дәваланды. «Тагын ике-өч җәй грязолечение алсагыз, аякка басарсыз, апа», дип юатуларына куануы! Әмма икенче язда да, өченчесендә дә бара алмады әнкәй санаторийга. Йөрәге начар, андый дәваны күтәрерлек түгел, диделәр.     

Сызланса да сер бирми, сырхауларга бирешми, дөнья гамен кайгыртып яшәрлек көч каян иңгәндер: йөзе һәрчак ачык-елмаюлы булды. Киңәш сорап, хәл-әхвәл белешергә килүчеләр бусагага тузан кундырмый. Кем керсә дә яктырып, көлемсерәп сөйләшә, күңел күтәрерлек ягымлы сүз таба. Кешенең хәл-халәтен нечкә тоемлый, тыңлый белә, берәүне дә гаепләми, гайбәтләрдән ерак. Бүтәннәр сөйләгәнне дә өнәми: «Адәм – фәрештә, әрекмән кәбестә булмас», дип кенә куя. Зирәк акыллы, чит-ятларга да хәерхаһлы, тормышны, кешеләрне өзелеп ярата торган олы йөрәкле чын Кеше иде шул Сара ханым.

 «Бүген дә таң атканын күрдем, кояшны каршыладым, мең шөкер, рәхмәтле мин Ходама!» дип, һәр иртәне сөенеп каршылый. Гомер итү – кыр кичү түгел. Сугыш тапаган, имгәткән ир белән хатынга бигрәк тә... Әткәй кулын куеп (үзе шулай дия торган иде) кайткан, песи төчкереге кадәр пенсиясенә тормыш алып барырлык түгел,: көтү дә көтте, идарәдә төнге каравылчы, йомыш-юлга йөгерүче дә булды, мал да асрады, биш балалы гаиләне ачка үтермәс өчен көн-төн чапты. Әнкәйнең хезмәт фронтында имгәнүен искә-санга алучы, пенсия хакында авыз ачучы да юк. Берсендә, идарә утырышы барганда кемнедер җәһәт кенә чакырып китерергә кирәк була. Әткәй – көтүдә, балалар – укуда, йомышчы әнкәй Югары башка менеп төшкәнче байтак гомер уза. Җитмәсә, чакырткан кеше килми: әллә өйдә булмый, өллә качып кала. Рәис (ул чакта перси диләр) – чит авылдан килгән адәм, йомышчы, ягъни әнкәйне, озак йөрисең дип, нык кына оялтмакчы була. Шулчак фронтовик, туры сүзле идарә әгъзасы тупас сүзләрен аның үзенә каршы юнәлтә: «Чамалап, энем, әгәр каһәр төшкән сугыш чыкмаса, син утырган йомшак урындыкта, ә бәлки югарырак та менә бу тыйнак, синнән күпкә акыллырак апаң утырган булыр иде. Перси генә түгел, министр булырга лаек иде ул!» – ди дә торып чыгып китә. 

Министр ук булмаса да, горурлыгы, олылыгы, тугрылыгы, зирәклеге белән йорт тотучы, учак җылысын сүндерми саклаучы иде әнкәй. Әтәгез, балалар дип, куаныч, якты нур өләшеп яшәде. Биш бала тудырды – бер йодрык! Күкрәк сөтен имезеп үстерде. Атага хөрмәт, кадер дигәнне үз мисалы белән әнкәй булдырды. Ул кайтмыйча табынга утыру юк, казанда ни генә пешсә дә, үлән ашымы, налог түлисе сарыкның баш-аягы, үпкә-бавырымы – чүмеч тутырып башта аңа бүлә: әтәгезгә, ул сау булса, без яшәрбез! «Ватан – ата, бер тамырдан, атаны хөрмәт итмәгән ватанның эше хөрти». Әнкәй мәкальләр, тапкыр сүзләр, табышмаклар белән сөйләргә хирыс. «Җир астыннан юллар булмас, ешрак кайтыгыз!» – дип озата безне дә. Күз күгәртеп көтә, ә без... көттерәбез. Эш кешеләре, янәсе. 

«Шыңгырдаган агач озак яши», – дия торган иде әткәй. Чынга ашмады өмете. Картаерга, энҗе кебек тезелгән тешләре какшарга да өлгермәгән килеш, февраль бураннары алып китте аны. Кап-кара толымында көмеш җепләр күренгәли генә башлаган иде. «Син әткәңә охшагансың, нәсел шундый, яшьли агара», – дип юата иде минем иртә чаларган чәчемә ымлап.

«Ипигә туйгач бит... Тамак туярлык ризык булгач кына китеп барды...» – дип үпкәләгән сыман, чарасызлыктан аптырап утырганын хәтерлим әле әткәйнең. Әнкәйдән калып, тол ир булып ялгыз башы унбиш ел яшәде. Сагынып әнкәйне искә төшермәгән берәр көне булдымы икән? Үкенүләр гомер буе җанны бимазалар. Әнкәләренең җитмеш, туксан, хәтта йөз яшен бәйрәм итә алган бәхетлеләр бар бит дөньяда, дип уйлыйм да көрсенәм. Тик без түгел... Үзе үлгәч архивтан соратып алган таныклыкка карасаң, әнкәйгә быел унынчы августта йөз дә бер яшь туласы булган. Иркәләнеп, әнигә сыенып, үзеңне бала итеп тоеп озаграк яшәү бәхете тәтемәде. Ходай җыяр ризыгын аз, гомерен кыска итеп яраткан. Ул юк, күптән юк инде. Ни үкенеч, өзелеп яратуыбызны белдерергә дә өлгермәдек. Тау башындагы мәңгелек йортын зиярәт итәргә кайткач, шөкер, әти-әни йөзенә кызыллык китермәдек моңарчы дип юангандай буласың да... 

«Кодрәте зур һәрчак аналарның», ди шагыйрь. «Әни! Мине күптән җиңгән булыр иде каршы җилләр, каты яралар, / Син тормасаң әгәр калкан булып, хәвеф белән минем арада». Әнкәйләргә багышланган һәр сүз йөрәккә үтеп керә...  

Һәркемнең әнкәсе берәү генә, ул – бердәнбер. Ун-унике яшьтәме син, утыз-кырыктамы, ихлас күңелдән сине яратучы, «балам» дип эндәшүче, сагынып көтүче бердәнберең – Әниең исән чакта син әле бала. Әмма моның олы бәхет икәнен аңлар өчен вакыт кирәк. Әниләр безгә һәрчак нәрсәдер тиеш кебек: тәмле ашатырга, матур киендерергә, иркәләп, назлап йомшак урында йоклатырга, хата-кимчелегеңне, хәтта гаебеңне дә берсүзсез кичерергә! Ялгышларны төзәтергә әзер хәерхаһлы киңәшчең барында моның олы куаныч икәнен дә, аналарның фидакарьлеген дә бәяләп өлгермисең. Әниләрен иртә югалтканнар, иртәме-соңмы, һәммәбез аңлый моны. Тик соң булуы үкенечле.

Истәлекләр... 

Берзаман бәләкәй Миләүшә «Сара ханым» дигәнне ишеткән дә, әйтә белмәгәнме, теле ятып җитмәгәнме: «Дәү әнием – Сарафаным» дип эндәшкән. Шуннан китте, уенын-чынын бергә кушып без дә: «Сара ханым – Сарафаным» дип шаяртып сөйли башладык. Үпкәләми, хәер, кемгә дә булса үпкәләү-рәнҗү дигәнне белми дә иде бугай ул. Хәтер калу, күңел кителүләр, бәлки бик ерак та йөрмәгәндер, әмма ямьсезләнеп усаллану холкына хас түгел. Хөсетлек, вак хисләрдән өстен иде ул. Төче сүз, ялагайлык та калебенә ятмас, килешмәс тә иде. Телендә дә, күңелендә дә рухыңны баетырлык дөрес сүзләр генә булыр иде. 

 ...Тамыр-үсентесен кем, кайчан биргәндер, нәзберек хризантемаларны үз итә иде әнкәй. Чын күңелдән гашыйк иде ул аларга. «Әрем тәме килә», – дия иде! Тәме түгел, бәлки, исе дигәндер. Балачак хәтере «тәме» дип истә калдырган.

Алтындай сары чәчәк ата торган хризантемалары ул елны көздән үк, иртә сулды. Бүтән елларны кырауларга бирешми балкып утыра иде, ни килешмәде, дип аптыраштык. Белмәдек, әнкәйнең соңгы кышы булган бу. «Корыган гөл тәрәзә төбен ямьсезләп тора», дип, Венера гөл чүлмәген базга төшереп куйган. 

Әнкәйнең кырыгына кайткач, рухына багышлап Коръән укытып аш уздыргач, бераз тынычлангач, киленебез баздан гөл чүлмәкләре алып менде. Туфрагына җылы су сипте. Чүлмәкләре таза, гөл утыртырга ярар...

«Эш-мәшәкать белән атна-ун көн узды. Карасам, әсәренеп киттем, әнкәй гөле исән икән бит», – дип сөйләде Венера.

...Көннәр язга авышып, түр тәрәзәгә шифалы нур көлтәләре сирпелүгә әнкәйнең яраннары да чәчкәгә бөреләнә иде. Күңелгә яшерен шатлык, әйтеп биреп булмый торган сөенеч тула: чәчәкле-гөлле яз җитүгә шулай куана җан.

Кем җиләкле җәйләрне сагынып яши, ә мин озын кыштан соң яраннарның  бөреләре бүртә башлаган чагын яратарак төшәм. Талымсыз, ашлау-сугарудан да битәр яратуга мохтаҗ сыман алар. Талыккан җылымса су белән чамалап кына сугарсаң, агы, алы, куе кызыл, алсу-шәмәхә, ахак, мәрҗән төсендәгеләре иртә яздан башлап озын көзләрдә дә шау чәчкәдә утыра. Нигәдер татар гөле булып тоела ул миңа, сокланып караганны сизә. Ә гөлсез өй ятим сыман. Табиблар йокы бүлмәсендә яран үстерүне хуплый, яфрагы тынычландыру, микробларны юк итү сәләтенә ия матдә, эфир майлары бүлеп чыгара дип исәпли, имеш.

 Авылдан килгән гөл тамырыннан үрчегән яшь үсентеләр чәчкәгә бөреләнә. Газиз әнкәмне һәрдаим искә төшереп бит алар да. Ни аяныч, тормышны, кешеләрне үлеп ярата торган нечкә күңелле әнкәйнең гомер йомгагы иртәрәк сүтелде. Шунысы гаҗәп, бу дөньяда сагыш белән шатлык янәшә йөри. Ходаның хикмәте, оныгым – Хәйдәрнең дә туган көне унынчы августта. Аңа ун яшь! Бәхете, тәүфыйгы белән үссен дип телибез.

Сагынганда кайтып керергә туган нигез исән. Энем Чаллыда, фатирларында кыш чыгуга, ашкынып гаиләсе белән җәйгә авылга кайта. Йорт-җирне карап, тәртиптә тоталар. Өлгер-җитез, уңган киленебез эшсез утыруны белми. Тәртип, чисталык сөя. Бакчадагы җиләк, чия-карлыганнар гынамы, тиз өлгерә, мул уңыш бирә торган кыяр, помидор, борыч та аның кул җылысын тоеп, иртә яздан кара көзгәчә күкрәп үсә, җимешләре мул була. Миһербанлы, туганлыклы якыннарың булганга шөкер итәсең. Юаныч бу. Мәрхүмнәр рухына Коръән багышлатып, аш уздырырга ниятләүләренә җир-күк сөенү ләззәте тагын! Туганнар җыелып, бәхетле балачак узган йорттан күңелләргә нур алып килү яшәешнең кадерле мизгелләре ич. Тормыш дәвам итә. Рәхмәт дими, ни дисең! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар