Шомырт чәчкәсе һәм туңдырма

Бу язда да, тагын бу язда да

Шомырт чәчәкләре иснәдем,

Чәчәк алып килде кем бу дисәм,

Син икәнсең, тормыш, исәнме!

Саҗидә Сөләйманованың яшәүгә дан җырлаган күп әсәрләрен яттан беләм. Хәер, мин генәме – «Күп тә түгел, гомер, аз да түгел, / Бер икәнсең, – тормыш, исәнме!» – дип бик күпләр кабатлый торгандыр. Газраил якадан алгач та, тагын бер язга, тагын бер көнгә, әле якты дөньяда яшәячәк тагын бер сәгатькә сөенеп шигырь яза алу сәләте кемгә генә бирелгән икән?! Зур талантка ия, көчле рухлы, тормышка, яшәүгә мәхәббәте чиксез Тукай кебек, Саҗидә Сөләйманова кебек чын шагыйрьләр генә булдыра аладыр моны. Шомырт һәр яз чәчкә ата, Казанда шаулап-гөрләп шигырь бәйрәмнәре үтә. Халкыбыз пәйгамбәргә тиң шагыйрен яд итә. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге даулап күпме каләм әһеле бәйгегә чыга торган ай – апрель дә узды инде, чәчәкле-гөлле май да үтеп китте. Һәр яз саен күңелемдә Саҗидә апа рухы калка. Ни үкенеч, ике ел рәттән Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителеп тә, бу исемгә лаек булып та, насыйп булмады аңа бу бәхет. Терсәкләре тимердәй нык әдипләребез аны этеп-төртеп алгарак узарга читенсенмәде. Яман чир белән көрәшеп арыган-хәлсезләнгәндер, әмма көчендә иде ул. Ничәмә операция кичерде, иҗат итүдән туктамады. Язмыш сынавына бирешми торган көчле рухлы әдибә – «Гөлбадран» повестtн язды.

Бүләкләрсез китте. Хәер, чиксез мәңгелектә кемнең нинди дан-дәрәҗәгә ирешүе мөһимме? Ә иҗат кала. «Азат хатын» – «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы булуын дәрәҗә саный, моның белән горурлана иде ул. Дуслары – «Азат хатын» кызлары – Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Әлифә апалар хастаханәдә төннәр буе баш очында утырды. Безнеке иде ул! Дөрес, мин анда эшләми идем әле. Ә Саҗидә апа белән танышлыгым, якынлыгым күптәнге.

Бишенче сыйныфта укыганда язылган беренче хикәям «Ялкын»да басылып чыкты. Шуннан китте: атна саен Әгерҗе район газетасына шигырь, хикәя язып салам. Ходайның рәхмәтле бәндәсе Лена Гайнанова (соңрак Гаяз Исхакый мирасын барлау, дөньяга чыгаруга гаять зур хезмәт куйган танылган галимә) язмаларымны туплап Язучылар Берлегенә җибәрә. Ә көннәрдән бер көнне мине, тугызынчыда укый торган кызны, яшь язучылар семинарына чакырып хат килә. Укытучыларымның Казанга озатулары ул үзе бер хикәят. Болары калып торсын.

Кунакханәдә мине Энҗе Мөэминова янына урнаштырдылар. Әлмәтлеләр – Саҗидә апа, Әдип абый Маликов мине үз балалары кебек күреп, җитәкләп кенә йөрттеләр. Опера һәм балет театрында караган спектакльдә дә урыным алар янәшәсендә иде. Каушавым белән нинди әсәр караган истән чыккан. Тәнәфестә безне чәй эчәргә чакырдылар. Урынымнан кузгалырга базмый утырып калган идем, Әдип абый туңдырма һәм шоколад тотып килгән. Рәхмәт әйтергә дә онытып, гомер күрмәгән бу байлыкны әле уң, әле сул кулымда әйләндерәм. Ә чытырдавык кәгазь кыштырдый! «Аша тизрәк!» – ди Саҗидә апа. Оялып утыра торгач, туңдырмам эреп аккан. Саҗидә апаның аксыл костюмының итәгендә таплар күреп тынсыз-өнсез калдым. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем. Саҗидә апа-бәгырь битәрләп ник бер сүз әйтсен! Еларга җитешеп утыруымны күрде дә: «Югач, бетә, борчылма», – дип мине юатырга тотынды...

Аннан соң инде күпме сулар акты, кабатланмас талантка ия шагыйрә, ипле, сабыр, кешелекле Саҗидә апабыз күптән юк инде. Бик тә юксынам мин аны.

P. S. «Эскимо» яратам, күрсәм, сатып аласым килә. Теге чактагы хәл-халәт искә төшә дә Саҗидә апаның моңсу зәңгәр күзләрен күргәндәй тетрәнеп китәм.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5672
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2662
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4326
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2168
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1930
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек