Логотип
Арабыздан беребез

Зилә Вәлиева: «Клеопатраны уйнар идем»

Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә ВӘЛИЕВАның моннан 23 ел элек Эльмира Закированың кыска сорауларына биргән кайбер кыска җаваплары укучыларыбызга бүген дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

1. Туган җирегез.
Уфа шәһәре.

2. Белемегез.
Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым.

3. Әти-әниегез кем?
Әтием чуен коючы иде. Әнием заводта приборлар җыйды.

4. Сездәге уңай сыйфатлар.
Мөрәҗәгать иткән һәр кешене тыңларга, аңларга, ярдәм итәргә тырышу.

5. «Кычкырып» торган җитешсезлегегез.
Ни кызганыч, алдагы сорауга җавапларны кабатларга туры килә.

6. Иң соңгы уңышсызлыгыгыз.
Эшләгән чакта алар көн саен була, уңышсызлык турында рәхәтләнеп сөйләр  дип өметләнмәгез. Ялгышларны вакытында төзәтергә кирәк.

7. Сез хыялланган эш.
Хәрби очучы буласым килгән иде.

8. Сез хөрмәт иткән сәясәтче.
Минтимер Шәймиев (ихластыр!).

9. Сезгә аеруча кызыклы тоелган тарихи шәхесләр.
Сөембикә ханбикә, Франклин, Рузвельт, Шарль де Голль (аның улы белән сөйләшкәнем бар).

10. Белмәгән эшегез – ул нәрсә?
Скрипкада уйный белмим, трактор-машина йөрткәнем юк... Белмәгән эшләр артык күп.

11. Сезнеңчә, журналистика нинди булырга тиеш?
Өлгер, гадел, акыллы.

12. Сезне чыгырдан чыгарган халәт.
Ялган.
13. Кайсы фильмны кат-кат карый аласыз?
«Белорусский вокзал», «Мужчина и женщина», «Мусульманин».

14. Яраткан әйтемегез.
Хәрәкәттә – бәрәкәт.

15. Театрда кемне уйнар идегез?
Клеопатраны.

16. Истә калган туган көн бүләге.
22 яшем тулганда, ул заманда дефицит булган Арсений Тарковский җыентыгы.

17. Сез нинди әни һәм дәү әни?
Бу турыда улым Динистан, оныкларымнан сорагыз.

18. Хәзер дә авырлыклар тудыручы мәктәп предметы.
Мин яхшы укыдым. Шулай да физика авыррак бирелә иде, радиоалгыч җыя алмый идем.

19. Яраткан шәһәрегез.
Казан.

20. Казанда Сез яраткан урын.
Үзәктәге иске урамнар. Кремль.

21. Ничек ял итәсез?
Кеше булмаган җирдә калырга тырышам. Өй җыештырам, кер үтүклим, кайвакыт бассейнда йөзәм.

22. Кайсы спорт төре  – Сезнеке?
Теннис.

23. Сөйләшкәндә, гадәттә, нинди сүзләр кыстыргалыйсыз?
Кыстыргаламыйм. Сүз җитмәсә, бер мизгелгә туктап калам.

24. Дөньяга карашыгызны формалаштыруда йогынты ясаган кеше.
Кемнәрдән генә эшкә өйрәнмәдем! Алар күп. Барысының да йогынтысы зур булды.

Фото: Анна Арахамия


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар