Логотип
Арабыздан беребез

«Күңелебез, йөрәгебез белән тырыштык...»

Быел Ләбибә Ихсанованың тууына – 100, Венера Ихсанованың тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. «Без икебез дә гомеребезне кеше җанын тәрбияләүгә багышладык...» Ничекләр дөрес әйткән бу сүзләрне Ләбибә апа! Ләбибә Ихсанова кебек бөтен иҗатын балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Китапларының тиражы миллионга якын аның! Ә Венера Ихсанова – журналист, публицист, 28 ел баш мөхәррир булып тора, шуның унбер елын – безнең «Азат хатын»да. Ә хәзер истәлекләргә күчик.

«Без икебез дә гомеребезне кеше җанын тәрбияләүгә багышладык...» Ничекләр дөрес әйткән бу сүзләрне Ләбибә апа! Аның «Робинзоннар лагеренда», «Космонавтлар урамы», «Җир астында җиде көн», «Авылдашлар», «Наил һәм Фаил» повестьларын гына искә төшерегез! Ләбибә Ихсанова кебек бөтен иҗатын балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Китапларының тиражы миллионга якын! Ул – ТАССРның һәм СССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, А. Алиш исемендәге бүләк иясе. Ә Венера Ихсанова – журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 28 ел баш мөхәррир булып тора, шуның унбер елын – безнең «Азат хатын»да. Алар – бертуганнар: Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында, Түбән Шөн авылында туып-үскәннәр. Татар әдәбияты, татар матбугаты тарихында тирән эз калдырган ике зур шәхес. Аларның ун ел аерма белән нәкъ икесе бер көнне – 23 августта дөньяга килүләрендә дә ниндидер бер хикмәт бар кебек. Быел Ләбибә Ихсанованың тууына – 100, Венера Ихсанованың тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. «Күңелебез, йөрәгебез белән тырыштык. Балалар – әхлаклы, тәрбияле, ил тотрыклы булсын дип тырыштык», – дип язган үзләре хакында Ләбибә апа. Аларның тырышлыклары җилгә чәчелмәсен иде...
Ә хәзер истәлекләргә күчик.

Язучы Ләбибә Ихсанова... 
Ә минем өчен гап-гади әни иде ул! Хәер, юк, без бит өчебез дә аның язучы икәнен үзебезне белә башлаганнан бирле аңлый идек. Әни диюгә, хәтеремдә балачагымдагы бер күренеш җанлана. Мин иртән мәктәпкә җыенам. Ә әни инде әллә кайчан торган – язып утыра. Ул инде үз дөньясында… Аның һәрвакыт язган геройлары, әсәрләре эчендә яшәве безгә сер түгел иде. Мәктәптән кайтып кергәндә әни инде язып арыган – ятып тора: тирә-юне исә язылган кәгазь битләре белән тулган...

Энеләрем Әнвәр белән Әнәскә һәм миңа ике зур язучы гаиләсендә үсәргә насыйп булды. Әтиебез шагыйрь Шәрәф Мөдәррис белән әни сугыштан соң таныша. Әнинең Казан дәүләт университетының география факультетында укып йөргән чагы була бу. (Шулкадәр кызыксынучан кеше укыр-га тагын кая керсен инде?!) Әмма инде аңа язучы куәсе дә салынган була. Татар бүлегендә белем алучы кызлар белән бер бүлмәдә торуы да үз ролен уйнагандыр: университетның әдәби түгәрәгенә йөри башлый ул. Шигырьләр яза. 

Алар әти белән бер-берсен бик яраталар иде. Хәтта безгә – балаларга да сизелә иде ул! Әти сугыш кичкән, фронтта авыр яралар алган: бик еш башы авырта, кан басымы күтәрелә иде. Берсендә барыбыз бергә бакчабызга барабыз шулай. Яз көне бу. Безнең бакча башында җәен кечкенә генә булып агып яткан елгабыз шактый киңәйгән. Халык, аны үтеп чыгар өчен, такталардан тар гына басма салган. Мин дә, малайлар да тиз генә йөгердек тә чыктык басмадан. Ә әти, булмый, башым әйләнә, ди. Әни шунда аяк киемен салды да, боз кебек салкын суга кереп, әтине кулыннан тотып, теге тар басмадан җитәкләп диярлек чыгарды...

Әни дигәч, иң элек аның тәмле ризыклары искә төшә. Аш-суга бик оста иде ул! Камыр ризыклары – бәлеше, өчпочмаклары шундый уңа иде. Кишердән дә менә дигән торт ясый белә иде әни. Безнең өй кунаклар белән һәрвакыт туп-тулы булды! Монысы да балачакның онытылмас хатирәсе... Әмәт тавы бистәсендә әти үзе йорт җиткезеп керә. (Кулы эш белә иде аның! Без ул ясаган агач бишекләрдә үстек. Өебездә ул чакта ук түшәмгә кадәр җиткән шкаф-купе бар иде. Һәм ул әти җыйган китаплар белән тулы иде. Соңыннан әни аларны өчебезгә бүлде.) Кысан фатирга караганда, безнең өйдә җыелу язучыларга рәхәтрәк булгандыр, күрәсең. Әниемнең тәмле ризыклары да тартып китергәндер. Атилла Расих, Зәки Нури, Сибгат Хәким, Абдулла Әхмәт, Фатих Хөсни... Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиевлар – әниемнәрнең гаилә дуслары. Бергә җыелалар, сөйләшәләр, кызып-кызып бәхәсләшәләр... Аккош күлендә язучылар дачасында яшәгәнебезне хәтерлим. Хәсән Туфан белән күрше бүлмәләрдә! Бер ягыбызда – Нәби Дәүли, икенче якта – Зәки Нури...

«Көмеш елга» китабы русча басылып чыккач, әнине СССР Язучылар берлегенә алдылар. Әти бу вакыт күптән ул берлектә әгъза, инде Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлап кайткан иде. Ул сессияләрдә чакта әнинең өч бала белән дөнья көтүенә һәм иҗат итәргә дә өлгерүенә шаккатарсың. Әмма мине әнидә иң шаккатырганы – аның сабырлыгы иде.

Әтине мәңгелеккә югалткан көн. Мин ул иртәне әнинең тыелып кына елаган тавышына уяндым. Беркайчан еламаган әни елый! Әти сузылып яткан, ә әни аның янына утырган да башын үзенең кулларына салган... «Ни булды, әни?» – дим. «Әтиегез үлде...» – ди. Әнигә бу вакыт нибары 39 яшь! Күтәрелеп бәрелмәде, җирләр тырнамады. Миңа – иң олыбызга 13 яшь, Әнәскә әле 8 дә тулмаган...

Без бик иртә мөстәкыйльлеккә өйрәндек: әни бит гел эштә иде. «Пионер» («Ялкын») журналында – баш мөхәррир, Татарстан китап нәшриятында – редактор, «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкарды. Иҗтимагый эшләрдән бушамады: Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы иде. Казан шәһәре Советында депутат булып та торды. Һәм ул бертуктаусыз яза иде! Аның өйгә: «Китабым чыкты, балалар!» – дип, кайтып кергән көннәре истә. Безгә бүләкләр белән, торт белән! Әтинең исән чагында: «Вәт, молодец!» – дип, аны мактавын да хәтерлим әле... Әти белән әнидә – гап-гади авыл балаларында кайдан килгән бу талант, бу сәләт? Бу сорауга гомер буе җавап эзлим. Әти фронтта үзлегеннән немец телен өйрәнә, тәрҗемәче булып эшли. Казанга кайткач, инглиз теле өйрәнергә керешә. Бернс, Гете, Шиллер әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Шекспирны турыдан-туры тәрҗемә иткән шагыйрь безнең татарда башка юктыр... Ә әнинең «Саралан малайлары» рус, украин, эстон, чуаш, башкорт телләренә тәрҗемә ителде. Әни янына кунакка украин язучылары килде. Ул Башкортстаннан Мостай Кәрим кебек зур язучылар белән аралашып яшәде. Һәм... безне үстерде! Өчебезгә дә югары белем бирде. Мин Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамладым, Әнвәр – тарих, ә Әнәс юридик факультетта белем алды. Кызганыч, энеләрем исән түгел инде. Әни Әнвәрне югалту ачысын да кичерергә өлгерде. Ул гомер буе алар гаиләсе белән бергә яшәде, бу хәсрәт аңа икеләтә авыр булды. Малайларны ярата иде ул! Кечкенәдән ир балалар арасында уйнап үсәргә туры килгән аңа. «Мин – малайлар язучысы», – дигән сүзе дә бар әнинең. Гомумән, балаларны шундый яратты ул! Безне дә, туганнарныкын да, күршеләрнекен дә... Оныклары тугач, шуңа да бик теләп алар дөньясына чумды. Безнең өчен тау булып баса ала иде әни! Институтка керергә имтихан биргәндә В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын сайладым. Ике язучыдан туган бала бит – кинәнеп яздым. Имтихан нәтиҗәләрен карыйм: фамилиям янында сорау билгесе тора. Әни институтка үзе китте. Деканга кереп, иншамның әйбәт язылганын раслаган!

Бик чибәр иде безнең әни. Чын хатын-кыз! Шулкадәр мөлаем. Тип-тигез тешләрен күрсәтеп елмайса, аңа берәү дә битараф калмагандыр. Япь-яшь килеш тол калгач, әниебезгә күз төшерүчеләр булгандыр, әлбәттә. Безгә сиздермәде. Бер очракны соңыннан Венера апа гына әйтте. Әллә Швеция, әллә Швейцария илчелегендә эшләүче бер якташы тәкъдим ясаган булган аңа. Балаларың белән бергә алып китәм, дигән. Әни ризалашмаган, безгә әйбәт әти була алмас дигәндер инде.

Әни бик күп укый иде. Ничә карасаң да, аның кулында яңа китап булды. Шундый изге күңелле иде ул – аның, мөгаен, тормышта дошманнары бөтенләй булмагандыр. Йомшак кеше иде. Безгә киңәшләрен дә ничектер йомшак итеп әйтә иде ул: сиздермичә, көчләп такмыйча. Әмма шундый үтемле итеп!

Венера апа белән әни гомер буена бик якын булды. Язганнарын иң элек аңа укытты. Венера апа да күп вакыт әни белән киңәшләшә иде. Япь-яшь килеш Казанга әни канат астына килеп кергән бит ул, бездә торып укыган. Әмма аларның якынлыгы – туганлык якынлыгыннан өстенрәк иде.

Әни бәйрәмнәрдә бөтен туганнарны бергә җыярга яратты. Без бу традицияне бүген дә саклыйбыз.

Әлфия МИНҺАҖЕВА.

Венера апа... 
Казан – безнең хыял иде бит ул. Тик имтиханнар биреп, университетка керсәм дә, бер ел гына укып калдым. Әниләр өй салырга керештеләр, һәм миңа, читтән торып уку бүлегенә күчеп, Ижевскига кайтып китәргә туры килде: китапханәче булып эшли башладым. Әмма язмышым инде башкала белән бәйләнгән булган икән: беренче сессиягә баруга ук булачак ирем белән таныштым һәм берничә елдан кабат Казанга күчеп килдем. Инде бөтенләйгә! Үзе өчен генә булса да шигырьләр язгалаган кешене, әлбәттә, әдәбият-сәнгать дөньясы үзенә тарта. Эх, чын язучылар, шагыйрьләр белән аралашып эшләсәң иде ул! Тәвәккәлләдем: хыялымны учларыма кысып, туп-туры газета-журналлар нәшриятына юл тоттым. Кайсы редакция ишеген шакырга дип аптырап торганда, яныма һич көтмәгәндә бер яшь ханым килеп басты. «Казан утлары» журналында техник хезмәткәр булып эшләүче Тәслимә булып чыкты ул. Эш эзләвемне белүгә: «Әйдә, мин сине бер редакциягә алып керәм», – дип ияртеп тә китте. Без «Баш мөхәррир Венера Фәизовна Ихсанова» дип язылган ишекне шакыдык. Яңа танышым: «Венера апа, менә сезгә бер кыз алып кердем. Эш эзли... Сөйләшеп карагыз әле үзе белән», – диде дә кире борылып чыгып та китте.
 
Түрдә утырган бик чибәр, җылы карашлы ханым белән икәү генә калдык. Ул җайлап кына сүз башлады – бер-бер артлы сораулар бирергә кереште. Ахырдан: «Сеңлем, дөресен әйтәм, бу урынга кандидатуралар күп. Өч көннән җавап бирермен», – диде. Сөйләшеп бетергәч, мине хәтта озата чыкты! 

Ул вакыт бит әле телефоннар юк – өч көн узгач, редакторның нәрсә хәл итүен белергә дип кабат редакциягә килдем. Мине монда сөенечле яңалык көткән икән. Венера Фәизовна: «Бик ипле балага охшагансың, күңелемә хуш килдең, иртәгәдән эшкә чык», – димәсенме!

* * *
Шулай итеп, «Азат хатын» журналының хатлар бүлегендә эшли башладым. Гомер буе әнием алдырган, әнием укыган журнал бит бу! Безнең вакытта телевизорлар әле юк иде, газета-журналлар укып, радио тыңлап үстек. 

Минем вазыйфам редакциягә килгән хатларны почтадан алып кайту, теркәү, бүлекләргә тарату иде. Урыным – кабул итү бүлмәсендә. Әмма беренче эш көнендә үк Венера Фәизовна яныма чыкты да: «Балам, син кабул итү бүлмәсендә утырасың – журналның йөзе булырга тиешсең. Редакция ишеген ачып кергән һәркемнән ягымлы карашыңны жәлләмә. Аннан кайнар чәй ясап бир. Чәй эчкәч кешенең теле ачыла – ул күңелендәген бушата. Шуннан соң инде аны йә бүлеккә озатырсың, йә миңа – редакторга кертерсең. Редакциягә килгән һәркем мондагы җылылыкны тойсын», – диде. Аның бу сүзләре озак еллар журналда эшләү дәверендә һәрвакыт минем эш девизым булды. 

Эшкә мин бик тиз өйрәндем. Иң беренче булып киләм дә, самавырны чыжлатып җибәрәм, аннары инде килгән хатларны укырга утырам. Ә ул чакларда «Азат хатын» журналына көн дә бихисап күп хат килә иде. Һәркайсын укып чыгарга, исәпкә алырга, кайсы бүлеккә бирергә икә-нен хәл итәргә яки җавап язарга кирәк. Ачылган хатлар белән иң элек Венера апа үзе таныша. Һәрберсе белән! «Зәлидә, һәр хатта кеше язмышы, бер генә хатны да игътибарсыз калдырырга ярамый», – дип өйрәтте ул мине. Шул хатлар аша күпме кеше язмышларын күңелдән уздырдым, редакция исеменнән төрле юллар эзләп, аларга ярдәм кулын сузарга тырыштым. Кешегә ярдәм иткәч, җаным җырлый дип әйтүем шул вакытлардан калды. 

* * *
– Зәлидә, мин сине Мөкәррәмә исемле бер укытучы турында язарга җибәрәм. Язмаңны журналның сентябрь санына өлгертергә тиешсең, – дип каршы алды мине бер көнне Венера Фәизовна. 

Югалып калдым. «Минем бит мәктәптә иншадан кала башка нәрсә язганым юк. Бармыйм, Венера апа, булмас ул миннән», – дим. «Кайчан да булса бер тотынырга бит инде. Мин сиңа ышанам, бар, яз», – дип кырт кисте ул. 

Редакциядә Габдулла Шәрәфи, Мәдинә Маликова, Сәйдә Зыятдинова кебек язучы-журналистлар эшләгән чор бу. Кайберләре инде әллә ничә китап авторы. Шулай булгач, минем курка калуым аңлашыладыр... Ә Мөкәррәмә исемле ул беренче героемны һич онытасым юк. Казан үзәгендә урнашкан иске баракта яши булып чыкты. Барып кергәч шаккаттым: карават белән өстәлдән башка берни сыймаган кечкенә генә бүлмә. Стенага беркетелгән иске шкафлар тулы китаплар бар тагын. Бөтен Казанга атаклы укытучының шундый шартларда яшәве бик гаҗәпләндерде, әлбәттә... Тәүге каләм тибрәткән бу язмам «Азат хатын» журналында басылып та чыкты. И-и, ул чакта сөенгәннәрем. Күктән төшкән зур бәхеткә ия булдыммыни?! Миннән бигрәк Венера Фәизовна үзе сөенде бугай. Беркөн килеп, Исламия Мәхмүтова, Гөлнара Зиннәтуллина кебек шәхесләр белән әңгәмә корырга, журналның аерым кушымталарын алып барырга җөрьәт иткәнмен икән, мин моның өчен аңа рәхмәтле. 

* * *
Әни кеше балаларының киләчәген кайгырта, аны балаларның үзләреннән яхшырак күрә бит – Венера Фәизовна да шулай иде. Беркөнне ул үзенә чакырып кертте дә: «Редакциягә Киндерле станциясендә бакча участоклары бирәләр. Исемлеккә сине дә яздым, тиздән бакчалы булырсыз», – диде. 

Бакча?! Нәрсәгә ул миңа? Бөтен балачагым кыр кадәр бәрәңге бакчасында эшләп, яшелчәләргә сибәр өчен коедан су ташып үтте. Ике зур мичкә гел тулы торырга тиеш иде... «Кирәкми безгә бакча, Венера апа...» – дип әйтә башлаган идем, ул мине бүлдерде: «Ашыкма әле алай дияргә. Башта агачлар гына утыртырсыз. Тора-бара «әле ярый алдык», дип тә әйтерсез... Исемлектән сызмыйм!» Шулай итеп, бакчалы булып куйдык. Башта, чынлап та, агачлар гына утырттык, сарай төзеп куйдык, аннан инде йортка тотындык... Барысы да нәкъ ул әйткәнчә булды. Утыз ел буе шул бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Кызларым һәм оныкларым бакчада – табигать кочагында рәхәтләнеп уйнап үсте. 

* * *
Һич көтмәгәндә Венера Фәизовна миңа... коммунистлар партиясенә керергә тәкъдим итте. «Син хәзер журналыбызның тулы хокуклы хезмәткәре, партиягә керергә үзем әзерләрмен. Менә сиңа брошюралар, укый тор», – диде. Бүгенгеләр моның минем өчен нинди зур яңалык булуын күз алдына да китерми. Аннан бигрәк, гаять зур җаваплылык иде бу! Ул чорда партия оешмасына һәркемне бик вак иләк аша үткәреп кенә алалар иде. Мин моңа лаекмы, юкмы, дим, борчылам, үзем әзерләнәм... Һич онытасым юк: партия райкомыннан имтихан биреп кайтуымны редакциядә самавыр куеп, чәй табыны әзерләп каршылаганнар иде. Нинди матур мизгелләр! Венера Фәизовна үзе тәкъдим иткәч, мин аның ышанычын акларга, «Азат хатын» журналы партия оешма-сының бик намуслы коммунисты булырга тырыштым. Барыбыз да ул чакта бераз беркатлырак булганбыз бугай... 

* * *
Искә төшерәм дә елмаям: бактың исә, хатын-кыз буларак матур киенергә дә мине Венера Фәизовна өйрәткән икән бит! Бервакыт журналда басылып чыккан язмам өчен гонорар алган көнне: «Менә бу акчага бүген өйгә кайтышлый кибеткә кереп үзеңә бер матур күлмәк ал, иртәгә эшкә киеп тә кил», – диде. Ул кушканча, кайтышлый ук кибеткә кердем. Тик керүгә күзем күлмәккә түгел, ә бик матур пеньюарга төште. Сирень төсендә иде ул. Без бит авыл балалары, мондый нәрсәләр күргән түгел. Андый хыялым барлыгын да белмим. Әмма пеньюарны алдым мин! Икенче көнне күрсәтергә дип редакциягә дә алып килдем. Мине кочаклап, башта рәхәтләнеп көлде Венера Фәизовна. Яратып, якын итеп көлде... «Икенче гонорардан, һичшиксез, күлмәк алып киям», – дип аклангандай басып торуым бүгенгедәй истә... . 

* * *
Кабул итү бүлмәсендә утыргач, бөтен редакция уч төбендәге кебек күренә: журналистлар баш мөхәррир бүлмәсенә эш белән генә түгел, кайчак күңелләрен бушатырга да керә. Һәм аннан тынычланып чыгалар. Венера Фәизовнага бик күпләрнең серләре сыя иде. Һәм ул беркайчан беркемгә ул серләрне чыгармады. 

Мин дә күпме эчемне бушаттым аңа! Әнигә дә белгертмәгән никадәр серемне сөйләдем. Дөнья булгач, берәүнең дә тормышы айкалмый-чайкалмый гына тормый бит инде ул... «Гаиләңдә булган хәлләрне кешеләргә сөйләмә. Авызың тулы кара кан булса да, төкермә, чыда. Сабырлык – гаилә тормышының нигезе. Бар да узар, җайланыр», – ди. Гаилә мәсьәләләренә кагылганда, «Азат хатын» журналында хатын-кызлар өчен басылган һәр киңәш тә сабыр итү турында иде. «Гомумән, хатын-кыз журналистикасының нигезенә тәрбия сүзе салынырга тиеш», – дия иде Венера Фәизовна. 

 * * *
Шулай бервакыт редакциядә чәйләп утырганда: «Эх, әнкәйнең мичтә пешергән кайнар бәлешен сагындым», – дидем. Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан мин. Республиканың иң ерак районнарының берсе! Ул чакта авылга кайтып килүләр мең газап иде... Икенче көнне Венера Фәизовна редакциягә шакмаклы эскәтергә төргән зур бер төенчек күтәреп килеп керде. «Зәлидә, менә иртүк торып бәлеш пешердем. Әле кап-кайнар... Бар, кызларны чакыр, бергәләп бәлеш ашыйбыз да, аннары планерка үткәрербез», – диде... Ул бәлешнең тәме әле дә авызда...
 
 * * *
Бөтен татар дөньясына таралучы журналның баш мөхәррире булу – зур вазыйфа. Венера Фәизовна «Азат хатын»ны җитәкләгән елларда – ә ул бездә 11 ел эшләде – Мәскәүдә хатын-кызлар комитеты әгъзасы булып торды. Барган саен аның рәисе Валентина Терешкова белән очрашуын әйтә иде. Татарстанда хатын-кызлар комитетын оештыруда катнашты. Кайгы-хәсрәтен сөйләргә халык обкомга түгел, без-нең журналга йөри иде. Ул елларда «Азат хатын»ның тиражы ярты миллионга җитә язуы юкка түгел бит инде... Ә аннан үзгәртеп кору чоры җитте – чикләр ачылды. Казанга килгән чит ил татарлары һәрвакыт безнең редакциядә дә булырга тырышты. Иң беренчеләрдән булып Америкадан Шәмсия Апакайны кабул итүебез бик истә калган. Ул безгә татарча сәеррәк сөйләшә кебек тоелган иде. Телендә гел борынгы сүзләр бит! Үзебезнең редакторыбызга охшаттык без Апакайны: шундый ук тыныч, сабыр, шундый ук мөлаем, аның кебек үк төпле... 

* * *
Венера Фәизовна лаеклы ялга киткәч тә без аның белән гел аралашып яшәдек. Сөйләшүләр, әлбәттә, күбрәк телефон аша була иде. Күңелем нидер сизенде, күрәсең – мин ул көнне аның номерын болай гына, бер сәбәпсез җыйдым. Венера Фәизовна авырып киткән, хастаханәдә ята икән. «Зәлидә, бүген миңа операция ясыйлар, өйгә кайткач сөйләшеп бетерербез инде. Сау бул», – диде ул. Ә иртәгәсен инде телефонны алмады... Мин аның белән әле дә сөйләшәм. Күңелемнән... Шатлыкларымны уртаклашам, борчуымны бүлешәм. Тагын аңа рәхмәтләремне әйтәм. Язмышымны үзгәрткән кешеләрнең берсе бит ул!

Зәлидә ӘКБӘРОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар