«Үдебеднең» Әлфия апа бит!

Фәнис Таҗетдин улы Газетдинов, ҖЧҖ «Агрокөч төркем»нең генераль директоры:
Актаныш районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән елларда Әлфия апа Афзалова белән шактый аралашырга туры килде миңа. Аны Актанышка алып кайтып, авылларда концертларын оештырып, булдыра алганча кунак итеп җибәрү безнең өчен изге эш иде. Якташ, «үдебеднең» Әлфия апа бит! Гадәттә, Әлфия апаны алып кайтырга дип Актаныштан «Волга» машинасында Казанга иртүк чыгып китәбез. Юл буе аның җырларын әйләндереп барабыз.
Сагындым авылымны,
Кайчан кайтырмын икән?..
Очып кына китәр идем
Актаныш якларына...
Ераклардан күренеп тора
Актаныш басмалары...
Сагынып бер кайтам әле,
Түзәлмәм, Актанышым...
Бик сагына, гел кайтырга ашкынып тора иде шул Әлфия апа! Без ярты юлны да үтмәгәнбез, ул инде шалтырата башлый: «Фәнискәем, кайчан килеп җитәсез инде?! Мин әллә кайчан төенчекләремне төйнәп куйдым!»
Актанышка кайту инде тагын да күңеллерәк. Әлфия апа әллә нинди мәзәкләр сөйли, эч катканчы көлдерә, ялындырмый җырлап та җибәрә, кызык итеп Илһам абыйны яратып йөрүләрен сөйли. Аңламассың, әллә чынлап, әллә шаяртып... Һәрвакыт көр күңелле булыр үзе. Бер шәп гадәте бар: беркайчан гайбәт сөйләмәс, кеше хурламас, берәүне дә сатмас! Үзебез дә инде янында биеп кенә йөрибез, якты чырайны жәлләмибез, күңеле төшә күрмәсен берүк дибез.
Әлфия апа нечкә күңелле, бик ихлас кеше иде. Урамда аунап яткан бомжны да жәлли башлый. «Их, җегетләр, алып кайтып юындырып, әдәм рәтле киендерсәң, товарлыклы ир, кәртинкә буласы бит бу!» – дип офтана.
Кайткан саен, Әлем авылына алып барабыз. Ул, ятим калып, Әлем балалар йортында тәрбияләнгән бит. Хәзер инде ул бина юк, урыны гына калган. Авыр балачак елларын күз яшьләрсез генә искә төшерә дә алмый.
Авылларда инде көтеп алалар Әлфия апаны!.. Таң атканчы да җырлатырлар иде! Үзе дә инде рәхәтләнеп, сәхнәдән халык белән аралаша-аралаша, сөйли-сөйли җырлый – тәмам түгелә!
Һәр авылда олылап каршы алалар, хөрмәтләп озатып калалар үзен. Күчтәнәчләрен дә мулдан төйиләр, җитмәсә. Ә Әлфия апа бик ярата күчтәнәчләрне! Китәр вакыты җиткәч:
– Әлфия апа, нишлибез инде? Сине бер машина белән алып кайткан идек, күчтәнәчләреңә тагын бер машина кирәк хәзер! – дип шаяртабыз.
– Юк, җегетләр, күчтәнәчләремне калдырмыйм! Ике машина белән озатасыз инде, – ди.
Шулай итеп, Әлфия апа Казанга ике машинада кайтып китә. Ул күчтәнәчләр аның үзенә эләкми дә! Күршеләр, танышлар, ятимнәр, мохтаҗлар, балалар йортлары, картлар йортлары – һәммәсен Актаныш күчтәнәчләре белән сыйларга ярата иде ул!..
Берсендә хәтта юлда Минзәлә инвалид балалар йортына тукталган да күчтәнәчләрен өләшә башлаган. Шалтырата:
– Фәнис балакаем, сезнең күчтәнәчләрнең яртысын таратып бетердем инде. Машина җиңеләйде! И сөенде инде сабыйлар! – ди.
Шундый иде инде ул Әлфия апа! Балалар белән – балаларча, әбиләр белән – әбиләрчә, председательләр белән председательчә сөйләшә. Ошамаган нәрсәсе булса, председатель дип тормый, турысын бәреп әйтә. Пыр туздырып ташларга да мөмкин! Нишлисең, Әлфия апа бит...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.