«Минем 603 балам бар. Өчесен үзем табып үстердем. Калганнары соңгы сигез ел эчендә тормышыма гына түгел, күңелемә, йөрәк түремә үтеп керде», – ди тележурналист, әкиятләр китабы авторы, «Вице-миссис Татарстана 2022» титулы иясе, Лаеш районы Зур Кабан авылы җирлеге Советы депутаты Алинә МИҢГАЛИЕВА. Төп вазыйфасы – әни. Балаларын ялгызы тәрбияләүдән тыш, ятимнәр йортларында тәрбияләнүче сабыйларга да гаиләле булырга ярдәм итә ул.