Логотип
Актуаль тема

Хокуксыз ирләр

– Сез ирләре залим булган хатын-кызлар турында еш язасыз, дөньяда ирләрен җәберләгән хатыннар да бар бит. Узган елның май аенда чыккан «Нарцисс корбаны» дип аталган язмагызны укыгач (язма хатынын вәхшиләрчә үтергән Казакъстанның элеккеге министры Куандык Бишимбаев турында – Ч. Г.), үз башыбыздан кичкәннәрне сөйләргә булдым, – диде редакциягә килгән апа күз яшьлә-рен тыя алмыйча. Елау да түгел иде ул, ярсу иде. – Сез инде улыбызга ярдәм итә алмассыз, гыйбрәт булсын, башка ирләр бу бәлагә тарымасын өчен сөйлим. Ирләрегезне саклагыз.

17 ел

Инде суд булган. Хөкем карары чыгарылган. Шуңа карамастан, геройларның исемнәрен үзгәртеп язабыз. Беренчедән, суд карары белән килешмәгән як апелляциягә биргән; икенчедән, бу хәлне бары тик бер як сөйләве буенча гына язабыз; өченчедән, редакциягә мөрәҗәгать иткән апа исемнәрне (үзенекен дә) күрсәтмәүне сорады. Бала мәктәптә укый, күрше-тирә, туган-тумача... Авыздагы канны төкерергә өйрәнмәгән шул безнең халык.

– Телефоннан укыдым: хатыннары җәберләп яшәгән ирләрне яклау көне бар икән. (Сүз социаль челтә­р-ләрдә чыккан, 22 октябрь – хатыннарыннан җәберләнеп яшәгән ир­ләр­нең нерв системасын яклау көне турында бара. Әлеге көн рәсми түгел, 2019 елда социаль челтәрләрдә таралган сүз генә. – Ч. Г. ), – дип башлады сүзен Чәчәк апа, елап бераз тынычланганнан соң. – Хатыннарның психологик көчләве куркынычрак та әле. Менә безнең малай шундый хатынга эләкте. Апамның улы ул, сеңлем. Апаның балаларын үзебезнеке кебек карап үстерештек ирем белән. Казанга укырга килгәч, бездә яшәделәр. Бер­дәм булып, бер-беребезгә ярдәм иттек гомер буе. Зөлфәтебез армия­дән кайткач, Казанда хокук саклау органнарына эшкә урнашты. Бик акыллы егет иде. Шунда эшләгәндә бер хатын белән танышты.

15 еллап инде сихер дигән нәрсәгә ышанам. Бу хатын да малаебызны сихер белән үзенә караткандыр дип уйлыйм. Ул аны гына тыңлап яшәде. Аерырга да тырышып карадык. «Аны бик яратам, аның белән генә булам. Безнең балабыз булачак», – дигән әнисенә. Яшьтәшләр булсалар да, ул хатынның ике баласы бар иде инде. Кызын 15 яшендә үк ирсез генә тапкан (ул кызны 10 яшенә кадәр Чуашиядә яшәүче әбисе үстер­гән булган). Кияүгә чыгып малай алып кайткан. Кайнанасы белән гел ызгышып яшәгәннәр. Шундый низагтан соң ире үз-үзенә ут төр­ткән. Аннан аерылышканнар. Кыз­ганыч, безнең малай менә шундый хатын белән яши башлады. Бала­ларын жәлләп риза булдык инде. Аларның бит бер гөнаһлары юк. Кызын да үзләре белән яшәргә алып кайткан иде килен. (Соңыннан гына белдек, ул аңа бала карар өчен кирәк булган.)  Зөлфәт ипотекага фатир сатып алды. Булыштык инде, ремонтын да ясаштык, йорт җиһазларын да алыштык... Яхшы гына яшәп тә киттеләр кебек. Хәтта яшәп арыгач, дүрт елдан соң Зөлфәтнең акчасы барлыкка килгәч, килен зурлап туй үткәрде әле. Барып, алар гаиләсенә тыкшынып йөрмәдек. Безнең андый гадәтебез дә юк. Балалары тугач та яхшы гына торсыннар дип теләдек. Киленнең беренче иреннән туган малае кайнанасында яши иде. Ул бала, яңа әти белән яшим, дип, боларга күчте. Апаларга бергәләп кайтып йөрделәр. Карап торуга тормышлары көйләнгән кебек иде. Әмма аларда тынгылык булмаган инде. Киленнең элеккеге кайнанасы гел килеп тавыш чыгарып йөргән. Килен аны дошман күрә иде. Олы кызы да әллә ни тәрбия күреп үсмәгән, дуслары да тәртипсез иде. Безнең Зөлфәт аны иптәш кызы белән аралаштырырга теләмәде. Ул кыз әнисе белән, әти-сенеңме, үги әтисенеңме башына җиткән булган – төрмәгә тыккан...

Оныгыбыз мәктәпкә барыр яшькә җитеп килә иде. Узган ел ноябрьдә башка суктылармыни! Килен шалтыратып, улы, кызы һәм аның иптәш кызы белән бергәләп Зөлфәт өстеннән полициягә гариза язганнарын хәбәр итте. Имеш, җиде ел элек безнең Зөлфәт үги малаен көчләгән. Моны иптәш кызы күргән, тик мине дә көчләр дип куркып беркемгә әйтмәгән. Моңа бик озак әзерлән­гән­нәрен онык сүзләреннән аңла­дык. «Кайткач, әтиеңне төрмәгә утыртам», – дигән үги кыз, Самарага егете янына яшәргә киткәндә.

Күз алдыгызга китерәсезме?! Безнең малай балага кул сузган! Шул балаларга яшәр урын булсын дип, ипотека алам дип бурычка баткан ма­лае­быз! «Үги бала асрасаң, авы­зың-борының кан булыр», – дип, тикмәгә генә әйтмәгән инде халык.  Килен малай яклы булды. Аһ-ваһ килә. Имеш, улы сөйләгән хәлне кызына да әйткән. Кыз исә болай калдырырга ярамый дип, полициягә хәбәр иткән. Ун ай суд юлында йөри торгач белдек, иң беренче килен үзе барып язган булган Зөлфәт өстен­нән. Судка малаен бар дип тә бел-мәгән ата кеше дә килде. Шушы өч бала сүзенә карап, малайны 17 елга хөкем иттеләр. 17 елга!!! Зөл­фәтне бер атнадан соң гына кулга алдылар. Аңа кадәр аздан гына үз-үзенә кул салмый калды. Шул көнне иртән Зөлфәт озын итеп хат язган әнисенә. (Чәчәк апа хатны күрсәтә. – Ч. Г.) Хатта шушы хәлләр өчен гафу үтенгән. Гаебем юк, дигән. Хатыныма ачуланмагыз, рәнҗемәгез, барысын да аңа калдырыгыз дип язып хушлашкан булган...

Зөлфәтне якларга адвокат яллаган идек, килен аны начарга чыгарып, үзе адвокат тапты, ул җәй башына кадәр безнең башны катырды. Бер­нәрсә эшләмәде. Тагын бер адвокат алдык. Хатынының аның өстеннән язуы турында ул әйткән улыбызга. Шуңа да карамастан, Верага тимәгез, дип, Зөлфәт СИЗОдан язып ятты. Күз алдыгызга китерәсезме?! Сихер түгелме инде бу?!. «Мин язмадым, ертып ташладым гаризаны», – ди килен. Зөлфәтне кулга алып СИЗОга япканнан соң, килен махсус хәрби операциягә китәм дип йөрде. Апа балага опекунлык алды. Оныкны карарга кирәк булгач, аларда яшәп торды. Киленнең өйдә торганы да булмаган. Ялларга гына кайткан. Имеш, эше шундый. Аңа бервакытта да бала кирәкмәгән инде. Шуңа да улы кайнанасында үскән. Хәзер дә шунда. Аның белән безне күрештермиләр. Ул баладан сорашып та булмый. Кызлары Катя иптәш кызының егетеннән бала тапты, ул үлде. Хәзер үзе суд юлында йөри. Башка шәһәрдә яшәп ята. Без ул балаларга ачуланмыйбыз да. Рәхәт күрмәгәннәр, хәзер гомер буе түләп бетерә алмаслык гөнаһка батырдылар. Әниләренең корбаны инде алар. Зөлфәтнең үги малаен көчләвенә һич ышанмыйбыз.

Ул малай апаларга кайтып йөрде, күтәренке күңелле иде гел, бергә яшәделәр. Көчләнгән бала булса шулай яшәр идеме?! Йомылыр иде, куркыр иде. Бу сорауга җавап таба алмабыз инде. Башка сыя алмый торган сораулар... Үги кыз соңыннан гаебен таныды: энемне жәлләдем, иптәш кызымны алдап гариза язарга күндердем диде. Хәзер бу хакта барысын да язып судка тапшырды. Аптырап, багучыларга да барып карадык. Зөлфәтнең гаебе юк.

Ул шулай эшләгән булса, без аны яклап йөрмәгән дә булыр идек. Апелля­ция­гә бирдек, Раббыбыз ярдәме белән нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз.

Зөлфәт тәмәке дә тартмый иде, Вера белән яшәп өйрәнде. Бу хатын һәм балалары социаль яктан имин булмаган, гел суд юлында йөргәннәр. Зөлфәтне да шушы хатын кешелек­тән чыгарды. Полициядән киткән иде ул. Без аның сәбәбен адвокаттан гына белдек. Кибеткә кереп әйбер урлаган булганнар. Зөлфәт, билгеле, хатынын яклаган инде.  «Солнышко, солнышко» дип кенә тора иде бит ул. Улыбыз эшсез утырмады. Гаилә­сен кайгыртты гел. Ипотека, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү аның өстендә иде. Хатыны ай саен аннан акча алган, әмма квартплаталарын түләмәгән. Аларның әҗәтләре җыелган. Хәзер инде ипотеканы да капламыйбыз.

Зөлфәт әйтүенчә, СИЗОда көчләүче исеме тагылган ирләр күп икән. Берсе улыбызга мораль яктан ярдәм иткән. Бәлки, ул да күзләрен ачкандыр бераз. Алексей өстеннән кызы язган. Нәкъ Зөлфәтнекечә итеп! Алексей, гаиләсен ташлап, башка хатынга киткән булган. Анда 1 яшьлек баласы үсә икән. Кызы белән хатыны шул рәвешле үч алырга теләгәннәрдер, мөгаен. «Гомерем булса, башка хатын-кызга борылып та карамыйм, Хәлил абый кебек ялгыз яшим», – дип яза хатларында улыбыз. Суд юлында күп күрдек, күп ишеттек инде. Яныбызга килеп бер хатын сөйләп китте. Егете белән әле өйләнешмәгән дә булганнар. Кафе­дан чыгып, егете кече йомышын йомышлаган. Бер кыз: «Миңа җенес әгъзасын күрсәтте», – дип кайтып сөйләгән әнисенә.

8 елга утыртып куйганнар. Күбесеннән гаиләләре йөз чөергән. «Сез мине ташламаячаксызмы?» – дип сорый Зөлфәт. Нинди ташлау инде, бер гаепсез газиз балабыз бит ул...

 Без үзебез тикшерү эшләре ныклап алып барылмады дип саныйбыз. Шушы өч бала сүзен нигез итеп алып, эшне судка җибәрделәр. Зөлфәт экспертизада булган инде ул. Аңа анда ике-өч сорау биргәннәр: «Телефоныңда үги малаеңның фотолары бармы?», «Сексуаль характердагы фотолары бармы?». Экспертиза педофилиягә тартылучанлыгы бар дип нәтиҗә ясаган. Судта Зөлфәтне яклап күп килделәр – мәктәптән укытучыларга кадәр. Килен дә як­лап чыгыш ясады, әмма беребезне дә ишетмәделәр. «Нигә ул бала җиде ел элек булганны хәзер генә исенә төшергән?» – дигән сорауга тикше-рүчеләр: «Бала кайчан әйтергә тели, шунда әйтә ала», – диде.

 Оныгыбыз бөтен кешегә әтием командировкада, ди. Сагындым, күрәсем килә, дип елый балакаем. Зөлфәтнең генә түгел, баланың да язмышын җимерделәр бит. Менә ул үскәч, үч итеп берәр нәрсә эшләсә?!. Килен оныкны кызы янына башка шәһәргә җибәрде. Әйтәм бит: аңа бала кирәкми. Шушы хәлләрне уйлап чыгарып, баладан да, Зөлфәт-тән дә котыласы килгән инде аның. Беренче улы да өч ел әбисендә яши инде. Үзең шушы хәлгә тарыгач укыйсың бит инде – интернетта күп язалар безнекенә охшаган хәлләр турында. Мин балаларны яклауга каршы түгел. Ләкин һәр җинаятьнең мотивы була бит. Мотивын аңласаң гына дөрес суд карары чыгарып буладыр ул. Бу канунны чыгарган   депутатлар нигә нахак ягучы балалар (олылар кушуы буенча да, билгеле) турында уйламыйлар икән?! Аларда кечкенәдән үк ялган сөйләү «бик яхшы эш икән» дигән уй салыначак бит. Ни эшләсәм дә, мин хаклы дигән фикер формалаша. Бу яңа җинаятьләргә этәргеч булмаячакмы соң?!. Зыян күргән балаларны яклап кабул ителгән законны үзләренең кыңгыр максатларында кулланучылар өчен дә җаваплылык булырга тиештер бит?  Югыйсә бу канун, файдадан битәр, үч алуга, мал-мөл-кәтне тартып алуда куллануга кайтып кала түгелме соң?

132 нче статья

Сексуаль характердагы көчләү гамәлендә гаепләнгәннәрне тикшерү эшләре ничек алып барылуы белән кызыксынып, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы Тикшерү идарә­се җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга мөрәҗәгать иттек. Ул башта ярдәм итәргә әзер булуын әйтсә дә, соңыннан телефонын алмый башлады. Шунлыктан, тикшерү комитетының шәрехләмә­сеннән башка язабыз. Чәчәк апа сөйләгән әлеге хәлгә шәрехләмә бирүне, гомумән, ирләргә нахак гаеп ягудан ничек коткарып калу турында юридик фәннәр докторы, РФның атказанган юристы, җинаять эшләре буенча танылган адвокат Мидхәт Кормановка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, җәмгыятьтә мондый проблемалар бар. Теләкләре булганнарның мескен ирләрне утыртырга мөмкинлекләре бар. Мисал өчен генә әйтеп китәм, Яшел Үзәндә ир белән хатын аерылышканнар да өйләренә кайтканнар.

Ир бераз салып алган. «Әле судның карары юридик көченә кермәде, әлегә син минем хатын», – дип, якынлык кылырга теләп бәйләнергә тотынган. Хатын озак уйлап тормыйча, полиция чакырткан. Нәти­җәдә, ирне өч елга утыртканнар. Аерылышканнар, хатынның ризалыгы булмаган. Бу инде нигез. Ризалыгы булмаса, хәләл хатының да полициягә гариза яза ала. Ә инде педофиллыкка килгәндә, балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәле кылу буенча, кызганыч, провокация ясаучылар да күп. Бу һич тә педофилларны яклау түгел, әмма бу статья буенча нахак гаеп тагу да авыр түгел хәзер. Әлеге җинаятьнең гамәлдән чыгу вакыты 10 ел. Болар 10 ел эчендә булган икән, җинаять җаваплылыгына тарта алалар.

Бер-ике шаһит та тапсалар, утыртып кую проблема түгел. Гаепләнүче инде беткән кеше, аңа зонада да бер нинди хөрмәт юк. Судның позициясе шундый: бала әйтте икән, димәк, алдамый, гаепләнүче җинаять җавап­лылыгына тартылырга тиеш. Җитмәсә, язма мәгълүмат алынганчы гаепләүче алдашкан өчен җи-наять җаваплылыгына тартыла алачагы турындагы документка кул куя. Барысын да аңлы рәвештә эшли дип санала. Алдаса, үзенә карата җинаять эше ачачакларын белә.

Кул куя, димәк, дөресен сөйли. Кечкенә баланы көчләгән өчен – 12–20 ел, 14–16 яшькә кадәрге үсмерләргә карата сексуаль гамәлләр кылган өчен 8–15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Гаепләнү­ченең мин гаепле түгел, дигән сүзләре исәпкә дә алынмый.

Корбан йә шаһит, алдадым дип язса, үзе җинаять җавап­лылыгына тартыла, шуңа ул язмый да. Көчләү генә түгел, хәтта абый җенес әгъзасын күрсәтте, дип, бала әйтеп, бу хакта  гариза керә икән, күрсәткәнме ул, күрсәтмәгәнме, суд аша үткәреп утыртып куячаклар. Элек бу гамәл вак хулиганлык статьясына керә иде, хәзер ул педофилия буенча статьяга тарта.

Бу җәһәттән Мәскәүдә шаулаган бер вакыйганы искә төшерик.

11 яшьлек ике кыз укырга бармый кала, җитмәсә, берсенең әнисе өйдә булмый. Урамнан подъездга алар белән бер ир дә керә. Мәскәүгә акча эшләргә килгән Сергей ремонт буенча хезмәт күрсәтүе турындагы визиткасын почта тартмаларына салып йөри шулай. Яңа клиентлардан шалтырату көткәндә, аның белән полиция элемтәгә чыга. Баксаң, подъездга бергә кергән кызларның әнисе безнең тирәдә педофил йөри дип, полициягә хәбәр иткән. Сергей педофиллыкта шик­ләнеп кулга алына. Укырга бармый калган кызлар әниләренә: «Безнең подъездда бер абый ыштанын төшереп җенес әгъзасын тотты, курыктык та шуңа мәктәпкә бармадык», – дип әйтәләр. Сергей ул подъездда ике минут кына була. Гаепләр өчен шул минутлар һәм кызларның күрсәтмәсе җитә. Ике елга сузылган тикшерүләрдән соң ирне 13 елга каты режимлы коло­ниягә җибәрәләр. Гәрчә, эш судка киткәч, кызлар, алдауларын танып, әниләре бу кешенең гаебе юклыгы турында барып гариза язса да.

Суд гаризаны инде исәпкә алмый. «Ул абыйны беркем тапмас, ә безне дәрескә бармаган өчен әрләмәсләр» дигән кызларның  гениаль идея-ләре әнә шулай кеше язмышын сын­дыра. Мидхәт Корманов сүзләренчә, гариза полициядә теркәлә икән, аны инде кире алып булмый. Ә педофилиядә гаепләнгәннәрне, нигездә, аклый алмыйлар. Балаларга кагылышлы кануннар аларның хокукларын, иминлекләрен саклау йөзеннән эшләнгән. Шуңа ул аеруча кырыс. Иреннән ялыккан намуссыз хатыннар үз мәнфәгатьләрендә куллана ала да инде мондый статьяларны.

– Дөрес, законнарны җавапка тартыр өчен түгел, ә профилактика чарасы буларак язалар. Җинаять кылган очракта җаваплылыкка тартылачакларын белеп торсыннар өчен. Кодексларда төгәл җәзалары да язылган. Утсыз төтен булмый дип әйтәләр бит әле. Бернинди җирлеге булмаган җинаять җаваплылыгы да булмыйдыр. Күп җинаятьләрнең исерек килеш кылынганын да онытмыйк. Шуңа ирләргә эчмәскә, теләсә кайда йөрмәскә, теләсә кем белән бәйләнмәскә, интернет аша танышулардан сак булырга (компьютер экранының теге ягында үсмер утырмый дип кем гарантия бирә ала?!), иң мөһиме – закон бозмаска киңәш итәм. Чынлап торып уйласаң, ир-ат-лар бик хокуксыз алар, – ди адвокат.

Моннан ике ел элек адвокат Евгений Кондауров Дәүләт Думасына балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы турындагы Җинаять кодексындагы 131–135 нче статьяларга үзгәреш кертү турында тәкъ-дим җибәргән иде. Ул «башка сексуаль характердагы гамәлләр» дигән аерым статья булдыруны сорады. Әлеге мөрәҗәгатькә 400 кеше, шул исәптән, җинаять нияте­нең төгәл дәлилләре булмыйча, «педофил» статьялары буенча хөкем ителгәннәрнең туганнары да имза куя. Тик канун чыгаручылар әлеге мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырды. Адвокат язуынча, тиешсез урында кече йомышын үтәгәндә балалар күзенә чалынган өчен дә 14 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы бар. Бу сексуаль көчләү белән бертигез дәрәҗәдә карала.

Евгений Кондауров сүзләренчә, артык кырыс яки, гомумән, гадел булмаган җәза алганнар язмышына бер генә инструмент тәэсир итәргә мөмкин – Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итү. Күзәтчелек ведомствосы вәкиле булмаса, апелляцион һәм кассацион судлар хөкем карарын үз көчендә калдыра.

Бу язма һич тә педофилларны яклау йөзеннән язылмады. Алар җәзаларын алырга тиеш. Ә менә нахакка гаепләнеп рәшәткә артына кергәннәргә нишләргә?!. Үз башына төшкәннәр генә аңлар. Якыныңның гаебе юклыгына бөтен барлыгың белән ышанып та ярдәм итә алмаудан гаҗиз булып яшәгәннәр күптер. Интернет киңлекләрендә бу хәлләр еш языла. Безнең ирләребез, улларыбыз моңа тарымас дип кем гарантия бирә ала?! Бигрәк тә хәзер, мине үсмер чагымда көчләгән иде, дип гаеп тагулар көнбатышта, үзенә күрә, бер трендка әйләнеп барганда.

Шуңа күрә дә кануннарны тагын да камилләштерергә, намуслы тик­шерүчеләр тәрбияләргә кирәктер. Дөрес, гаепләнүчеләр арасында авырулар да бардыр (педофиллык халыкара авырулар классифи­ка-циясенә кертелгән. – Ч. Г.), әмма бөтен ирләрне бер калыпка салып карарга һич ярамый. Һич! Араларында яклауга мохтаҗлар да юк түгел.

Юридик фәннәр докторы, РФның атказанган юристы Мидхәт КОРМАНОВ: «Гариза полициядә теркәлә икән, аны инде кире алып булмый. Ә педофилиядә гаепләнгәннәрне, нигездә, аклый алмыйлар...»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар