Логотип
Актуаль тема

«Татар кызы»-2026

23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Тамаша татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасны саклау, үстерү һәм популярлаштыруга багышланган зур мәдәни вакыйгага әверелде.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Татар кызы» бәйгесе быел Татарстан күләмендә 9 нчы тапкыр үткәрелде. Гомумән алганда, проектның 15 еллык тарихы бар, һәм елдан-ел аның масштабы, географиясе киңәя бара.

Финал кичәсен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәсми рәвештә ачып җибәрде. Ул тамашачыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Әлмәт шәһәре җитәкчелегенә бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм финалист кызларга уңышлар теләде.

Финалга кадәр ике атна дәвамында 11 кыз бәйгегә әзерлек этабын узды. Алар хореография, вокал, сәхнә сөйләме юнәлешләре буенча остазлар белән эшләде, репетицияләрдә катнашты, экскурсияләргә, мәдәни чараларга һәм остаханәләргә йөрде. Финал кичәсендә исә кызлар зур сәхнәдә үзләренең белемнәрен, иҗади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугрылыкларын һәм шәхси үсеш дәрәҗәсен тәкъдим итте.

Бәйге программасында финалистларның визиткалары, иҗади чыгышлары, милли образлары һәм сәхнә номерлары тәкъдим ителде. Тамашаны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Дефне, «Болгар кызлары» төркеме, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгышлары бизәде.

Финалистларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Туган Авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, «Туган Батыр» проекты җитәкчесе Радик Абдрахманов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы «Татар кызы – 2022» җиңүчесе, Дөньякүләм «Татар кызы – 2024» бәйгесе финалисты, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина катнашты.

Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесендә җиңүче булып Балтач районыннан Зарипова Динә Азат кызы танылды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Динә Зарипова алга таба Татарстан данын «Татар кызы» бәйгесенең Төркмәнстада узачак дөньякүләм этабында яклаячак. 
Финал нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләр билгеләнде:
1. «Иң ягымлы кыз» – Гыйләҗева Ясминә Радик кызы, Әтнә районы, Олы Бәрәзә авылы;
2. «Иң җитез кыз» – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы, Әгерҗе районы;
3. «Иң сәләтле кыз» – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы, Балтач районы, Көшкәтбаш авылы;
4. «Иң уңган кыз» – Минһаҗева Камилә Ришат кызы, Мөслим районы;
5. «Иң нәзакәтле кыз» – Сафина Алия Илһам кызы, Актаныш районы;
6. «Иң ихлас кыз» – Зарипова Динә Азат кызы, Балтач районы;
7. «Иң назлы кыз» – Абдуллина Айсылу Айтуган кызы, Яр Чаллы шәһәре;
8. «Иң тырыш кыз» – Новосёлова Диана Анатолий кызы, Апас районы;
9. «Иң максатчан кыз» – Сибгатова Ризәлә Корбангали кызы, Лаеш районы;
10. «Иң сөйкемле кыз» – Закирова Сиринә Илнар кызы, Балтач районы;
11. «Иң иҗади кыз» – Хәкимова Нәзирә Рәис кызы, Әтнә районы.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар