Гаилә нәрсә ул – никах, шаулатып үткәргән туй, шатлыкта һәм кайгыда бергә булу, диярсез. Монысы төпле акыл белән гаиләнең нәрсә икәнен белеп яшәүчеләр. Әмма гаиләне бары тик бергә утырып ашау һәм бергә ятып йоклау дип исәпләүчеләр дә юк түгел. Бу бигрәк тә яшьләр арасында чагылыш таба. Хәтта студент никахы дигән төшенчә барлыкка килде. Уйлап карасаң, зина кылмыйлар да кебек – Аллаһы каршында үзләрен ир белән хатын итәләр. Никах бит әле ул мулланың дога укуы гына түгел, ә әти-әни хәер-фатыйхасы да, изге гамәлнең башы гына да.
Әти-әни – бәрәкәт
«Дустым әти-әнисенең ризалыгыннан башка егете белән никах укытты. Мәчеттә ике шаһит бар иде. Алар никахны яшерде, чөнки кызның әти-әнисе ризалык бирмәс дип уйладылар: егет мөселман булса да, башка милләт кешесе. Ул кызның әти-әнисеннән ризалык сорарга омтылмады да, алар аны бөтенләй белми. Яшерен генә яшәп яталар. Иптәш кызымның әти-әнисе аны минем белән бер фатирда яши дип уйлый, ә ул егете белән тора. Әниләре килгәндә генә кайта. Сезнең никах дөрес түгел дип аңлатырга тырыштым, ләкин егет: «Мин Коръәнне биш тапкыр укыдым, яхшырак беләм, ә син гарәпчә дә белмисең», – диде. Шуңа үзем дә шикләнеп калдым. Мондый никах дөрес буламы ул?»
Моңа охшаш сораулар ислам дине белән бәйле сайтларда, форумнарда еш очрый. Имамнар үзләре дә бу хакта сөйли. Шушы рәвешле яшерен никах укытып яшәгән парларны да беләбез. Тик алар берсе дә бу хакта сөйләшергә теләмәде. Күрәсең, үзләрен дөрес юлда йөрибез дип ничек кенә санасалар да, кыңгыр эш икәнен беләләр. Һәр җирдән ирекле мәхәббәтне күрсәтеп, сөйләп торганда яшьлекнең нәфесен аңларга да була сыман. Бармак белән дә кагылмыйча җидешәр ел йөргән парлар (минем әти белән әни, мәсәлән) тарихта калды. Яшьләрнең никах турында уйлаулары сөендерә, әмма, икенче яктан караганда, гаилә кыйммәтләре белән бергә никахның да абруе төшә түгелме? Телибез икән никах укытып яшибез, моны әти белән әни белми дә була, бер-беребездән туйгач аерылышырбыз да онытырбыз, суд юлында да йөрисе юк, паспортта печать тә булмый дип уйлаулары никахның кыйммәтен аңлап бетермәүдән кебек. Без, әти-әниләргә, мондый хәлдә калмас өчен, үсеп килгән балалар белән бу хакта ничек сөйләшергә? Сорауларга җавап табар өчен «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек:
– Имамнар өчен студентмы ул, түгелме – аерма юк, Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән нигезләмәдәге шартлар үтәлгәндә генә никах укырга тиешбез. Никахның дүрт төп шарты бар – иманлы булу, әти-әниләрнең ризалыгы, шаһитлар булу һәм мәһәр. Чынлап та, нәфесләрен тыя алмыйча никах укытырга килгән яшьләр бар. Алар инде чын спектакль куя: «Әти-әниләр инде өлкән яшьтә йә еракта, килә алмыйлар», – диләр. «Телефоннан шалтыратышып сөйләшә аласыз менә», – диләр. Шалтыратып бер-ике сорау бирүгә, аңлыйсың: телефонның теге башында «клоуннар» утыра. Андый чакта яшьләрне вәгазьләп, борып җибәрәбез. Без, указлы муллалар, шулай эшлибез. Никахның тәртибен, дәрәҗәсен сакларга тырышабыз. Чөнки без моның өчен җавап бирәбез. Ә бар бит әле бу җаваплылыкны уйламыйча гына эш итүчеләр. Аларны «шабашник»лар дип йөртәбез. Менә шулар яшьләр сораганга гына никахның, гаиләнең асылын аңлатмый гына никах укып куя. Ә бу тормыштагы булачак мәшәкатьләренең башы булырга мөмкин. Яшьләр-нең тормышларын бозып куярга да сәбәп. Безнең мәзһәптә, чынлап та, никах укытканда кыз ягыннан вәли (әти) булмаска да мөмкин. Менә шундый минимальлек инде. «Хәзрәт, без укыдык, әти-әни булмаса да ярый бит», – дип, шуны үзләренең коралы итеп алалар. Без аларга менә нәрсәне аңлатабыз: әти-әни ул – бәрәкәт. Качып, аларга хәбәр бирмичә никах укытып, холыкларыбыз туры килерме, юкмы – карарбыз, дип, ир белән яши башладың һәм шул рәвешле әти-әнине рәнҗет-тең. Алар бит сине үстергән, караган, укыткан, бәлки әле түләп тә укыта, булышадыр, ә син гомереңдәге мөһим бер этап башлангычына аларны чакырмыйсың. Аннан соң балага узгач, кем ярдәм итәр, әлбәттә, әти-әни янына кайтып егыласың, чөнки никах укыткач, Марска күчеп яши башламыйлар бит. Никах укытып кына дөнья бетмәгәнен, ә тормышның башланганын гына аңлатырга тырышам. Беркөнне генә бер әти кеше белән сөйләштек. «Хәзрәт, кызыма 16 яшь. Никах укыткан булганнар, ул хәзер балага узган», – ди. «Никахлары булгач, колакларын борыгыз да инде, бергә яшәсеннәр, аларга ярдәм итегез», – дим. «Юк шул, егете бергә яшәргә теләми», –ди ата. Бу балаларга кем никах укыган һәм нишләп барысын да аңлатмаган, билгесез. Бәрәкәт, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын өчен әти-әнинең фатихасы кирәк! Әйе, кыз ягыннан вәли булмаса да ярый, әмма шунысын да онытмыйк: әти кеше никах турында белгәч, егеттән риза түгел икән, шушы никахны бозып, кызын алып китә ала. Ата-ана көче ислам динендә бик зур ул. Җәннәт бакчасының капкалары бит алар.
Әти-әни хәер-фатыйхасыннан башка тормыш кору – Рөстәм хәзрәтнең авырткан урыннарының берсе, чөнки үзе дә 18 яшендә әти-әнисеннән яшереп никах укыткан. Шөкер, аннан соң әти-әнисенә билгеле була, хатынын да кабул итәләр. Хәләл хатыны белән чирек гасыр гомер кичерә. «Әмма ул чакта булачак әби белән бабай күзенә карау бик оят булды, – дип искә ала ул. – Югыйсә зина кылмас өчен никах укыттык. Шайтан куркыткандыр: әти-әни аңламас, риза булмас дип уйладым. Үзем шул юлны узганга да яшьләргә ныклап аңлатырга телим. Качып никах укыту – мәгънәсезлек ул.
Аталар һәм балалар проблемасы – ул инде классика. Өйләнү кебек җитди эшкә дә әнә шул проблема барып керә. Балаларның әти-әниләренә ышанычлары булмавы, әти-әниләрнең балаларын ишетмәве дә яшерен никахка сәбәпче булып тора. Бу хакта Рөстәм хәзрәт тә әйтә:
– Без, әти-әниләр, балаларны ишетергә өйрәнсәк иде. Элек никах укытырга 20 яшьләрдә киләләр иде, хәзер инде 30–35 яшьләргә генә җитеп киләләр. «Нишләп шулай соң?» – дип сорыйбыз. «Яраткан егетем бар иде, әмма әти белән әни: син әле яшь, укыйсың бар, карьера ясыйсың, дип риза булмадылар, хәзер кирәк дип кенә чыгам инде», – ди. Бу мәсьәләдә без – әти-әниләр дә гаепле булып чыгабыз. «Табигать-кә каршы барып булмый», – дип әйтә иде әни мәрхүм. Аларның бит һәрберсе – ир-ат, һәрберсе – хатын-кыз. Җитмәсә, бөтен җирдә ирекле мәхәббәт турында сөйлиләр. 18 яшь тулган икән: «Әти-әни, мин аны яратам, аның белән бергә яшәргә телим», – дип әйтә икән, риза булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә әйткән бит: «Әгәр дә кызыгызны сорарга килсәләр, егет, аның дине белән риза икән, кызыгызны бирегез, бирмәсәгез, дөньяда зина таратылыр», – ди. Менә без шуны күрә-без дә: яшьләр йә качып никах укыталар, йә зина кылып никахсыз торалар. Бу инде мегаполис проблемалары да: әти-әни еракта, янәшәдә туганнар юк. Контроль бетә. Яшьләрнең эчке рухи үзәге дә сыек булса, аларга гөнаһ юлына кереп китү берни тормый. Әле качып булса да никах укытырга теләкләре булуга, ни чарадан бичара, шөкер итеп куярга була. Шуңа балаларны утыртып сөйләшү зарур: «Кызым, төрле хәлләр булырга мөмкин, андый-мондый уй-фикерләр килсә, безне үпкәләтмә, әйт, ишетербез, бергәләп хәл итәрбез», – диегез. Гомумән, әти-әни белән бала арасында ышаныч булса, мондый хәлләр килеп чыкмас.
Вакытлы никах?!
Гомерең булса, әллә ниләр ишетерсең, диләр акъәбиләр. Бу теманы өйрәнә башлагач, мисйәр никах төшенчәсенә тап булдык. Һәм аның турында бик күп язылган. Әлеге никахта – егет белән кәләш үзара килешеп, бер-берсенә карата кайбер бурычлардан баш тарта. Мәсәлән, хатын иренең янында төн кунмавына, балалар булмаячагына, үзенә матди чыгымнар сарыф ителмәвенә риза. Әлеге никахның асылы – нәфесне басу (шәһвәтне канәгатьләндерү) өчен генә дип аңлашыла. Бу уңайдан да Рөстәм хәзрәткә сорау юлладык. Хәзрәт аңлата: вакытлы никах – безнең мәзһәпкә хас түгел! Әйе, ислам диненең беренче вакытларында булган ул, әмма аннан соң Рәсүлебез (с.г.в.) ярамый, дип, аны бетергән.
Ул шигыйларда сакланган. Әмма безнең динебез буенча ул дөрес түгел. Никахның нияте – гомер буе бергә тору. Нәфесне тыю өчен мондый никахны куллану, димәк, дини гыйлем дәрәҗәсенең бик түбән булуын күрсәтә. Акны карадан аерып бетермәү бу. Яшьләр колагына моны да киртләп кую комачау итмәс. Әлеге никахның хөкемен белә торып та бу адымга бару, безнең шәригать кануннары буенча зина кылу булып санала.
Кем яклар?
Без дөньяви дәүләттә яшибез. Нәрсә генә дисәк тә, шәригать кануннары үтәлүне тулысынча контрольдә тотып булмый. Шуңа никах кына хатын-кызның хокукларын яклап бетерә алмый. Моны имамнар да таный. «Кичә генә сорау бирделәр әле, – ди Рөстәм хәзрәт. – бер ел яшәгәч, аерылышканнар. Никах укыткан булганнар. Кыз фатирында яшәгәннәр. Хатын хәзер принципиаль рәвештә ир акчасын бирергә тиеш ди. Әйе, ул хаклы, дини кануннар буенча ир акча бирергә тиеш, ә хөкүмәт тарафыннан бергә яшәүләрен, ирнең хатынга тиешлеген берничек тә раслап булмый. Боларны уйлаганда, гаиләнең рәсми рәвештә дә теркәлүе хәерле инде».
Мондый никахларда хатын-кызның хокуклары бернинди яклау тапмый: ни гореф-гадәтләр, ни халык традицияләре, ни дини кагыйдәләр, ни җирле кануннар аларны яклый алмый. «Минемчә, никах ЗАГСта да теркәлергә тиеш, чөнки мондый никахка карата мөселманнарның мөнәсәбәте җитдирәк була, әлбәттә, бу гаиләдән дә тора. Үземнең никахым теркәлгән. Милек бүлешү мәсьәләсе килеп чыга калса, без шәригать буенча эш итәчәкбез, шул исәптән, васыять очрагында да. Әмма, барыбер, җәмгыятьтә никахыбыз чын итеп кабул ителсен өчен, аның рәсми статусы булу яхшырак. Танышларым арасында дәүләт тарафыннан рәсмиләштерелмәгән никахта яшәүчеләр бар. Миңа калса, алар никахка җиңелчәрәк карый кебек, чөнки Татарстанда шәригать суд системасы тиешенчә үсеш алмаган, ә дәүләтнеке – көчлерәк. ЗАГСка кергән очракта хатын-кыз күбрәк якланган дип саныйм», – ди Камилә.
Россиянең һәм Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина яшьләрнең никах укытуы бозыклыктан тыелу дисә дә, яшерен никах яклы түгел. «Бу нәфесне бастыру өчен генә. Әгәр дә егет кызны ярата икән, ул аны андый түбәнчелеккә төшерми, әти-әнисе белән сөйләшергә тәкъдим итә. Бергә яши башлагач, балага узмас дип, кызга кем гарантия бирә ала? Ир кеше берни югалтмый, ә кыз баланың намусы, гыйффәте югала бит. Гыйффәтлелек турында да онытмаска кирәк. Кыз бала өчен ул мөһим. Бу җәһәттән кызларны гына түгел, ир баланы да дөрес тәрбияләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, никахларны рәсми теркәү дә мөһим. Чөнки кияүгә чыккан кыз бала иренең фамилиясен алырга тиеш. Шул рәвешле ул аның нәселенә, гаиләсенә керә. Корган гаиләнең көче турында да сөйли бу. Миңа калса, бер фамилиядә яшәү йөрәкләрне тагын да берләштерә», – ди Наилә ханым.
Никахны ничек якларга?
Ике дустыңны гына ияртеп, үтеп барышлый гына мәчеткә кереп, ир белән хатын булып чыгу никахның кыйммәтен төшерә. Әлеге изге гамәлгә җитди карамау очраклары артырга мөмкин. Бары тик билгеле бер максатларны гына күздә тотып, гаилә өчен җаваплылык һәм аны ныгыту турында уйламаска сәбәп була ала. Бәлки, никах процедурасын катлауландыру кирәктер?!
Бу хакта имамнар үзләре дә уйлана. Мәскәү Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар Аляутдинов та шушы фикерне әйткән иде. Журналист,үзе дә җиткән кызлар әтисе Искәндәр Сираҗи никахка җиңел карамас өчен мәһәр мәсьәләсен күтәрергә кирәк дип саный.
– Менә үзбәкләр, таҗиклар безгә килеп өйләнешү өчен акча эшлиләр, чөнки аларда гаилә кору кыйммәт тора. Мәһәр дә зур, туй да күп чыгымнар тотылып үткәрелә. Бездә мәһәр бөтенләй юк диярлек йә бер йөзек инде ул. Әйе, хәзер кайбер кызлар берәр бүлмәле фатир йә машина сорый башлады. Аның кадәр сорарга да кирәк түгелдер, ә бәлки шулай сорау дөрестер дә. Чөнки бу кадәр кыйммәт түләп алган хатынның бәясе бар. Холыклар туры килми, йоклаганда гырлый икән ул, дип, талак кычкырып кына кире кайтарып җибәреп булмый әти-әнисе янына. Аннары никах белән генә яшәп аерылышкан очракта мал-мөлкәт бүлешү дигәне дә бар. Яшәгәндә мал туплана бит инде. Ир үз исеменә генә ала, хатыны өйдә ята, аерылышсалар, хатынга берни юк, чөнки ул рәсми рәвештә хатын түгел, ә «сожительница» булып санала. Аларга закон буенча бернәрсә дә бирелми. Шушыларны да уйлап, ЗАГСны читкә калдырырга дип әйтмәс идем.
«Мәһәр – туйга бүләк ителгән бизәнү әйберләре түгел. Мәһәрне кызның әтисе билгеләргә тиеш. Син кыз үстерәсең һәм аның холкына, белеменә, нәселенә карап мәһәр билгелисең. «Ярар инде, кияү нәрсә бүләк итсә, шул ярый», – дисәң, димәк, кызыңның кадере шулкадәр генә дип саныйсың. Сүзләрең белән кызыңны кимсетәсең. «Мәһәр түләргә кияүгә авыр булыр» диючеләргә сорау: «Ә ничек шундый хәлсез кияү гаилә тормышын тәэмин итеп тора алыр?» – ди Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Иң элек кыз үзенең кадерен белергә тиештер әле. Никахның асылын, гаилә кыйммәтләрен белеп үскән кыз бала кача-поса никах укытып та йөрмәс. Димәк, барысы да гаиләдән, андагы тәрбиядән килә. Гаилә ул яшерен түгел, ә җәмгыятькә игълан ителгән никахтан башлана. Никахның макса-ты – гаилә төзеп, мәңгелек тормышка күчкәнче бергә булу, матур итеп балалар тәрбияләп үстерү. Шуңа күрә җенси ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен генә укытылган никах дөрес булып саналмый, ул кабул булмый. Бер изге китапта да яшерен никах турында язылмаган, димәк, моны кемнеңдер файдасына уйлап кына чыгарганнар. Бу гөнаһ түгел дип уйлаучылар да ялгыша.
Ә яшьлектәге ялгышлар аркасында акыл кергәч үкенергә калмасын.
Алия:
Никах белән генә яшәгән парларга уңай карамыйм, алай яшәргә ризалашмас идем. Никахны рәсмиләштерергә кирәк дип саныйм. Егет миңа ЗАГС кирәк түгел дисә, уйланырга бер сәбәп буладыр ул. Мин бу очракта егет кешенең җаваплылыкны алырга теләмәвен күрәм. Рәсми теркәлүне никахтан өстен куймыйм, әмма алай да бөтен нәрсәне дә рәсмиләштеру – миңа якынрак позиция. Никахлашу, аннан, ЗАГСта булу гарантия бирә ул. Гаилә таркала калса, йорт-җирләрне бүлгәндә, балаларның әти-әнисе белән яшәү/күрешә алу мәсьәләләрен никах кагыйдәләре белән генә чишеп булмыйдыр дип уйлыйм. Кеше теләсә кайсы вакытта үзенчә эшләп куя ала. Ул очракта миңа беркем булыша алмас кебек. Ә инде никах рәсми булса, хокукларымны бозу мөмкинлеге азрак.
Марсель ӘХМӘДУЛЛИН,
алып баручы

Хатын-кызның хокукын яклау буенча шәригатьтән дә көчле институт бүгенге көндә юк. Идеаль рәвештә шәригать кануннарын үтәгән чакта моңа берничек тә юл куела алмый. Кимендә, шәригатьтә каралган мәһәр мәсьәләсе хатын-кызның материаль яктан хокуклары кысылуга чик булып тора. Ә хатын-кыз шәригатьтә мәһәр бәясен күпме тели, шуның кадәр куя ала. Шул рәвешле бу азгынлыкка да җавап була ала. Әмма хәзер мәһәрнең роле кимеде. Шәригать буенча, ике якның әти-әниләре рөхсәтен сорап, беркемнән яшер-мичә, кунаклар җыеп, зур итеп бәйрәм итү күренеше бездә бар. Бу пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте дә. Ә яшерен генә никах уку шәригатьтә монафикълык булып санала. Бу уңайдан пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе дә бар: өйләнгәндә бер сарыгыңны чалып булса да кунакларыңны чакыр. Бу инде үзенчә бөтен дөньяга өйләнешү турында хәбәр салу дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәм җәмәгатьчелек алдында бер-берең өчен җаваплылык аласың. Җавапсызлыкны, үзләренең максатларын гамәлгә ашырырга теләп, шушы никах белән каплап куюны шәхси азгынлык дип саныйм.
Ир һәм хатын хакы, гаилә кыйммәтләре турында мәгълүматны яшьләр гаилә оештыру институтының бер генә этабында да алмый, фәкать никахта гына хәзрәт азмы-күпме менә шушы әйберләр турында сөйләп аңлата. Мин әйтмим мөселман яшьләре аерылышмый дип, алар арасында да бар ул очраклар. Асылда, шәригать кануннарын дөрес аңлаучылар гаиләгә теше-тырнагы белән ябыша. Кешенең гамәле аның шәхси җаваплылыгында.
Ә бу мәсьәләдә без берничек тә йогынты ясый алмыйбыз. Ул кешенең әхлагына, шәхси тәрбиясенә, эчке кыйммәтләренә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк