Логотип
Актуаль тема

БДИ-2017: имтиханнар узачак көннәр билгеле (расписание)

Быел мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары өч этапта (вакытыннан алда, төп һәм өстәмә) узачак.

 

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр үтә, анда Татарстаннан 1160тан артык укучы катнаша. Бу – узган елдагыга караганда өч тапкыр артыграк. Аларның 10сы гына агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган. Шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 229 студент һәм  мәктәпне элеккерәк елларда тәмамлаган, вузга керү яки укырга кергәндә кирәкле профиль предметларын тапшыру өчен үзләренең моннан алдагы нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән 922 егет һәм кыз да  имтиханнарны вакытыннан алда бирәчәк. Өстәмә этап 5-16 сентябрь көннәрендә уза.

 

- Былтыр республикада имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабында 339 кеше катнашырга теләк белдерде. Быел аларның саны өч мәртәбәгә арту мәктәпне элегрәк тәмамлаучыларның активлашуы белән бәйле. Әлеге этап сынауны төп этапта тапшыра алмаучылар өчен кирәк. Ярышларда катнашучылар, чит илгә укырга китүчеләр, урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар – әнә шундыйлардан. Яңа тәртип буенча, мәктәпне элеккерәк елларда тәмамлаучылар имтиханны агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучыларыннан аерым тапшырырга тиеш, - ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе әйдәп баручы киңәшчесе Гөлнара Исламова.

 

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабында катнашучылар, нигездә, рус теле (622 кеше), профиль дәрәҗәдәге математика (490), җәмгыять белеме (441), биология (242), тарих (177), физика (196) һәм химиягә (148) өстенлек бирә. Аларның нәтиҗәләре күпчелек югары уку йортларына кергәндә мөһим роль уйный.

 

Имтиханны вакытыннан алда тапшыруда резерв көннәр нигезле сәбәп аркасында әлеге этапның төп көннәрендә сынауны бирә алмаучылар өчен кирәк. Мисал өчен, кеше авырып китсә яки расписаниедә ике имтиханны тапшыру вакыты бергә туры килсә.

 

Төп этап исә 29 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Аны 15 меңгә якын кеше тапшырачак. Чагыштыру өчен: узган елда мәктәп тәмамлаучылар саны 16,5 мең кеше тәшкил итте.

 

Төп этапта 14946 кеше мәҗбүри фән – рус телен тапшыра. Укучы үз теләге белән сайлаган фәннәр арасында җәмгыять белеме, физика, биология һәм инглиз теле популяр.

 

- 1 февральгә кадәр укучылар БДИда катнашу өчен гариза тапшырды. Агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптә гариза язды һәм аны директор урынбасарына тапшырды, ә мәктәпне элегрәк тәмамлаучылар яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итте. Алар гариза язды, аттестатларның төп нөсхәсен, паспортлар алып килде. Аларның барысын да бердәм базага керттеләр, - ди Гөлнара Исламова.

 

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабында БДИ үткәрү пунктларының саны арту быелның яңалыгы булачак. Әгәр былтыр Казанның Авиатөзелеш районындагы 37нче гимназиядә бер пункт эшләсә, быел алар өчәү булачак. Алар – Совет районындагы 8нче гимназия, Киров районындагы 3нче гимназия һәм Чаллыдагы 11нче мәктәп.

 

- Быел, узган елдагы кебек үк, БДИда контроль-үлчәү материалларын бастыру технологияләре турыдан-туры имтихан үткәрү пункты аудиториясендә кулланыла. Имтиханнан соң барлык эшләр сканердан чыгарыла һәм Республика белем бирүнең сыйфатын мониторинглау үзәгенә җибәрелә. Аудиторияләрдә видеокүзәтү онлайн режимында эшләячәк. Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабын үткәрү өчен җәмәгать күзәтүчеләре сайлап алынган инде. Әлеге вазифаны югары уку йорты студентлары башкарачак. Вакытыннан алда тапшырылган сынауларның нәтиҗәләре канәгатьләндермәсә, имтиханны бер елдан соң гына кабат бирергә мөмкин, - ди Гөлнара Исламова. 

 

Ике мәҗбүри фән (рус теле һәм математика) буенча нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган, мәктәпне быел тәмамлаган егетләр-кызлар рус теле һәм база дәрәҗәдәге математика буенча БДИны өстәмә этапта – 5-16 сентябрь көннәрендә тапшыру мөмкинлегенә ия.

 

- БДИ тапшыруның төп этабында 84 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Аудиторияләрдә контроль-үлчәү материалларын бастыру технологияләре кулланыла торган пунктлар саны 12гә (элек 9 иде) җитте. Һәр аудиториядә икешәр видеокамера урнаштырылачак, - ди Республика белем бирүнең сыйфатын мониторинглау үзәге директоры урынбасары Гөлнара Сәгыева.

 

Эксперт сүзләренчә, быел контроль-үлчәү материалларында да яңалык бар. Үзгәрешләр химия, биология һәм физикага кагыла. Аларда җавапларның әзер вариантлары булган биремнәр азайды. Бу – уйламыйча гына җавап бирүдән котылу өчен эшләнә. Белгечләр тора-бара җавапның әзер вариантын сайлауны күздә тоткан мондый биремнәр бөтенләй юкка чыгар дип өметләнә. Узган елдагы кебек үк, БДИда катнашучыларга имтиханга үзләрен белән бары тик каләм, су һәм шоколад алып керергә рөхсәт ителә.

 

2017 елга БДИ расписаниесе

 

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабы:

23 март - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтихан узды;

27 март - рус теле;

29 март - тарих, химия;

31 март - математика Б, П;

3 апрель - чит телләр (телдән);

5 апрель - чит телләр, биология, физика;

7 апрель - җәмгыять белеме, әдәбият.

 

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабының резерв көннәре:

10 апрель - география, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит телләр (телдән), тарих;

12 апрель - чит телләр, әдәбият, физика, җәмгыять белеме, биология;

14 апрель - рус теле, математика Б, П.

 

Төп этап:

29 май - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр;

31 май - математика Б;

2 июнь - математика П;

5 июнь - җәмгыять белеме;

7 июнь - физика, әдәбият;

9 июнь - рус теле;

13 июнь - чит телләр, биология;

15 июнь - чит телләр (телдән);

16 июнь - чит телләр (телдән);

19 июнь - химия, тарих.

 

Резерв көннәр:

20 июнь - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр;

21 июнь - әдәбият, химия, физика, җәмгыять белеме;

22 июнь - биология, тарих, чит телләр;

23 июнь - чит телләр (телдән);

28 июнь - математика Б, математика П;

29 июнь - рус теле;

1 июль - барлык фәннәр буенча.

 

Өстәмә этап (сентябрь)

5 сентябрь - рус теле;

8 сентябрь - математика Б.

 

Резерв көннәр:

16 сентябрь - математика Б, рус теле.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар