– Кызым, кил әле. Әйдә минем белән...
– Кызым, кил әле. Әйдә минем белән...
Беләм инде, әни тик торганнан үзе артыннан чакырмый. Ризалашам. Әкрен генә, аякларын чак кыштырдатып, ул баз өстенә таба атлый. Безнең якта бәрәңге базы өстенә корылган кечкенә каралтыны шулай атыйлар. Монда кирәк булмаган «алам-салам» саклана. Менә иске кәстрүл, чиләк, буш банкалар, бераз тимер-томыр, иске пружиналы карават. Һәм әнинең иң кыйммәтле байлыгы – «кыз сандыгы». Белмим, бу сандык биредә кайчан төпләнгәндер, әйтүе кыен, шулай да ул без үскәндә үк йорттагы иң серле могҗиза иде, өйнең эчке ягында – түрдә тора иде. Аңа әни сумкасыннан төргәк-төргәк бик күп нәрсә кереп китә, әмма кире чыкмый. Төпсез кое шикелле. Йозагы да бар, ачкычы әнидә генә. Балачакта сандык эчендә ниләр барлыгын беләсе килеп, әнигә күпме ялындык! Тик аның талканы коры иде: «Сезгә кирәкле берни юк анда!» Үсә төшеп, борынга ис керә башлагач, әнинең сандыгы үзеннән-үзе ачыла башлады: «Кызым, менә бу чиккән тастымал. Туй бүләгең булыр. Ә монысы кайнанаңа...» Әйе, чыннан да, безгә кирәкле берни булмаган икән: кассеталы магнитофонны кочаклап, «Modern Talking» көйләренә биегән 16-17 яшьлек чакта миңа чиккән сөлге дә, мендәр тышлыгы да, юрган-җәймәләрнең берсе дә кирәк түгел иде...
...Күп еллар узды. Авылга кайткан саен, әлеге сандык ачылмый калмый. Аның үзенең аерым исе бар. Нафталин гына түгел ул. Бервакыт монда авылдан авылга йөреп сату иткән көньяк «челнокчы»ларының исе ияләште: чәчәкле-чуклы үзбәк халатлары, карават җәймәләре, елтыр-елтыр килеп торган хатын-кыз күлмәкләре исе аңкый башлады. Бераздан бу ис Төркия һавасына алышынды, чөнки үзбәк сатучылары әкрен генә сәүдә аренасыннан югалдылар. Инде Төркия дә ераклашты: сандыкка Кытай кереп урнашты. Си Цзиньпин товарлары озакка килде, күрәсең... дисәм, бу юлы тагын һава алышынганын сиздем.
– Менә, кызым, күрәсеңме?
Әни әкрен генә йозакны ача, аерым бер ритуал саклап, сандык капкачын өскә үк күтәреп бетермичә тора. Менә хәзер могзиҗа булыр кебек: сандык ачылып китәр дә, элеккеге кебек, аннан әнинең үз кулы белән чиккән мең төсле кашагалары, тәрәзә пәрдәләре, күкрәкчәләр, алъяпкычлар килеп чыгар... Юк шул, бу юлы сандыкның өске өлешендә яткан зур гына ак төргәк күренде. Борынга дару исе килеп бәрелде.
– Нәрсә бу, әни?
Әни бераз тынып тора. Аннан авыр сулап куя да, артык исе китмәгәндәй, күзгә карап ярып сала:
– Үлемтек бу, кызым. Кәфенлек. Сиңа.
Башта әллә ничек булып китә. Аннан көләсе килә.
– Мин үләргә җыенмыйм бит әле, әни!
– Җыенасың димим. Ата-баба йоласы. Үлемтек ул гомерне озайтып ята. Барыгызга да әзерләдем, күптән, сиңа гына юк иде. Үзем үлгәнче, барыгызга да әзерләп куйыйм, дидем. Менә шушы сандык төбендә, аерым-аерым, исемнәре белән язып куелган. Үземнеке дә монда. Кәфенлегем дә, сәдака да, яулыклар да... Мин үлгәч, шушыннан алырсың. Ачкычын сиңа гына күрсәтәм...
Әни әле тагын нәрсәдер сөйли. Тик мин инде аны тыңламыйм. Тыңлый алмыйм. Буынннан-буынга килә торган шушы йола-гадәтнең ничек авыр икәнен сүз белән әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Юк, әни: «Мин үләм», – дип әйтми. Ул шушы котылгысыз чынбарлыкның ерак түгел икәнлегенә ишарә генә ясый...
...Әй, сандык. Балачактагы кебек, бер дә ачылма әле син. Миңа Кытай товарларың да, Төркиянеке дә, үзебезнеке дә кирәкми. Бары тик әниемнең кассеталы магнитофонны кочаклап, «Modern Talking» көйләренә биегән 16-17 яшьлек кызын эт итеп ачуланган чагын гына кире кайтар. Кәфенлек турындагы уйларын тагын бер утыз елга кичектереп тор, и мөкаддәс борынгы сандык!
Комментарийлар
0
0
Язып та карыйсың инде син, Халисә...
0
0
0
0
Әйе,һәр чүпрәкнең " тарихы" бар...Ерак әбекәйләрдән онык-оныкчыкларга кадәр тоташа...
0
0
0
0
Ошады!!!!!!!
0
0
0
0
Ир белэн узенэ улемтек язерлэу бар, э балаларына да эзерлэгэнне беренчегэ ишетэм....
0
0
0
0
Уйландыра шул,кызганычка каршы...
0
0