Логотип
Безнең йолдызлар

Июль 2015

Зифа Җәмил кызы Басыйрова (4.07.1910–7.02.1979) – җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1936 елда Казан театр училищесын тәмамлап, 20 елга якын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Талантлы драма артисты булып таныла. Театрның музыкаль спектакльләренә яңа сулыш өрә ул. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән ансамбльгә берләшеп, халык көйләрен баянга җырлауның искиткеч үрнәген күрсәтәләр. «Су буйлап», «Өй артында шомыртым», «Дөм-дөм», «Шөгер», «Таң атканда» һәм башка бик күп моңлы, халыкчан җырларыбызны тамашачы беренче тапкыр алар башкаруында отып ала. 1956 елдан Зифа Басыйрова Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә атаклы җырчы булып таныла. Ике мәртәбә «Хөрмәт билгесе» ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар