Логотип
Безнең йолдызлар

Гыйнвар, 2016

Эльмира Хамматова (11.01.1946) – Татар­станның халык, РФ атказанган артисты, профессор.

Казанда туа, татар мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән хорга йөри. Казанда телевидение ачылу аның тормышында мөһим роль уйный. Режиссер Гали Хөсәенов белән театр белгече Халит Кумысниковлар алар­ның мәктәбенә килеп, тапшыру алып бару өчен балалар җыялар. Ягымлы тавышлы Эльмираны «Пионерстан» тапшыруын алып бару өчен сайлыйлар. Шушы тапшырудан аның илһамлы иҗат юлы башлана. Театр училищесында укыганда ук аны телевиде­ниегә эшкә чакыралар. Ул алып барган «Яшьлек», «Замандаш», «Йолдызлар чакыра», 1999 елда аның урынына чыга башлаган «Йолдызда тудыңмы әллә?» тапшыруларын тамашачы хәтерлидер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар