Логотип
Безнең йолдызлар

Гөлсем Исәнгулова

Гөлсем Исәнгулова (10.06.1938) – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты

Башкортстанның Мәләвез районы, Дәүләткол авылында туа. 7 яшьлек ятим кызны (әтисе сугышта хәбәрсез югала, әнисе Гафифә апа нахакка утыртылган 17 яшьлек олы кызын коткарырга киткән җиреннән эзсез гаип була) әнисенең абыйсы Сынтимер үзенә ала.  Аларда бераз яшәгәч, Гөлсем Уфадагы балалар йортына урнаша. Уфаның опера-балет театры алар яшәгән бинага якын гына. Бер генә спектакльне дә калдырмаска тырыша булачак актриса. Юлында Мирхәйдәр Фәйзинең туганы – артист Рәфкат Фәйзи очрап, Мәскәүдә театр училищесына татар яшьләре җыюларын әйтәмәсә, мөгаен, Гөлсем Исәнгулова дигән актрисаны белмәс тә идек.  Юлына бербөтен ипи, бер кило печенье һәм билетлык акча биреп, балалар йорты аны Казанга озата. Хәлил Әбҗәлилов бер караудан ук анда актерлык талантын күрә. Исәнгулованы тамашачыга  А. Муисның «Кануннан тыш» спектаклендә Корри роле таныта. «Ташкыннар»да – Зәмзәмбану (Т. Гыйззәт), «Миркәй белән Айсылу»да – Айсылу (Н. Исәнбәт), «Ай тотылган төндә» – Шәфәкъ, «Кол Гали»дә – Энҗебикә (Н. Фәттах)... бу ул башкарган рольләрнең бары берничәсе генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар