Логотип
Безнең йолдызлар

Дилә БУЛГАКОВА

Дилә БУЛГАКОВА (11.07.1937) – татар һәм башкорт язучысы.
Башкортстанның Бозаяс (хәзерге Кырмыс­калы) районы, Бозаяс авылында туа.
 
Уфа медицина училищесын тәмамлап, 40 ел гомерен медицинага багышлый. «Язучылык өлкәсенә кереп китүемә алты ел тоткыннар арасында эшләү, төрле аянычлы язмышларны якыннан күреп аралашу сәбәп булгандыр, мөгаен», – ди ул. «Үрмәкүч» җыентыгы шунда ишеткән, күргәннәренә нигезләнеп язылган хикәяләрдән тупланган. Төрмә тормышын чагылдырган хатын-кыз язучыларның беренчесе ул. Әлеге җыентык рус һәм татар телләрендә басылып чыга. Шагыйрәнең халык арасында киң таралган җырлары һәм шигырьләре тупланган «Көмешләнгән урман», «Туктама, җыр, өзелмә, моң!», «Сер», «Скрипка моңы» дип аталган хикәяләр, парчалар җыентыклары дөнья күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар