Логотип
Сәламәтлек

Йөрәгең сау булсын

Сәламәт йөрәк ата-баба бүләге генә түгел әле ул, бәлки начар гадәтләрсез яшәүнең әҗере дә. Йәрәк-кан тамырларын озак вакыт сау-сәламәт итеп саклау өчен нинди ризык ашауның да хикмәте бар. Без сезгә бик файдалы ун ризыкны санап үтмәкче булабыз.

СОЯ

Соя холестеринга бик әйбәт каршы тора, чөнки анда протеин күп. Тик сояның геннар катнашканын түгел, ә чынын ашарга кирәк. Андыен табу кыенрак. Ул күбрәк соялы ризыкларда гына була. Әйтик, тофуда һәм соя ярмасында. 
Соя сөте ясаганда да чын соя файдаланыла. Бу сөтне ботка пешергәндә бик рәхәтләнеп кулланалар. Ә менә соя соусы белән мавыкмагыз, анда тоз күп. Гипертониягә китерүе бар.
 


СЕМГА, СӨЛӘЙМАН БАЛЫГЫ

Балык организмга бик кирәкле омега-3 кислотасына бай. Атнаның ике-өч көнендә өстәлегездә балык булсын. Шул чагында кан басымы сезне борчымас. Сөләйман балыгын даими ашау инфаркт очрагын шактый киметә. Алай гына да түгел әле, бу балыктан аерылмаган кешенең зиһене озак вакыт яхшы сакланыр, тән тиресе шома-матур булыр. Әгәр сөләйман балыгы кыйбат кебек тоелса, аны тунец, сардина, сельдь кебек балыклар алыштыра ала.


АВОКАДО

Бу экзотик җимешне бәрәңге урынына ашау кирәми, әлбәттә. Ул һич тә арзан түгел. Бер авокадоның чиреген салатка кушу яки ит янына кую да бик җитә. Каныгыздагы начар холестерин кимеп, яхшысы артып китәр. Өстәвенә, авокадо составындагы ферментлар организмның каротиноидларны үзләштерүен яхшыртыр. Йөрәккә алары да бик кирәк.


ЗӘЙТҮН МАЕ

Зәйтүн маенда холестерин төерләрен бетереп, шул рәвешле кан тамырларын тыгылудан саклый торган майлар бар. Җиде милли медицина институты галимнәре бергәләп тикшергәннән соң, Крит утравында яшәүчеләрнең, генетик яктан холестериннары югары булырга тиеш булса да, инфаркттан бик сирәк үлүләрен ачыклаганнар. Бөтен хикмәт – аларның диетасында икән. Крит утравында салатлар өчен һәм ризык кыздырганда фәкать зәйтүн мае гына тоталар икән. Сатып алганда этикеткада «салкын ысул белән алынган» дип язылган майны сайлагыз.


ЧИКЛӘВЕК

Әстерхан чикләвеге белән бәдам чикләвегендә омега-3 кислотасы аеруча күп. Чикләвек – ашыйсы килү тойгысын тиз баса, клетчатканы үзләштерүгә ярдәм итә.


ҖИЛӘКЛӘР

Караҗиләк, кура җиләге, җир җиләге – кайсын телисез, шунысын ашагыз. Аларның барысында да ялкынсынуга каршы тора торган матдәләр бар. Күбесе яман шешләрдән дә саклый.


ФАСОЛЬ

Ясмыкта һәм кызыл фасольдә клетчатка, омега-3 кислотасы, кальций күп.Алар бик туклыклы, әмма калорияле түгел. Ит янына гарнир өчен бик әйбәт ризык ул. Шуларны ашап йөрәгегезне ныгытыгыз, бер уңайдан зифаланып та китәрсез.


ШПИНАТ

Анда лютеин, калий, фолат һәм клетчатка бик күп. Шпинатны өнәмәсәгез, аның урынына бүтән яшелчә ашагыз. Көнгә ике тапкыр яшелчә ашы ашасагыз, инфаркт куркынычы 25 процентка кимеп китәр, тагын бер порция ашап кую сезнең файдага тагын 17 процент өстәр.


ҖИТЕН ОРЛЫГЫ

Аны боткаларга һәм салатларга өстәргә мөмкин. Җитен мае куллану бик файдалы да. Тик тәме үзенчәлекле, шуңа күрә аны күп кулланып булмый. Аның каравы, җитен орлыгында омега-3, омега-6 тулып ята.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар