Йоклаган пантераны уятмагыз!

 

Ростов медицина институтының топографик анатомия һәм оператив хирургия мөдире А. Голубев әлеге әгъза турында болай дип яза: «Иркәләнүче пантера кебек, башын уникеиллеле эчәккә салган, нәзек гәүдәсе аортада ята, ә чак кына бөгелгән койрыгы талакка таба сузылган. Берәр чир килеп чыкса, кинәт кенә һөҗүмгә ташланып, төзәтеп булмаслык зыян салачак». Аңлавыгызча, бүген сүзебез ашказаны асты бизенең ялкынсынуы турында булыр. Әлеге чир турында безгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, КДМАның яшыгыч медицина ярдәме кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш хирургы һәм трансплантологы Андрей АНИСИМОВ сөйли. 

 

Панкреатит ул – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы. Әлеге биз – ферментлар һәм гормоннар җитештерүче уникаль «фабрика» – кешенең гомере өчен иң мөһим органнарның берсе. Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Ул ике «фронт» өчен эшли. Тышкы «фронт» – ашкайнату. Эчке фронт – махсус күзәнәкләрнең инсулин һәм башка төр специфик гормоннар җитештерүе.  Әлеге орган эшчәнлегендәге теләсә нинди чатаклык организмның тулаем сафтан чыгуына китерә ала, чөнки әлеге биз – билгеле бер шартларда үз-үзен эшкәртергә сәләтле. Бу исә кеше гомеренә куркыныч янаучы халәт. 

Ашказаны асты бизе ялкынсыну кискен һәм дәвамлы була. Ялкынсыну процессы бер-ике көн эчендә кинәт башланса, бу – панкреатитның кискен төре.  Узган гасыр башында кискен панкреатит сирәк очраган булса, хәзер ул кайбер илләрдә кискен аппендицит кебек үк бик еш очрый. Авыручыларның уртача яше элек 50 булса, хәзер – 40 яшь. 

Панкреатитның сәбәпләре: 

исерткеч эчемлекләр белән мавыгу; 

майлы һәм ачы ризыкларга өстенлек бирү; 

үт куыгында ташлар булу (аеруча хатын-кызларда еш очрый); 

инфекцияләр; 

эчәклектә тумыштан булган җитешсезлек; 

агулану; 

артык авырлык; 

нәселдәнлек; 

стресс (стресс тамырларның һәм биз юллары мускулларының спазмын барлыкка китерә); 

аскаридалар (алар ашказаны асты бизенең каналларына бөялергә мөмкин); 

көчле травмалар да кискен панкреатит башлануга сәбәпче була ала; 

күптән түгел тагын бер сәбәп ачыкланды: үзбелдегең белән гормональ дарулар һәм башка төрле препаратлар куллану. 

Ничек сакланырга 

Әгәр гәүдә авырлыгының индексы 25 тән кимрәк булса; 

көненә берөзлексез кимендә 30–40 минут хәрәкәтләнәсез; 

иртәнге, көндезге, кичке ашларны калдырмасагыз, алар арасында тагын җиңелчә генә капкалап алсагыз; 

шәрабны атнасына 2 бокалдан, ак аракыны 2 рюмкадан артык кулланмасагыз, ә бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләрне күп дигәндә 4 кенә чәркә куллансагыз, сезгә кискен панкреатит куркынычы артык янамый дип әйтергә була. 

 

Кискен панкреатитны ничек белергә 

Авырту кинәт башлана һәм бик каты була (кеше авыртудан кычкырырга да мөмкин); 

эчнең өске ягын чолгап авырта; 

авырту гәүдәнең сул ягына «бирергә» мөмкин; 

тыелгысыз укшу һәм косу башлана. Әмма косканнан соң да җиңеллек килми. 

 

Дәва ысуллары 

Кискен панкреатит вакытында кичекмәстән  медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Авырту узар дип көтәргә ярамый. Иң мөһим кагыйдә – тиз арада хастаханәгә бару. Бары тик стационар шартларда гына «уянган пантера»ны авызлыкларга мөмкин. Дәва чаралары – капельница, ач тору, ашказаны асты бизенә бозлы куык кую һәм тынычлык. Дәваламаган очракта ашказаны асты бизе  үз функцияләрен бөтенләй яки өлешчә югалта. Бу исә кеше исән калса да, гарип була дигән сүз. Ашказаны асты бизе ялкынсынуын кичергәннән соң, шикәр диабеты башланмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7629
    1
    66
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5436
    2
    52
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7491
    1
    51
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    3774
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»