Яман чирне аздырмагыз!

Ел саен дөньяда 1 миллионга якын сөт бизләре рагы теркәлә. Бу чирнең зур шәһәрләрдә, аеруча Санкт-Петербургта киң тарала баруы галимнәрне тирән борчуга сала. 2003 елны биредә шушы чир белән 1900 кеше авырган. Соңгы егерме биш елда яман шеш белән җәфаланучылар саны 150 процентка җиткән. Ни өчен, кайдан барлыкка килә соң бу чир?
Әлбәттә, моның сәбәбен бертөрле генә аңлатып булмый. Менә аларның кайберсе: әйтик, сөт бизләре күзәнәкләрендә кискен үзгәрешләр башлана. Канцерогеннарның тәэсире астында күзәнәкләрдәге генетик материал үзгәрә. Күзәнәкләр яман шеш кыяфәтен ала. Рак авыруы аларның ни тизлектә таркала-үрчи баруына бәйле дә. Бу чир белән авыручы хатын-кызларда, гадәттә, эстроген дәрәҗәсе, башка гормоннар белән чагыштырганда, күпкә югарырак. Шуның белән бергә, организмдагы башка тайпылышларны да күз уңында тотарга киңәш итәм: мәсәлән, менструаль цикл бозылу, бала төшертүләр һәм лактация булмау, калкансыман бизләр эшчәнлеге бозылу, бөер авырту һәм башкалар.
Сөт бизләрендә яман шеш авыруы – җитди проблемаларның берсе. Вакытында ничек күреп алырга, ничек белергә соң ул мәкерле чирне? Беренче чиратта, әйткәнемчә, сөт бизләрендәге үзгәрешләргә игътибар итегез! Андагы шеш-төеннәр бармак белән капшап карауга ук сизелә. Аны тәгаен маммография, УЗИ күрсәтә. Вакытында дәваланмасаң, шеш үсә башлый. Шуңа күрә, шикләнәсең икән, кичекмәстән табибка йөгер! Сиздермичә генә ялмап алучы бу явыздан котылуның башка юлы да, чарасы да юк. Шеш башта борчымаска да мөмкин. Ул бик сирәк авырта. Тора-бара күкрәктән начар ис килә башлый. Ә инде озакка сузып йөртсәң, шеш күкрәк куышлыгына ябыша.
Һәм күзәнәкләрнең лимфатик тамырлары аша ул якын тирәдәге лимфа төеннәргә күчә. Аннары кан аша – бөтен организмга. Ә ул исә метастазага китерә.
Сөт бизләрендәге яман шеш үпкәгә, бавырга, сөяккә, баш миенә китә. Бу органнарның зарарлануы ни белән бетәсен күзаллыйсыздыр.
Ничек кенә булмасын, бу очракта куркырга кирәкми. Үз-үзенә диагноз куеп килүчеләрнең күбесендә, төгәлрәк әйтсәк, унысының тугызында зарарсыз шеш булуы ачыклана. Йә ул фиброаденома, йә киста булырга мөмкин. Кабатлап әйтәм: чир никадәр тизрәк, иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау ихтималы да шулкадәр күбрәк. Без бу хакта гел әйтә, кисәтә киләбез. Әгәр пациент авырый башлауга ук маммологка мөрәҗәгать итсә,
аны дәвалау мөмкин әле. Һәм киресенчә, чир бер стадиядән икенчесенә күчкән саен, савыгу шансы кимегәннән-кими бара. Яман чир лимфа төеннәренә үтеп керде исә, биредә инде химиотерапия дә, яктылык терапиясе дә эшкә җигелә. Кыскасы, сихәтләү барышы табиб өчен дә, пациент өчен дә зур сынауга әверелә.
Яман шештән котылуның бердәнбер юлы – күкрәкне алу булган хәлгә кадәр китереп җиткермәскә иде. Кызганычка каршы, безгә һәр бишенче хатын-кыз шундый хәлгә җиткәч кенә килә. Бу – хатын-кыз өчен зур стресс.
Әнә шулай чирне соңгы стадиягә җиткергәнгә күрә, соңыннан зур акчалар, кыйммәтле дарулар кирәк була да инде. Күп очракта аның әле нәтиҗәсе дә уңай булмаска мөмкин.
Маммология үзәгенең адресы:
Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 29 нчы йорт, «3» нче корпус, 4 нче кат, 407 нче кабинет.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры.
Үзәктә маммолог, гинеколог, хирург-онколог, эндокринолог, проктолог кабул итә.
Биредә УЗИ-тикшеренүләр, гистология, цитология, клиник-диагностик тикшеренүләр үткәрелә.
Кабул итүләр 8(843)273-06-26, 519-27-41 телефоннары буенча алдан язып куелу тәртибендә алып барыла.
(2012, апрель)
фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.