Логотип
Сәламәтлек

Ял кирәк! Хроник стрессның 8 билгесе

Ялсыз эшләгәндә организм авыруларга ешрак бирешә башлый. Моның сәбәбе – хроник стресс. Шуңа күрә организм биргән сигналларга игътибарлы булырга кирәк. 

Ялсыз эшләгәндә организм авыруларга ешрак бирешә башлый. Моның сәбәбе – хроник стресс. Шуңа күрә организм биргән сигналларга игътибарлы булырга кирәк. 
 
 
1. Бөтен инфекцияләрне «җыю»
Организм даими рәвештә стресс кичерә икән, иммунитет какшый. Ә бу исә авыруларга тиз бирешүчәнлеккә китерә. 
 
2. Борын каный
 Борун канау – организмның даими стресслардан интегүенең төп билгесе.
 
3. Хәтер начарлана
Хроник стресс тормышны «уен»га әйләндерергә мөмкин: кайда нәрсә куйганны искә төшерә алмый җәфәлана торган. 
 
4. Чәч коела
Көнгә 50 дән 100 гә кадәр чәч бөртеге коелу гадәти күренеш. Ләкин кайбер чакта стресс баштагы чәчләрнең 70%ын коеп бетерергә мөмкин.
 
5. Артык нык эмоциональ булу
 Стресс кисәктән генә кәеф үзгәрүгә дә сәбәпче. Дулкынлану, депрессия, ярсучанлык кебек эмоциональ реакцияләр – алҗау билгесе. 
 
6. Артык нык тирләү
Кул һәм аякның нык тирләве даими стресста яшәү билгесе.
 
7. Сидек юлы инфекцияләреннән интегү 
Сидек юлындагы инфекцияләр стресстан килеп чыкмый, билгеле. Ул – яшәү рәвешенә бәйле. Гади итеп әйткәндә, бәдрәфкә барырга да вакыт җитмәүдән. 
 
8. Күремнең бик нык авыртып килүе
Менструация вакытында авыртулар тагын да көчәя. Бу стрессның организмда гормоннар дисбалансы тудыруы белән бәйле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар