Логотип
Сәламәтлек

«Толлар өркәче» 

Бу проблеманы шулай дип атау урта гасырлардан ук килә...

Бу проблеманы шулай дип атау урта гасырлардан ук килә. Элек кешенең гомер озынлыгы, бигрәк тә ир-атныкы, бик кыска, 45–50 яшь тирәсе генә булган. 45 яшьләрендә ялгыз калып, башын аска иеп күңелсезләнеп йөргәнлектән, тол хатынның муенына бөкре чыга дип уйлаганнар.  Хатын-кызның гәүдәсен бозып, ямьсезләп торучы бу күренешнең сәбәбе чынлап та башны иеп йөрүдәме соң? Аның килеп чыгу сәбәпләре һәм дәвалау ысуллары турында безгә югары категорияле табиб, Республика клиник хастаханәсе травматология үзәгенең нейрохирургия бүлеге мөдире Валерий ИГНАТЬЕВ сөйли. 

 

Хатын-кызларның гәүдә матурлыгын бозучы әлеге күренешне чир дип әйтү бик дөрес тә булмас. Бу – умыртканың җиденче буыны өстенә май катламы утыру.  Күпләр аны остеохондроз аркасында барлыкка килә дип уйлый. Шеш чыккан дип борчылучылар да булгалый. «Толлар өркәче»нең остеохондроз белән дә, шеш белән дә бернинди бәйләнеше юк. Гомумән, умырткага кагылышы юк аның. Май тукымасыннан гына гыйбарәт булган бер катлам ул. 

Төп сәбәбе – гормоннар үзгәреше. Кырыктан узган хатын-кызларда гына булуы да юкка түгел. 45–50 яшь – климакс чоры башланган вакыт. Организмда хатын-кыз һәм ир-ат гормоннарының балансы югала. Эстроген кими, тестостерон арта. Хатын-кыз гормоннары, нигездә, май тукымасында җитештерелгәнлектән, май катламын арттырып, организм аңа кытлыкны тулыландырмакчы була. Ләкин ир-ат гормоннары тәэсирендә бу чорда инде артык майлар, көчле затлар тибына хас булганча, корсакка һәм җилкәгә «куна». 

Тагын бер өстәмә сәбәп – хатын-кызның озак вакытлар бер халәттә утырып эшләве. «Толлар өркәче»н икенче төрле «бухгалтер синдромы» дип тә атыйлар.  Җилкәдәге мускулларның еллар дәвамында  хәрәкәтсез, гел бер халәттә генә булуы муенга май катламы утыруын тизләтә генә. 

Бу – күбесенчә артык авырлыктан интеккән, организмында май тукымасы күп булган хатын-кызларга хас. Гәүдә үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, ул беленер-беленмәс кенә яки шактый ук зур да була. Муен кыска булганда аеруча күзгә ташлана. Бетерү чараларын күрмәсәң, өлкәнәйгән саен зурая гына бара. Артык зурайса, муендагы кан тамырларын һәм нерв төеннәрен кысарга, баш һәм җилкәләрне авырттырырга мөмкин. Аннары, мондый «таучык»ның хатын-кыз гәүдәсенә матурлык өстәмәвен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Хәер, ул ир-атларда да күзәтелә, аларда исә май бөтен җилкә киңлегенә ята. 

Дәвалау ысулларына килгәндә, әлбәттә, иң элек участок табибына күренү мөһим. Ул тиеш дип тапса, эндокринологка юллама бирә. Төп сәбәп гормоннар булганлыктан, гормоннарга анализ бирү зарур. 

Иң үтемле һәм һәркем куллана ала торган дәва чарасы – массаж. Сүз, билгеле, мануаль массаж турында бармый, анысын умырткада бүсерләр булу-булмауга тикшеренгәч кенә ясарга ярый. Мин исә  тән мускулларын йомшарта һәм тонусын арттыра торган гадәти массаж турында әйтәм. Аны үзеңә үзең дә ясарга була. 

Икенче чара – махсус гимнастика. Муендагы «өркәч» күбесенчә җилкә мускулларының хәрәкәтсезлегеннән зурая.  Кулларны ян-якка җәеп, әйләнмәле хәрәкәтләр ясау, чиратлаштырып күтәрү, иңбашларын чиратлаштырып күтәреп, алга-артка таба җыеру, муенны алга-артка, уңга-сулга бору кебек гади генә күнегүләр ярдәмендә әлеге «өркәч»тән арынырга була. 

Шулай ук физиодәва да кулланып карарга мөмкин. Пациентларыма  бассейнга да язылырга киңәш итәм мин. Арка-җилкә мускуллары өчен (гомумән, организмга тулаем) суда йөзү бик яхшы тәэсир итә. Ул бу проблеманы гына түгел, умыртка һәм мускуллар белән бәйле башка бик күп чирләрне дәваларга мөмкинлек бирә. 

Бик зур размерларга кадәр үсеп, кан тамырларын, нервларны кысып, авырттырып торса, бу очракта инде операция билгеләнә. Табиблык тәҗрибәмдә андый операцияләр ясаганым булды, ләкин сәбәбен бетермәсәң, ул урынга кабаттан май катламы утыра башлый. Шуңа да симптомнарны гына түгел, сәбәбен дә бетерү белән шөгыльләнергә кирәк. 

 

Табиб киңәш итә: 

  • матурлыкның нигезендә дөрес туклану һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару ята; 
  • артык авырлыктан арыну – сәламәтлеккә таба ясаган тәүге адым; 
  • гел бер урында утырып эшләүчеләр, вакыт-вакыт бүленеп, тәннәрен яздырып алуны гадәт итсен; 
  • климакс башланган вакыт – хатын-кыз организмы өчен катлаулы чор. Ничек кенә мәшгуль булсагыз да, сәламәтлегегезне кайгыртырга вакыт табыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар