Табигать дәвалый
Паразитлардан арынырга булышучы үләннәр күп ул. Белеп җыйсаң, белеп куллансаң, табигать – иң яхшы табиб.

Ак әрем. Июнь-июль айларында яфракларын, йомшак сабак очларын җыялар. Дөрес киптерелгән әрем көмеш сыман төстә, көчле исле була.
2 аш кашыгы әремгә 200 мл кайнап суынган су коеп, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар, аннары 45 минут суытып, сөзәләр. Сыгынтыга кабат су өстәп, 200 мл күләменә җиткерәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан эчәләр. Агулы үлән, йөкле ханымнарга аны эчү тыела.

Гөлбадран. Су буйларында, юл читләрендә, калкурак урыннарда биек булып үсә торган каты сабаклы үсемлек. Чәчәкләре сабак очындагы сары төймәләрне хәтерләтә. Дару буларак, чәчәкләрен җыялар.
1 аш кашыгы гөлбадранга 1 стакан кайнап суынган су салып, 15 минут «су мунчасында» төнәтеп, суыталар, аннары, сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Шулай ук агулы үлән, дозаны арттыру хәтәр.

Кабак төше. 300 г чистартылган кабак төшен төеп яки иттарткычтан чыгарып, 50-60 г су кушалар. Дәвалана башларга ике көн кала, клизмалар ясап, эчәклекне чистартырга кирәк. Дәваланасы көнне, йокыдан уянуга, 300 г кабак төшен азлап-азлап ашап бетерәсе. 3 сәгатьтән эч йомшарткыч дару эчеп, ярты сәгатьтән клизма куярга кирәк. Организмны бик авыр чыга торган суалчаннардан да арындыра.

Канәфер. Аш тәмләткеч сыйфатында кулланылган канәфер чынлыкта бик көчле дару да. Паразитлардан арыну өчен аның төнәтмәсен кулланалар.
1 г канәфер порошогына (кофе тарткыч аша чыгарып, үзегез дә ясый аласыз) 100 мл кайнап торган су коеп, 1 сәгать төнәтәләр. Шушыны өчкә бүлеп, ашарга 20 минут кала өч тапкыр эчәләр.

Чабыр үләне. Коры, комлы җирләрдә, тау битләрендә җиргә ятып үсә. Чәчәк ату чоры – майдан сентябрьгә кадәр. Июнь-июль айларында җыялар.
2 аш кашыгы кипкән үләнгә 200 мл кайнап суынган су салып, 15 минут «су мунчасын»да төнәтәләр, суытып сөзгәннән соң, ашар алдыннан көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.