Логотип
Сәламәтлек

Табиб-невролог: Эпилепсияне бернинди үләннәр дә, экстрасенслар да дәвалый алмый

Эпилепсия авыруы нәрсә ул? Ул нәрсәсе белән куркыныч? Аны ачыклагач, нишләргә? Журналист Эмма Ситдыйкова Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-неврологы, медицина фәннәре докторы Татьяна Данилова һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-нейрохирургы Наил Шәяхмәтов белән эпилепсияне дәвалау алымнары хакында сөйләште.

- Татьяна Валерьевна, эпилепсия ни дәрәҗәдә таралыш алган һәм аның барлыкка килү нигезендә нәрсә ята?
- Эпилепсия - кинәт аңны югалту, әледән-әле көзән җыеру күренешләре кабатлана торган хроник авыру. Аның географик, раса яки социаль чикләре юк. Ул ир-атларда да, хатын-кызларда да очрый һәм теләсә кайсы яшьтә башланырга мөмкин.    Эпилепсия белән авыручылар – акыл үсеше ягыннан артта калган кешеләр түгел. Македонский, Цезарь, Достоевский, Наполеон Бонапарт, Иван Грозный да шушы чирдән интеккән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 50 миллионга якын кеше эпилепсиядән интегә. Бары тик 100 очракның 8ендә генә авыру ата-анадан балага күчә. Чирнең барлыкка килү сәбәпләре: туар алдыннан яки перинаталь чорда баш мие зарарлану, кан тамыры, үзәк нерв системасы  авырулары һәм бәрелү нәтиҗәсендә баш миенә зыян килү.

- Эпилепсиянең билгеләре һәм симптомнары нинди? Нәрсә сагайтырга тиеш?
- Борынгы Русьта эпилепсияне «бума зәхмәте» дип атап йөрткәннәр, чөнки өянәге кузгалган кеше егылган һәм аны көзән җыера башлаган. Чыннан да, әлеге авыруның төп билгеләре шуннан гыйбарәт. Алар аңын югалтырга да, аяк-кулларын көзән җыерырга да мөмкин, әлеге симптомнар күзәтелмәве дә ихтимал.  Шулай ук кешенең аяк-куллары калтырарга, аңын югалтырга мөмкин. Ул бер мәлгә катып кала, әмма егылмый, шул ук вакытта нәрсәдер эшли, әйтик, киемен йолкый, авызын чапылдата, аннары аңына килә һәм берни дә хәтерләми. Бу очракта бары тик невролог кына авыруга диагноз куя ала. Шунысын да искәртик: аңны югалту – табиб-неврологка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп. Әгәр табибта шик туса, авыруга һичшиксез тикшеренергә кирәк. Ул электр энцефалографиясе һәм баш миенә магнит-резонанс томографиясе ясауны үз эченә ала.

- Өянәк кузгалса, нәрсә эшләргә?
- Әгәр кешедә эпилепсия өянәге кузгалса, паникага бирелергә һәм аның үзен генә калдырып каядыр чыгып йөгерергә кирәкми. Авыруның авызына нәрсәдер каптырырга тырышуның да файдасы юк, башын янга һәм бераз аска таба борыгыз. Бу очракта бернинди дару да бирергә ярамый. Пациентны яткырып, баш астына йомшак, яссы әйбер куегыз. Өянәкнең күпме вакыт дәвам итүен ачыкларга тырышыгыз. Әгәр көчәеп, 5 минуттан да артык дәвам итсә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакыртыгыз.   

- Бу авыруны ничек дәвалыйлар? Терелүгә өмет бармы?
- Эпилепсияне махсус препаратлар (антикольвусантлар) белән дәвалыйлар, әгәр дарулар ярдәм итмәсә, хирургия алымнары кулланыла. Эпилепсияне бернинди үләннәр дә, экстрасенслар да дәвалый алмый. Кайвакыт шундый пациентлар белән очрашырга туры килә: алар безгә килә дә, дәвалану максатында нинди дә булса үләннәр җыелмасы билгеләүне сорый. Бүгенге көндә эпилепесияне дәвалауда бик күп дарулар кулланыла. Пациентларга ярдәм итү мөмкинлеге зур. Шунысы кызганыч, без эпилепсия белән авыручы кешене тулысынча дәвалап аякка бастыру хакында сөйли алмыйбыз, чөнки ул – хроник чир. Әгәр авыруның 10 ел эчендә бер тапкыр да өянәге кузгалмаса һәм шуның 5 елында эпилепсиягә каршы препаратлар кабул итмәсә, ул терелүгә таба бара дигән сүз. Авыруның билгеле бер формаларында медикаментоз терапиядән баш тартырга да мөмкин. Әгәр кеше 3-5 ел дәвамында препаратлар кабул итә һәм өянәге кузгалмый икән, невролог күзәтүе астында дару эчүне акрынлап туктатырга да була. Эпилепсиянең кайбер формаларында даруны гомер буе кабул итү ихтималы да юк түгел. Дөрес дәвалаган очракта пациентларның 70 проценты өянәктән котылырга да мөмкин. Калган 30 проценты исә хирургия алды тикшеренүенә мохтаҗ, аларны хирургия юлы белән дәвалау мәсьәләсе алга килеп баса. Шунысы кызганыч, операция ярдәмендә бөтен кешегә дә булышу мөмкин түгел. Чөнки һәрвакытта да баш миендәге эпилепсия өянәге кузгата торган чыганакларны ачыклап булмый. Бу очракта антиэпилептик системага йогынты ясый торган сәйяр нервны стимуллаштыру буенча операция ясарга мөмкин.  

- Наил Гомәрович, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эпилепсия белән авыручыларны ничек дәвалаулары хакында сөйләгез әле.
- Иң элек шуны әйтәсем килә: Россиядә  эпилепсияне иң беренчеләрдән булып нәкъ менә Казанда хирургия юлы белән дәвалый башладылар. Аңа ике профессор: Казанда нейрохирургия операция бүлеген оештыручы Л.О.Даркшевич һәм Россия нейрохирургиясенең чишмә башында торган В.И.Разумовский нигез салды. 1902 елда эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалауның файдасы турында беренче фәнни мәкалә дөнья күрде. Татарстанда ел саен 40 пациент хирургия юлы белән дәвалауга мохтаҗ, эпилепсия белән авыручы өч кешенең берсенә операция ясарга кирәк. Эпилепсияне тиешле диагностик һәм дәвалау мөмкинлекләренә ия, шулай ук югары квалификацияле белгечләр командасы: нейрохирурглар, эпилептологлар, табиб-нейродиагностиклар, нейропсихологлар булган махсус үзәкләрдә генә уңышлы дәваларга мөмкин. Татарстанда эпилепсияне хирургия юлы белән бары тик Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә генә дәвалыйлар. Үзәккә пациентлар республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килә, без аларны Швейцариянең Женева шәһәрендәге Университет клиникасында кабул ителгән алгоритм нигезендә тикшерәбез. Еш кына халыкара консультацияләр үткәрәбез, эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалау өлкәсендә Европа белгечләре арасында әйдәп баручылардан саналган профессор К.Шаллер белән киңәшләшәбез. Без эпилепсиянең фармакорезистент формалары белән авыручы, ягъни озак вакыт дәвамында дарулар кабул итү тиешле нәтиҗәне бирмәгән, яки моның файдасына караганда зыяны күбрәк булган пациентларга операция ясыйбыз. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалау нәтиҗәләре куандырырлык: безнең тарафтан операция ясалган пациентларның эпилепсия өянәге тулысынча юкка чыга, яки аның характеры һәм ешлыгы үзгәрә. Эпилепсия хирургиясе әлеге авыруны дәвалауда яңа перспективалар ача. Хирургия юлы белән дәвалау нәтиҗәсендә эпилепсиянең фармакорезистент формалары белән авыручы пациентларның 26-72 процентында өянәк юкка чыга һәм хәлләре сизелерлек яхшыра.

- Наил Гомәрович, 2016 елда сез эпилепсия белән авыручы 19 яшьлек егеткә операция ясап, аның гомерен саклап калдыгыз. Әлеге уникаль очрак хакында сөйләгез әле...
Наил Шәяхмәтов: Әйе, мондый хәл чыннан да булды. 2016 елның гыйнварында Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә Яшел Үзәннән авыр хәлдәге бер егетне китерделәр. Ул  гыйнвар башында авырып урынга егылган. Аңын югалткан егеткә әти-әнисе иртәнге якта тап була, үзен бертуктаусыз көзән җыера. Аның белән әле беренче мәртәбә генә шундый хәл күзәтелә. Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә аны медикаментлар кулланып комага җибәрәләр. Препаратларның дозасын киметү көзән җыеруның яңадан башлануына гына китерә. Егеткә компьютер һәм магниторезонанс томографиясе ясыйлар. Авыруны тикшерү нәтиҗәсендә, баш миендә зур булмаган шеш һәм артериовеноз мальформация (баш миендә аномаль рәвештә формалашкан кан тамырлары йомгагы) ачыклана.  Мальформация шартлый һәм шеш барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә авыруны бертуктаусыз көзән җыера башлый. Профессор К.Шаллер белән киңәш-табыш иткәннән соң, егеткә операция ясарга карар кылалар. Пациентның баш сөяге куышлыгын ачып, мидәге шеш һәм артериовеноз мальформацияне кисеп ташлыйлар. Операция 2 сәгать 55 минут дәвам итә һәм уңышлы уза. Шуннан соң электр энцефалографиясе үткәрәләр, ул эпилептик активлыкның юкка чыгуын күрсәтә. Операция ясаганнан соң ике атна үткәч пациент акрынлап аңына килә, ә өченче атна ахырында аны 7нче шәһәр хастаханәсенең тернәкләндерү бүлегенә күчерәләр. Көзән җыеру бүтән кабатланмый.

- Эпилепсияне кисәтергә мөмкинме?
Татьяна Данилова:
Кызганыч ки, бүгенге көндә эпилепсияне кисәтү дә, аны булдырмый калу да мөмкин түгел. Әмма аннан куркырга кирәкми. Эпилепсине дәвалап була.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар