Логотип
Сәламәтлек

Сорарга оялам да инде...

«Сорарга оялам да инде... Геморрой чире турында яза алмассызмы? Төрекмәнстан, Ташауз өлкәсе, ОТУЗОВА Биби».

Геморрой сүзе грекчадан — кан килү дигән сүзне аңлата. Практик медицинада исә туры эчәктән кан килүне геморрой, диләр. Бу очракта әлеге органдагы кан тамырлары зурая. Авыруның иң беренче билгесе — олы йомыш үтәгәндә тизәктә барлыкка килгән кан тамчылары. Мондый очракта һичшиксез врачка күренергә кирәк.

Геморрой нилектән килеп чыга соң? Аның сәбәпләре күптөрле, әмма нигездә ул утырып эшләүче, аз хәрәкәтләнүче кешеләрдә була. Шулай ук эч кибү, авыр күтәрү, төрле инфекцияләрнең дә моңа сәбәп булуы мөмкин.

Әгәр кеше вакытында дәваланмаса, геморрой төерчекләренең ишәюе, зураюы нәтиҗәсендә кан килү арта. Шул сәбәпле кешенең арт юлы бик нык авырта башлый, еш кына юешләнә, кычыта һәм бозыла.

Бу җәһәттән врач киңәшләрен тоту зарур. Әйтик, геморрой төерчеге ялкынсынганда кеше ятып кына торырга тиеш, шулай ук авырттырмый торган «свеча» кую хәлне яхшырта. Геморрой төерчекләре тышкы якка чыккан очракта исә, аларны зур саклык белән генә кертеп кую чарасын күрегез. Кан килү туктамаса, әлбәттә, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Тик авыруны бу чиккә китереп җиткермәскә дә мөмкин ич! Моның өчен геморройны ялкынсындырмаска тырышыгыз. Эш дәверендә (мәсәлән, шофер, бухгалтерларга...) хәрәкәт, физкульт-паузалар булдырырга, җәяү йөрергә, иртән-кичен төрле физйк күнегүләр ясарга кирәк. Шулай ук олы йомышны үтәгәннән соң, арт юл тирәсен җылы су белән чиста итеп юарга, чиста чүпрәк белән корынганчы сөртеп алырга күнегегез.

Эче кипкән кешенең геморрой төерчекләре ешрак ялкынсына һәм алардан кан да ешрак килүчән була. Шуңа күрә геморрой белән авыручы кеше эч кибүне булдырмаска тиеш. Билгеле бер вакытта гына тәрәт итү максатка ярашлы дип санала, ашау режимын саклау да әйбәт нәтиҗә бирә. Күбрәк яшелчә азыклары, мәсәлән, кәбестә, кызыл чөгендер, алма ашау файдалы. Менюга арыш ипие, кефир, кара җимеш (көненә 7-8 не) кертергә кирәк. Берәүләргә иртән салкын су яисә минераль су эчү дә ярдәм итә. Үсемлек мае, бал файдалы. Шуны да исегездән чыгармагыз: каты чәй эчүче, сарымсак ашаучы кешеләрнең эче тиз кибә. Шулай ук әче торма да эчәкне борчый, шуңа күрә, гомумән, андый кешегә әлеге азыкларны ашаудан тыелып торырга киңәш итәбез.

Әгәр инде авыру азып, аны гади ысул белән дәвалауның файдасы тимәсә, операция ясарга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар